|
- Кояш җиргә туры карап, карлар эри, бар табигать уяна башлагач дөньяга килгәнмен мин. Туган авылым гүзәл Ык буена сыенып утырган Иске Иркәнәш (Минзәлә районы). Балачагым ямьле Ык буенда каз-үрдәкләр көтеп, су коенып узды. Әтием сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады.
Бик бай иде безнең Ык әрәмәләре. Кар эреп бетүгә кузгалак, юа, ачы какылардан башлап, карлыган, шомырт, камырлык, балан, бөрлегәннәр җыеп алып кайта идем. Әнием ял итүнең ни икәнен белми колхозда эшләде. Табигать ризыклары безгә сау-сәламәт үсәргә, эшләргә ярдәм иткәндер инде.
1960 нчы елларда Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, туган авылыма эшкә кайттым. 1964 нче елда, районнар зураю шаукымы башлангач, Чаллыга күчеп килдек. 15 ел өченче номерлы балалар поликлиникасында эшләдем. 1978 нче елдан кан күчерү станциясендә шәфкать туташы.
Мин барлык кешеләргә дә иминлек, бәхет телим. Күңелем тулышкан мәлләрдә кулыма каләм алам.
"Аргамак" журналы, 1994, № 6.
|