Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әнисә Гыйләҗетдинова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әнисә Гыйләҗетдинова

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Рөстәм Гайнетдинов Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Римма ГАТИНА Флера Гатина Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Лилия Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Рөстәм Гыйбадуллин Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Алмаз Гыймадиев Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина
Әнисә Гыйләҗетдинова Әнисә Гыйләҗетдинова (Мөбәрәкшина) 1960 елның 10 июнендә Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. Алабуга мәдәният училиәесын тәмамлаган. Мөслимдә укытучы булып эшли.

Хикәяләр

Зәңгәр төймәм

Капка төпләрендә ком өеме өстендә уйнап утырган кыз бала әледән-әле югары очка таба күз төшереп ала. Салмак кына исеп алган җылы җил аның мамыктай йомшак чәчләрен тузгыта. Ә кызчыкның ул җилдә һич тә гаме юк. Кул аркасы белән җәһәт кенә чәчләрен сыпырып куя да я уены белән мәшгуль, я зәңгәр күзләрен юлга төбәп озак кына карап тора. Июль кояшы торган саен югарырак үрмәли. Кызчыкның әнисе әллә ничә чыгып: "Гөлгенә, кызым башыңа яулык бәйләп чык, кояш сугар", дип кычкырды инде. Ә ул ьаман керми, әйтерсең ул көткән кеше аны күрмичә үтеп китә. Кояшның сукканын да күргәне юк әле аның. Әнә ич ул әллә кайда, үзе туп кадәр генә әле. Аңа тигәне дә бар тупның. әллә нәрсәсе юк:шап итеп артыңа утырасың да, сикереп торасың.

Ул тагын югары очка күз төшерде. Якын әбисе килми дә килми. Ә аның кичә әнисе алып кайткан күлмәген бик тә якын әбисенә күрсәтәсе килә иде. Башы авырткан булса тагын килми калыр микән? Аның үзенә генә якын әбисенә барырга ярамый: "Син кечкенә , әтәчтән дә куркасың, урамда усал этләр очрый ", диләр. Якын әбисе дә: "кызым, үзем киләм ", диде бит.

Якын әбисенә барырга да җайлы гына югыйсә, туп-туры барасы да барасы, борылыштан соң, кызыл түбәле өйне үткәч якын әбисенең өе. Ә аңа тикле тауны менүгә бер галәмәт зур өйнең капка астында һәрвакыт кап-кара , озын йонлы усал эт ята. Менә шул эт булмаса Гөлгенә әллә кайчан күлмәк күрсәтергә йөгергән булыр иде инде. Әбисенең һәрвакыт тәмле чәкчәге була. Ә бу юлы күлмәк котлап күбрәк тә бирер иде. Гөлгенә ком тулы чиләген күтәреп тагын өемнең иң биек җиренә басып югары очка карады һәм үзедә сизмичә:

- Килә ! -дип кычкырып кулларын чәбәкләде.

Килүче ул түгел иде. Кызчык алданганын аңлап, иреннәрен турсайтып, лып итеп артына утырды. Тугел икән шул:аның әбисе ап-ак яулык бәйләп яшел күлмәк киеп килә. Шуңа аны Гөлгенә әллә кайдан таный. Ә бу юлы озак көткәнгәдер инде, ялгышты.

Гөлгенә Зәйтүнә апаның бердәнбер оныгы. Бердәнбер улының фаҗигале үлеменнән соң аның бар юанычы шушы бөтерчектәй кыз. Томрап торган җете зәңгәр күзле, аксыл чәчле Гөлгенә зәңгәр күлмәген киеп куйса гел курчакка ошап кала. Зәйтүнә апа аңа зәңгәр төймәм ди. Менә шушы бер берсе өчен үлеп торган ике җан бүген очраша алмый гаҗиз булдылар инде.

Зәйтүнә апа чынлап та урын өстендә ята иде. Бүген ул улын төшендә күрде. Соңгы тапкыр күргәндәге кебек ак шакмаклы күлмәген кигән, салам төсендәге сары чәчләрен артка тарап куйган, һәрвакыттагыча кояштай балкып:Әңкәй озак тормам мин, хәзер кайтып җитәрмен", дип артына әйләнеп кычкырды да машина ишеген шапылдатып япты. Шушы төшне күреп бик сөенгән иде югыйсә ул, ләкин бу яшькә җиткәч сөенечләр дә килешеп бетми икән бит. Иртән торып очынып-очынып йөрде: кош-кортларын ашатты, көтү куды, Гөлгенәмә алып барырмын дип өлгергән помидорлар җыярга бакчага чыккан иде, өенә көчкә кереп ауды. Карап торган бердән бер улы үлгәннән соң бигрәк бетереште шул, күршесе Әлфия кермәсә эшләр харап:берүзең үлеп китүең дә бар. Гөлгенәсе дә көтә торгандыр, инде капка төбенә үк чыгып баскандыр.

Балакаем, дип башын күтәрмәкче булды, әмма башына чүкеч белән органдай авырту аны тагын урынына ятарга мәҗбүр итте. Бераз хәл алгач күзләрен тәрәзә төбендәге гөлләргә төшерде. Чамасыз кыздырган июль кояшы гөлләрне дә хәлсезләндергән, аларны да тәрәзә төбеннән алып кояш туры төшми торган җиргә күчерү кирәк. Көн уртасына кадәр анда торсалар шиңәчәкләр. Ту фраклары да корыгандыр, Гөлгенәм килсә су сибәр иде. Кинәт капканың биге шалтырап төште, кемдер кереп килә.

- Әллә бүген тора да алмадыңмы Зәйтүнә апа ? - дип күршесе Әлфия килеп керде.

Тордым, йөрдем, бакчада помидор җыйганда әллә нәрсә булды, тагын шул кан басымына оxшап тора әле Әлфия, фельдшер кызга эндәшми булмас ахры . Беркөн ул калдырып киткән даруларны капкан идем әле. Гөлгенәм дә көтә торгандыр инде.

- И-и бер дә әйбәт булмаган әле, бу арада кояш та бик кыздыра шул-, дип борчылуын белдерде Әлфия, hәм әйтергәме-юкмы дигәндәй карашын Зәйтүнә апага төбәп тукталып калды.

-Утырып тор әле Әлфия, утырып тор. Фельдшер кызга түбән очка төшүче берәрсе артыннан гына әйтеп җибәрерсең. Хәлем ул тикле дә начар түгел бит әле, рәтләнермен алланы боерса.

Әлфия артсыз урындыкны әкрен генә тартып китерде дә, шикләнеп кенә сорап куйды: -Фәния килеп чыкмагандыр бит Зәйтүнәттәй? -Сорауыңа сорау дигәндәй, кайтканмы әллә, Фәния килен?

-Кайткан ди шул, түбән оч Шаһбайның олы малае бүген кичкә сорарга киләсе ди. Зәйтүнә апаның йөрәге жу итеп куйды. Хак булды микәнни?

-Алла хәерле кылсын, кем Әлфия. Фәния акыллы бала, ни эшләгәнен белеп эшли торгандыр, мин бер сүз дә әйтә алмыйм инде, - дип тамагына тыгылган төерне йотып җибәрде.

Фәния ире Ринатны күмгән көнне үк алты айлык Гөлгенәне күтәреп әти-әнисе йортына кайтып китте. Зәйтүнә апа аңа берни әйтмәде:әйтер дәрәҗәдә түгел иде. Ә соңыннан:әти-әнисе янында җиңелрәктер, яшь кенә башына бигрәк авыр кайгылар бит"дип Фәнияне эченнән генә аклады. Чынлап та Фәниянең ни өчен ул адымга баруын беркем белмәде. Бәлки моны ул үзе дә аңлата алмас иде.

Көзгә таба район үзәгенә барып эшкә урнашып кайтты ул. Гөлгенәне әниләренә калдырып атнага бер кайтып -китеп йөрде. Соңга таба ике атнага бер, аннан айга бер кайта торган булды. Зәйтүнә апаның үзәкләре өзелде: Гөлгенә әтисез генә түгел, әнисез дә кала икән болай булса. Килен үз балаң түгел шул , хәзер бигрәк тә: тешен кысып түзде, ләкин эндәшмәде. Гөлгенәсе аның язмышын кабатламаса ярар иде. Ул да бит ятимлекнең ачысын татып, әбисе белән генә үсте. Әни канаты астында үсү икенче төрле булыр иде инде.

Фәния турында төрле сүзләр ишетелгәләп торды, әмма Зәйтүнә апаның бар уе Гөлгенәдә генә булды. Пар канат астында үсү насыйп булмаган оныгы әнисеннән аерылмасын иде. Шулай итеп өч ел үтеп китте.

Менә тагын яңа хәбәр. Бу хәбәр иртәме-соңмы барыбер ишетелергә тиеш иде инде. Кеш телендә күптән инде Фәния белән кара Шаьбан малае йөриләр икән дигән сүз бар иде. Тик менә Гөлгенә белән ни булыр? Әнисе янына баласы сыярмы?

Әлфия чыгып киткәч , 3әйтүнә апа гел шул турыда гына уйлады.

Кара Шаьбан малае Вәсим ни сәбәптәндер хатыны белән яшәп китә алмады. Бер аерылып бер кушылып яшәргә тырышып карадылар да, ахры Вәсим аларны хатынының туган авылына илтеп куйды. Акыллы , укымышлы бала нишләп ул адымга баргандыр Зәйтүнә апаның ул турыда уйлаганы булмады. . Мәгәр менә хәзер үзе генә кара Шаһбайның бөтен нәсел-нәсәбәсен тикшереп чыкты. Ул белгәннәр арасында хатын аерып, азып-тузып йөргән бер генә кешегә дә туктый алмады.

Төштән соң, 3әйтүнә апаның баш очындагы түр тәрәзә аша Гөлгенәнең челтерәп көлгән тавышы ишетелде ьәм капка ачылды. Тышкы ишек ябылганчы Гөлгенә караватта яткан әбисенә килеп сарылды.

Якын әбием, әнием кайтты бит. Кара, миңа ни алып кайтты.

Гөлгенә идән уртасына басып, итәкләрен чеметеп әйләнеп күрсәтте. Күлмәк чыннан да бик матур иде. Баланың шатлыктан күзләре яна.

һай балам, бигрәк матур булган бит күлмәгең! дип Зәйтүнә апа урыныннан торып утырды да, күкрәгенә кысып сөйде.

Шул вакыт ишектән ФәниЬЬнең ягымлы йөзе күренде. Ул Зәйтүнә апа янына килеп ике куллап күреште, аны кочып алды.

-Әнкәй чирләп киттеңме әллә?

-Чир дип, кан басымы уйнап алды бугай, үтә инде. Дарулар капкаладым да менә. -Гөлгенә кич тынгы бирми, үзе килә дип торам, юк барабыз ди. - Рәхмәт балам килүегезгә. Барам дигән идем дә, менә яңа хәл кереп килә бит әле. Гөлгенәмне бүген күрә алмам дигән идем, менә рәхмәт төшкере үзегез килдегез. Дөнья хәлләрен сөйләшеп, чәйләр эчеп алгач, әкренләп Фәний&-төп сүзгә күчте.

-Әңкәй, без Вәсим белән кушылырга уйлаган идек, синең фатыйхаңны алырга килдем, -диде.

Зәйтүнә апа килене белән бик тату яшәде. Килене бианасыннан, бианасы киленнән бер авыз авыр сүз ишетмәде. Улы белән килененең дә мәхәббәт тулы карашларын күреп:

- И ходаем, яратышулары гомерлек булсын, бәхетле парлар булсын дип алар өчен сөенеп гел теләк тә булды. Нишлисең бит , ходай ал арга бүтән язмыш язган шул. - Рәхмәт балам, санга санап, йола үтәп килгәнеңә. Килмәсәң дә миннән сорамый гына хәл итсәң дә берни эшли алмас идем. Әти-әниегезнең ризалыгын алгач, үзегез килешкәч, минем бер сүзем юк, бәхетләрегез булсын . Егерме дүрт яшеңнән ирсез калып ялгыз яшәмәссең бит инде, аннан соң, Гөлгенәгә дә әти кирәк, дип ярату тулы карашы белән оныгына күз төшереп алды.

-Әле без әңкәй Гөлгенә турында берни сөйләшмәдек, -диде килене.

-Ничек сөйләшмәдек. ?Гөлгенәне калдырып китәргә уйламыйсыңдыр бит, -дип карашын Фәниягә төбәде.

-Әниләр Гөлгенәне калдыр үзебез карыйбыз диләр. Мин дә Вәсимгә ул турыда әйтергә кыенсындым.

Зәйтүнә апаны ток суккандай булды. Ул ярсуын тыярга тырышып , әйтергә соңга калмыйм тагын дигәндәй ашыга -кабалана тезәргә кереште.

-Нинди кыенсыну сөйлисең син, синең балаң барлыгын белә торгандыр бит, беренче итеп аның язмышын хәл итәргә иде сезгә. Әти-әниең карар, Гөлгенәгә берни булмас анысы, ләкин бала анасы янында үсәргә тиеш. Моңа тикле калдырып йөргәнеңә йөрәгем әрнесә дә эндәшмәдем Фәния . Атасыз бала ярты ятим, анасыз бала тулы ятим дигәннәр. Мин үзем ата-ана назыннан мәхрүм үстем, Ринатым биш яшеннән әтисе үлеп , әти дияргә тилмерде, хәзер Гөлгенәм әби-бабай кулына каламы? Я ходаем, бир сабырлык, - диде дә Зәйтүнә апа сыгылып төште.

Фәния ниндидер ярамаган эш өстендә тотылган баладай югалып калды. Гөлгенә песи баласы белән уйнап утырган җиреннән әбисенә килеп сарылды да зәңгәр күзләрен әнисенә төбәп тынып калды. Әйтерсең лә аның иң кадерле уенчыгын төшереп ваттылар. Љйдә авыр тынлык урнашты.

-Ярар , әңкәй, без кайтыйк инде , диде Фәния. Син борчылма, кайтып бу турыда сөйләшеп бетерик алайса, дип тизрәк китү ягына борылды.

Фәния белән Гөлгенә саубуллашып чыгып киттеләр. Аерылышу әллә ничек төссез генә, салкын гына булды.

Уйга килгән алга килми калмый шул. Зәйтүнә апаның бөтен курыкканы менә шул иде инде.

Ул төнне керфек тә какмый чыкты, бу сөйләшү аны шул кадәр тетрәтте, төне буе үзенең бала чагын күз алдыннан үткәрде.

Аның да әбиләре бала күтәреп кайткан кызларына яхшылык эшлибез дип:Яшь кенә башыңнан бала күтәреп йөрмә Зәйтүнәне үзебез карыйбыз дип", алып калганнар. Әмма Зәйтүнә ятимлекнең ачысын бик шәпләп татыды шул. Ятимлекне үз башыннан үткән кеше генә бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлый ала. Алты яшенә дә җитмәде бабасы үлеп китте. Шул көннән башлап башыннан кичкәннәрен сөйләп- аңлатып бетермәле генә түгел. Алты яшеннән урманнан утын ташырга бәләкәй арбага җигелгән иде, ул эшләмәгән бергенә ирләр эше дә калмады. Анысына да түзәр иде. Мәктәптә иптәшләре сочинение яза, ьәм һәрвакыт сочинение темасы я Минем әти", я "Минем әни". Бәлки ул Зәйтүнәгә генә шулай тоелгандыр. Ул минутларның авырлыгы. Зәйтүнә нишләргә белми:парта өстенә иелеп төшә дә сулыгып-сулыгып елый. Аның әти-әнисе сугышта да үлмәгәннәр, чирләп тә үлмәгәннәр, алар турында Зәйтүнә бер авыз сүз яза алмый. Иптәшләре аны юаталар , ә ул юаткан саен ныграк елый. Кайдадыр йөргән, икесе дә исән-сау кешеләр турында нәрсә яза алсын ул. Аның әнисе Зәйтүнә үсеп кияүгә чыкканчы өч тапкыр кайтып күренде, әтисен ул бары утыз алты яшенә җиткәч кенә беренче тапкыр күрде. Ә әбисе турында бик әйбәтләп яза алыр иде.

Зәйтүнә апа төне буе шуларны уйлап чыкты, ьәм таң алдыннан бер карарга килеп , Фәнияләр юлга кузгалганчы барып җитешергә дип тиз-тиз җыена башлады. Килене яшь булса да. , кода-кодагыйлар бит дөнья күргән кешеләр, аңламый калмаслар. Көтү китү белән ишегенә йозак салды да түбән очка ашыкты ул. Љлгерергә тиеш таңнан кузгалмаслар әле. Аягы җиргә тисә тиде, тимәсә юк. Очраган кешеләрне дә абайламады.

" Ай аллам, машиналарын чыгарып яталар", дип адымнарын тагын да кызулатты. Әмма китүчеләр аларга таба ашыккан кешене шәйләп юл сумкаларын төии, төии аны көтеп алдылар. Зәйтүнә апаның күзе иң беренче машина эчендә балкып утырган җандай якын кешесенә- оныгына төште. Яшь белән элпәләнгән күзен яшерергә тырышып аңа кул болгады:" Аллага шөкер, китә икән . Сагынырмын сине зәңгәр төймәм, бик сагынырмын, әмма шулай дөресрәк булыр. Балалар әнисез үсәргә тиеш түгел".

АКБҮЗ АТЛАР-ТУЙ АТЛАРЫ

Ялан уртасындагы ялгыз имән төбендә нәни бөҗәкләрнең нәзек гөжләүләрен, ара-тирә үз артларыннан мамыктай ак юллар, әллә нинди серле тавышлар калдырып үткән самолетларны күзәтеп яту нинди рәхәт! Әле анда, әле монда әниләрен югалткан нәни бәтиләр тавыш биреп куя, сарыклар сабыр гына ухылдап йөткерәләр. Күңелдә талгын рәхәтлек.

Авыл көтүе иртәнге салкынча һавада басылып, йотылып яшь сутлы үләнне ашадылар да, көн төшкә борылып кояш үзенең иң биек ноктасына якынлаша башлагач авырайган гәүдәләрен ничек тә уңайлырак урнаштыру уе белән көндәлек туплауга килеп туктадылар. Көтү чиратының иң рәхәт мизгеле бу! Сарык көтүен авылдан алып чыгып "Гаделша" яланының чокырсу җирләрендә сарыклар кап булганчы сусыл үлән ашатып "Акморза"га исән-имин килеп җитү көтү чиратының ярты көнен уздырдым дигән сүз. Әле ул вакытта иртәнге уннар гына тулып киткән булса да, ничектер тынычлап җиңел сулап куясың. Хәзер көн болай матур торса, көтү икеләрсез-өчләрсез кузгалмый. Инде рәхәтләнеп ял итәсең, нәкъ менә синең өчен- көтүче өчен генә пешкән бәрәңге кыстыбыен китергәннәрен көтәсең.

Көтүчеләрнең дә төрлесе бар: "Миннән үткәнче, иясенә җиткәнче " дип кенә көтсәләр, кичке бишкә тикле дә яталар,әмма ул вакытта көтүең ач кайта. Көтүне ач алып кайткан көтүчегә авыл халкыннан якты чырай юк инде. Андый көнне көтүчеләр кеше күрмәсен дип бакча артлап, колхоз ягыннан гына сыпырталар, ә авыл эченнән кайтсаң, беттең: ачы телле авыл апаларының күзенә күренү үзең теләп янган утка керүгә тиң.

Көтү чиратында көннең матур килүе дә бәхет эше. Бүген көн шәп! Хәер, быел май бәйрәмнәрендә үк алмагачлар шау чәчкәдә иде бит. Ә хәзер майның соңгы көннәре генә булуга да карамастан җәй уртасы кебек: кояш әйбәт кыздыра. "Бу айга май ае дип кушу кайсы акыллы башының эше икән, һич икеләнүсез дөрес кушылган" дип үзенчә нәтиҗә ясады да Нурсолтан, имән төбеннән тәгәрәп китеп кояшка аркасын куеп ятты. Уйланырга, баштагы мең төрле уйларны тәртипкә салырга иң кулай вакыт. Беркем комачауламый, сарыклар тук. Акморзаның тешләрне камаштырырдай суын берсен-берсе төрткәли-төрткәли эчтеләр дә, яланга менеп кинәнеп ял итәләр. Кояшның мәрхәмәтле җылысына рәхәтләнеп, төссез керфекле күзләрен йомып оеп киткәннәр. Кечкенә бәтиләрнең әниләренең имчәкләрен эзләп төрткәләп бимазалауларын санамаганда бар дә тәртиптә. Хәер, "дөнья күргән сарыклар" аларның төрткәләүләренә исләре дә китми, күзләрен дә ачмыйлар.

Көтүнең аргы башы да ышанычлы кулларда: Нурсолтанга иптәшкә, алар өчен ялланып чыккан Хәбиб агай куак төбенә яткан да төрепкәсен көйрәтә. Нурсолтанның аны шул трубкасыннан башка күргәне дә юк инде, сүнгән булса да авызында ул аның. Исенә төшсә кабызып бер-ике суыра да тагын оныта, әмма трубка авызда булырга тиеш. Былтыр аның шул трубкасы белән Нурсолтан кызык та ясап йөрде инде. Хәбиб агай трубкасын капкан килеш йоклап киткән дә, Нурсолтан "Акморза “буеннан шома көпшә ашап менгәндә селкенми дә ята. Әллә каян гына кулына эләгеп менгән былтыргы кураны сырлап матурлап ясады да агайның авызына каптырып куйды. Шулай да йокысы сак икән, тиз уянды: "Шалиш, брат. Минем белән нимесне җиңеп кайткан төрепкә ул ", – ди. Ә ничек сугышуы турында ул ничек кенә ялынсаң да, ләм-мим. Нурсолтан аның штрафбатта булганын гына, беренче сугышка кергәндә өч кешегә бер винтовка (кайберләре агач мылтык тотып кергәннәр) белән кереп бер тапкыр да ата алмый яраланып чыгуын гына белә. Шуннан артыгын нишләтсәң дә алып булмый аннан. Егерме яшен тутырган көннәрдә уйламый әйткән бер сүзе өчен "халык дошманы " исемен алып караңгы бер төндә өч хәрби кеше алып чыгып киткән улын әнисе унөч елдан соң гына күрә, күрә дә шатлыгын күтәрә алмый. Сугышның башыннан алып азагына кадәр йөреп, чигә чәчләре агарган, ярым гарип улы кайткан көнне үк түшәккә егыла. Боларны Нурсолтан әнисе сөйләгәннән генә белә.

Быел Нурсолтан өчен гаять катлаулы ел – ул да башкалар шикелле шәһәр тарафларына юл тотар. Кая барыр, кем булыр? Шәһәр аны ничек кабул итәр?

Кечкенәдән үк "җырчы" булам дип үсте ул. Авылдашлары да аны һич икеләнми җырчы булыр бу диләр. Әмма әнисе аның җырлавын бик яратса да, бер чакта да җырчы бул димәде. Ә бәлки мөмкинлек туган саен артист тормышының гел кире якларын гына сөйли иде. Нурсолтан үсә-үсә, "Җырлама, улым, моңлы бала бәхетсез була ул" дип яшьле күзләрен еракка төбәп тын гына торыр иде.

Чынлап та, ни өчен әнисе шул кадәр теше-тырнагы белән каршы соң әле ул? Бу турыда Нурсолтанның уйлап та караганы булмады, әнисеннән сорамады да. Сорарга кирәк булыр. Әмма ул барыбер җырчы булачак. Аңа дан-шөһрәт тә, кочак-кочак чәчәкләр дә кирәкми. Җырчы булу теләге аны бөтенләе белән бөтереп алган. Былтыргы фестивальгә килгән жюри әгъзасы да: "Туп-туры Казанга, синең урының сәхнәдә", – диде бит. Ю-юк, монда нидер бар. Әнисе тиккә генә әйтмәс. Алай уйласаң, Хәбиб абыйның ни катнашы бар миндә? Ул да шул сүзне сөйли бит. Былтыр да шушы "Акморза" буенда Хәбиб агай белән көтү көткәндә якындагы урманда "Каруаман"ны көйләп урмандагы җырның яңгырашын тыңлап йөргән иде. Йотылып-йотылып тыңлады ул Нурсолтанның җырын. Җырлап бетереп Хәбиб агайга күз төшергәндә тыелгысыз елый иде. Нурсолтанга әллә ничек кыен булып китте. Кызлар кебек авыз күтәреп җырлап йөргәненә нык ачуы килде үзенә. Ә көтүне алып кайтыр юлга чыккан агае аңа: "Җырчы булма син, улым. Адәм күңелен актару нигә кирәк сиңа?" диде. Ә әнисенең күңелендә бүтән нәрсә. Моны Нурсолтан сизенә.

Көтүнең аргы башыннан тәмле булып, нәфсене котыртып төтен исе килеп китте. Хәбиб агай түзмәгән, учак тергезеп җибәргән. Әнисе килүгә чәй кайната тора булыр. Ах ул көтүдә кетердәп пешкән кыстыбый белән хуш исле чәй эчүләр! Самовар эчендә пешкән йомырка белән яшел суган да булса... Әнисе аларын да алыр әле, онытмас. Белә ул улының ни яратканын. Нишләптер һаман килми үзе.

Нурсолтан калкынып әнисе килергә тиеш "Торна сазы" ягына күз төшерде. Ә-ә-әнә аның әнисе. Сизенгәндәй нәкъ "Торна сазы" чишмәсеннән чыгып килә. "Килеп җитәр, күпкә түзгәнне азга түзәрбез", – дип кире җиргә сузылды ул.

Ә Зифа сәхрәгә чыкканына куанып җил-җил атлады. Баш түбәсендә канатланып талпынган нокта тургайны эзләде. Нинди хозурлык! Монда килеп җиткәч ничек чишмәгә төшми үтәсең инде. Былтыргы яфраклардан, иске үлән калдыкларыннан чистарткач, чишмә сөенә-сөенә аккан кебек тоелды аңа. Саф чишмә суында кулларын-битләрен чылатып алгач үзе дә җиңелрәк атлады. Инде туплауга да күп калмады. Улы ачыгып беткәндер. Көтү көтү җиңел эш түгел. "Ходаем, аласы нәрсәләремне онытмадым микән", – дип борчылды ул. Кыстыбыйның пешереп алгач сары майда йөздереп кыздырылганын ярата аның Нурсолтаны. Суынып китмәде микән? Чишмә буенда озак юандым шул. Кыстыбыйның кайнарын яратса да йомырканың суынганын ярата, дип йомыркаларны чишмә суына салып тордым бит. Әле аның тагын бер сәерлеге бар: йомырканы һәрчак самовар эченә тезеп пешертә. Бала түгел, иген инде.

Каударланып атлаган Зифаның игътибарын юлдан ерак түгел утлап йөргән алмачуар ат җәлеп итте. Ерак та түгел нәни коланына пошкырып үз янына чакыра иде ул. И табигать баласы! Газиз дә бик ярата иде шул сезне. Әй Газиз, Газиз! Исләремә төшәсең дә, үзәгемне өзәсең.

– Зифам, берүк көт мине. Мин бит синнән башка яши алмыйм.Китәр көннәр якынлашкан саен мин моңа ныграк ышанам. Мин бит китмәс борын сине сагынам.
– Җүләрем минем, сине генә яратканымны беләсең бит. Исән йөреп сау кайт, бәгърем, вакытлыча аерылышуга түзәрбез анысы ничек тә.
– Мин сине Зифам иртәгә сабантуй дигән көнне акбүз атка утыртып алып кайтырмын. Ак һәм кызыл тасмалар белән бизәлгән алтын дирбияле акбүз атта... юк тройкада.
Зифа әкрен генә Газизнең кочагыннан шуып чыкты да, гаҗәпләнеп:
– Син нәрсә Газиз, бездә андый туйларга җигәрдәй атлар юк бит инде. Мин дә һич каршы килмәс идем, ап-ак туй күлмәкләре киеп акбүз атларда. Нинди шәп, әйеме Газиз!
– Мин сиңа әйтмәдем дә бит әле. Харис абый колхозга нәселле атлар кайтартабыз, – диде. – Чит илдән. Армиядән кайткач танымый да торырсың әле кәнүшниеңне ди. Харис абый әйткәч эшли инде ул аны, – диде, аннан хыяллануын дәвам итеп: Безнең туй һичкемнекенә ошамас, Зифа. Без икәү генә шул туй тройкаларында Уралтау итәгенә кадәр барырбыз, кылган далаларына күтәрелербез.

Зифалар капка төбендәге шушы сөйләшүне кемдер тарафыннан чыгарып адаштырылган, аяк арасында сырпаланып йөрүче ап-ак песи баласыннан башка бер җан иясе ишетмәде. Ә чынлык та исә, авыл халкы булсын, әти-әниләре булсын Газиз белән Зифаның исемен һәрчак янәшә куеп сөйлиләр, аларның яратышуләры беркемгә сер түгел иде.

Зифа белән Газиз бергә уйнап үстеләр. Зифаларның өе авылдан аерым "Акморзаның" аргы ягында тау битендә, ә Газизләрнеке авыл читендә елгага таба. Шул тирәдә яшәүче бала-чага барысы да Газизләр капка төбеннән ерак түгел елга буенда чыр-чу, мәш киләләр: җәй буе су керәләр, балык тоталар. Ә кышларын бигрәк күңелле. Якын тирәдәге бакча читәненнән суырып алынган кәкре таяк белән кәшәкә сугалар, чаңгы-чана шуалар. Авыл җирендә шул бит ул: бу уен кызларныкы, монысы малайларныкы, дип торыш юк. Барысы бергә. Ә уеннарны башлап йөрүче әлбәттә Зифа белән Газиз.

Кечкенә чагында Зифа ут бөрчәседәй бөтерчек бер кыз иде. Шул шомырт кара чәчле, һәркемне авызына каратып тота белүче тау өсте Хәким кызына кечкенәдән үк магнит кебек тартылды Газиз. Ирен өстендәге төртке миңе дә аеруча ягымлы итә аны. Дулкын-дулкын бөдрәләрен инде әйткән дә юк. Андый чәчләр бары тик Зифаның әнисендә генә. Ә Зифа өчен гүя җир йөзендә бүтән егетләр юк. Алар башта мәктәпкә бергә йөрделәр, аннан клубка бергә чыктылар. Тора-бара бу бергәлек чын мәхәббәткә әйләнде: алар аны үзләре сизмәделәр дә.

Гомер шулай талгын “Акморзадай” ага торды. ифа белән Газиз дә егет белән кыз булып җитлектеләр. Бердән бер көнне таза, сау-сәламәт егетне читләтеп үтми торган армия хезмәте Газизне дә туган җирләрдән еракларга алып китте.

Газиз частька юл алу белән Зифага хат арты хат юллый башлады. Кай көнне аңа көнгә икешәр хат килә иде. Газизнең үзен күреп сөйләшкәндәй була Зифа. Шул ук көнне сөю тулы назлы җавап хатларын матур зәңгәр конвертка салып почтага йөгерә. Өзелеп сөюче ике йөрәкне күренмәс җепләр белән тоташтыручы хатлар бик озак, авыр үтүче көн һәм төннәрне этеп-төртеп үткәрергә ярдәм итәләр. Бер көн үткән саен Газизне күрү мөмкинлеге бер чеметемгә арта. Иң матур, рәхәт чаклар булган, югыйсә. Ә төшләрендә акбүз атта, ап-ак туй күлмәкләре киеп ничә тапкыр кылган дала өстеннән очып үттеләр алар. Болытлардан да югары күтәрелеп Уралтауга кадәр барып җиттеләр.

Армияне тоташ романтика гына түгеллеген аңлый иде Газиз, шуңа күрә аны ничек бар шулай кабул итте. Баштагы айларда алардан чын-чынлап солдат ясадылар. Аннан ике айга менә шушы тайга уртасына китереп ташладылар. Өсте ябулы хәрби машиналарда алтмыш солдат берничә сәгать дөм караңгыда бардылар. Тимер чыбыклар белән уратып алынган секретный объектка килеп кергәндә таң атып килә иде. Аларны ашатып та тормадылар, “отбой”. Шушы объектны сакларга тиеш икән алар. Сакларга икән, сакларга. Намусыңа тап төшермәскә Син шуның өчен килгәнсең армиягә. Ни кушалар шуны үтәргә. Өсләренә авардай куе нарат урманы арасынадагы казармаларга да тиз ияләште ул. Џәркем белән тиз аралашучан физик яктан нык егетне барысы да үз иттеләр. Шулай булмый ни, ул бит авылның иң авыр эшләрен эшләп буын ныгытып килгән егет. Аңа ничек тиеш, шулай хезмәт итәргә дә тизрәк авылга Зифасы янына кайтып китәргә кирәк. Секретный объект дигәннәренә дә исе китмәде, зур-зур шөкәтьсез чаннарга да игътибар итмәде. Тора-бара беленде: илле-алтмыш километр радиус белән бер генә населенный пункт та юк икән. Хәтта аларга керә торган асфальт юл да юк. Монда алып килгәндә ул аны шәйләгән иде инде. Наил генә бер көнне йокларга яткач: ”Бу тимерчыбыклар артында ракета гаскәрләре икән, бигрәк шомлы монда әйеме малай”, – дип пышылдый иде.

Армиядә тагын бер һөнәргә өйрәнде Газиз. Мәктәптә укыганда ничек кенә тырышса да шахмат уйнарга өйрәтә алмаган иде математика укытучысы. Ә монда украин егете Боря, әллә өйрәтүнең җайлы юлын белде, әллә Газизнең үзенең теләге көчле булды. Өйрәнде дә, аерыла алмады шахматтан. Боряда мәктәптә үк шахмат буенча спорт мастеры исемен алган кеше Газиз белән уйнарга берчакта да каршы килмәде. Булган буш вакытлары шахмат тактасы артында иде аларның. Баштарак әле Боряга, әле Газизгә көч биреп, уйнарга дәртләндереп торган иптәшләренең берәм-берәм юкка чыкканнарын да сизмәделәр. Ә аларга күзләрен ачып, башларын күтәреп карарга Газизнең якташы Наил булышты.

Беркөнне гадәттәгечә шахмат уйнарга кереп утырып байтак гомер узгач кызмача Наил килеп керде.

– Синең Газиз акылың авыштымы соң? Әллә хактан да тирә-якта нинди сүзләр йөргәнен ишетмисеңме? Шушы шахмат тактасы яныннан китә алмыйсың. Вәт дивана. Бу кадәр битараф кеше булса да булыр икән, – дип тезеп китте.

Соңгы араларда гел салгалап йөргән Наил белән чынлап та бер утырып сөйләшәсе килә иде Газизнең. Әмма салган кеше белән сөйләшүнең нәтиҗәсе бик үк уңай булмаслыгын аңлап берничә тапкыр туктап калды. Бу юлы да сөйләшәсе килми генә:

– Нигә, ни булган? – дип күтәрелеп тә карамый, төксе генә сорап куйды.
– Соң, Газиз бала-чага булма инде, атом калдыклары, радиация дигән сүзләр бер дә колагыңа кермимени соң синең. Үзең ике сүзнең берендә, ”Мине Зифам көтә, Зифа янына кайтасым бар“ – дисең. Син дә бит безнең кебек үк шул язмышка дучар ителгән кеше. Син генә ничек исән-имин, сау-сәламәт кайтып китмәкче буласың. И, вообшым моннан кайткач синең Зифаңа кирәгең каламы әле, юкмы?

Уенның рәте китте. Әнә нәрсәләр сөйли бит. Бу турыда Газизнең баштарак та ишеткәне бар иде. Әмма аның моңа әллә ни исе китмәде. Ышанмады ул. Ничек инде совет армиясендә мондый хәлләр. Бу бит сине кешегә санамау. Колмени без. Әйтәм аны частьтә вак-төякләрдән башка бер генә рәтле-башлы чиндагы хәрбиләр дә юк. Тәртип мәсьәләсенең дә катгый куелмавы ничектер күңелдә шик уята. Спиртны монда күпме телисең шуның кадәр табарга була, эчәргә яраклымы-түгелме беркем тикшерми.

Газиз дустын яңа гына күргән кеше кебек исе китеп тыңлады. Наилнең туктар исәбе юк иде. Ул йодрыкларын каны качканчы йомарлаган: ”Син мине исерек дисең инде, шуңа тыңлыйсың да килми:

– Белеп тор, Газиз. Безне бу бәладән спирт кына коткара. Монда туган әниең юк. Үзеңне-үзең кайгыртмасаң син эткә дә кирәк түгел. Ике ай тулгач безне моннан алып китәләр дигән ышаныч та юк. Инде күпме нурланыш алганбыздыр? Аны белүче дә, белергә теләүче дә юк.

Армия тормышындагы шушы ике ай Газизнең бөтен тормышын икенче якка, Газиз теләмәгән якка борды да куйды. Авылда чакта авызына бер тапкыр да аракы алып карамаган Газиз шунда эчәргә өйрәнде, дөресерәге мәҗбүр булды. Шунда ул Зифага күңеле тартмаган, кулы бармаган хатлар язды. “Кайтмыйм, көтмә”, – диде.

Кайтты Газиз. Авылын, Зифасын, әти-әнисен, туганнарын өзелеп сөюче Газиз ничекләр кайтмый калсын. Нәкъ май аенда. Авыл ап-ак шомырт чәчәкләренә күмелеп утырганда, ”Акморза” буен кечкенә кояшлардай сап-сары тузганак чәчәкләре бизәгәндә, кыр-болыннар өстендә тургайларның шашкын җырлары яңгыраганда авылга солдат кайтып төште. Газиз кайтты. Әмма ул эчке халәте белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә үзгәргән иде. Солдат киеме аның матур йөзенә, калкынып калынаеп киткән станлы гәүдәсенә бик килешсә дә, ярым пеләшләнгән баш, электәнге энҗедәй тешләренең чалышаеп сирәгәюе генә авыл халкына чыш-пышларга урын калдырды.

Газиз кайткан көнне Зифа авылда түгел иде. Белем күтәрү курсларына киткән Зифа бер атнадан кайтты. Ә Газизнең кайтуы турында аңа әнисе әйтте. Чөнки алар арасында зәңгән конвертлар инде йөрүдән туктаган иделәр. Кузгалды Зифаның күңеле, актарылды. Язын ташыган “Акморза”дай ярларына сыймый актарылды. Ике арада йөргән, бердән-бер аралашу чарасы булган хатлардан Зифа Газиз белән ни булганын, андый хатлар язарга аны нәрсә мәҗбүр иткәнен аңламады. Газиз дә ап-ачык итеп ни булганын язмады бит. Мәгънәсез, исерек җөмләләре белән үзен көтмәскә кушты, армиядән соң авылга кайтмыйм, диде. Зифа ни булганын ничек кенә ялварып сораса да аңлатып язмады ул.

Зифа өчен Газиз барыбер газиз иде. Көтте ул аны, килер дә: ”Зифам, матурым, менә мин кайттым, хәзер без мәңгегә бергә”, – дип кысып кочаклар, аннан да бәхетле кеше булмас кебек иде. Тик ул килмәде. Газиз кайту белән Зифага өйләнер дип көткән авыл халкы да ниндидер бер сәер тынлык белән тынып калдылар. Алар өчен дә бер табышмакка әйләнде ул.

Ямьле җәйләр шулай көтү, үрсәләнү белән әкрен генә артка шуышты. Зифа кичләрен “Акморза” буенда ялгызы караңгы уйларына чумып үткәрде.

–Армиядән кайтканнан бирле баш күтәрми эчкән Газизнең күңелендә аның өчен урын юклыгын аңлады ул. Килсен иде Газизе исерек булса да, гарип булса да, сукыр булса да.Зифа бит барысына да әзер: Үзе өзгән араны үзе ялгасын иде. Ул бит егет кеше. Әмма күпме көтәргә, күпме өметләнергә? Әнисенең сүзләрендә дә бәлки хаклык бардыр. ”Көтмә, кызым. Инде аннан син генә кеше ясый алмыйсың”, – ди. Зифаның язмышын Оренбурдан кунакка кайткан Саҗидә түткәйләре хәл итте.

– Китәбез, миннән тотам да калмыйсың, – диде ул катгый итеп. ”Егет дип монда сарыларга сабышып ятарга... Онытырсың. Үпкән-кочкан җилгә очкан, әллә егет бетәрме синдәй кызларга”. Бу вакытларда инде табигать сары көзләргә кереп бара иде. Китәргә!. Бернигә карамый китәргә!

Менә инде иртәгә өч ай була Зифаның авылын ташлап чыгып киткәненә. Ничек шул кадәр тәвәккәл булган. Ә Газиз турында уйлар бер генә минутка да күңелдән китми. Юк онытылмый ул. Онытыла торган түгел. Ишек ачылган саен, Газиз түгелме, дип карады. Тәрәзәдән күренеп торган олы Оренбур юлын көн-төн күзләде.

Бүген ял көне. Саҗидә апасы да базарга китте. Ул кайтканчы өйләрне җыештырып алырга кирәк. Радиодан агылган салмак моңга кушылып, күлмәк итәкләрен җыештырып җитез генә эшкә кереште ул. Гөлләрнең саргайган яфракларын чүпләде, дымлы чүпрәк белән шкафларны сөртте. Шкафтагы көзге артына Саҗидә апасыннан яшереп тота торган Газизнең карточкасын алып җәһәт кенә күз төшерде, тузанын сөрткәндәй итте. Саҗидә апасы да пөхтәлек ярата. Инде Аллага шөкер, Зифа өчен җанын бирердәй. Кинәт ишектәге звонок сагайтты аны. Әле Саҗидә апасы кайтырга иртәрәк. Киләсе-китәсе кеше юк кебек иде. Кем булырга мөмкин? Кем булыр бу? Ә чынлап та, ишек артында Газиз басып торса? Нишләр идем икән.? Кулындагы сулы чүпрәген тәрәз төбендә калдырып ишек ачарга юнәлде ул. Ишек “күзе”ннән килгән кешенең кара төстә куртка җиңе генә күренә. Ни өчендер куллары калтырап ишекнең биген ача алмый азапланды Зифа.

– Я, аллам, ишеттеңме мине! Җирдә могҗизалар булмый диләр. Кем әйтә булмый дип. Менә ич!

Ишек каршында аның җандай газиз кешесе, Газизе. Зифа нишләргә белми. Бер туктаусыз кулын алъяпкычына сөртә. Кадаклангандай урыныннан да кузгала алмый. Башы шаулый, колаклары берни ишетми. Өнме бу, төшме?

Газиз ушына тизрәк килде. Алгарак атлап ишекне япты да, чемоданын куеп Зифаны күкрәгенә кысты. Аның көчле куллары арасында киң күкрәгенә башны куеп тору нинди рәхәт!

– Көттеңме,Зифам?
– Көттем Газиз.
Газиз Зифаны ныграк кысты, аның чем кара бөдрәләренә башын төртте. Нинди хуш исле, нинди йомшак, нинди якын алар.
– Кичер мин акылсызны Зифа, – дип пышылдады ул, Мин синсез яши алмыйм. Зифаның һич эндәшәсе килми. Ул мәңге шулай сөйгәненең күкрәгенә башын салып торыр иде. Нинди рәхәт бу минутлар!
– Газиз, кирәкми, кузгатма ул турыда. Күңел яраларым төзәлерлек адым ясадың инде син, – диде ул тын гына.
Зифа бу могҗизаның юкка чыгуыннан курыккандай сак кына яшь аралаш күтәрелеп Газизгә карады, аның моң тулы күзләренә кереп адашты.

Алар яңа җирдә яңа тормышка шулай тыныч кына кереп киттеләр. Хыялдагы акбүз атлар Зифа белән Газизне утыртмый каядыр еракка-еракка очтылар. Инде аларга акбүз атлар кирәкми дә, алар болай да бергә. Газиз күңелендәге авыр бер серне исәпкә алмаганда бар да яхшы кебек. Аны Зифа сизенә, ләкин Газизнең белгертәсе килмәгәнлеген уйлап тагын эчтән тына. Шулай әкрен генә тормыш арбасы келтери. Газиз төзелешкә эшкә урнашкач, озак та тормый гомумторактан аңа бер бүлмә бирделәр. Зифа кичке мәктәптә укыта. Сменасы туры килмәгәндә Газиз аны каршы барып ала. Кайтып җиткәч гомумторак каршындагы карт өянке төбендә озак серләшәләр алар. Бүлмәләренә керәсе килмәүнең сәбәбе – Килдебәк.

– Бүген тагын исерекме? – диде Зифа Газиз килеп җитү белән.
– Исерек инде. Ичмасам йокламый да эчкәч. Балалары елый. Куркытып бетергән инде ул баланы, – диде Газиз салкын җилдән Зифаны ышыклап.
“Я ходаем сабырлык бир ул Вәкиләгә. Нинди хатын бит, нинди хатын”, – дип өзгәләнде Зифа. Аларның авылында эчеп күңелсезләнеп йөрү сирәк күренеш. Менә шуларга Газиз кайтып кушылган иде. Монда исә бу ”замана чире” үзенең тамырларын бигрәк тирән җибәргән. Ире дә кем диген: атказанган артист!

Оренбурга килеп яши башлагач, түткәе Зифаны төзүчеләр сараена концертка алып барды. Шунда ул беренче тапкыр Вәкилә Даурованы күреп, аның җырлавын ишетеп таң калды. Идәнгәчә ап-ак сәхнә күлмәгеннән чыгып баскан Вәкиләдән агылган нурдан сәхнә яктырып илаһиланып китте. Ул вакытта шушы алиһәдәй зат белән бергә күршеләр булып яшәрбез дип башына да китермәде Зифа. Җитмәсә, аның исерек ир көйләп яшәве башка сыймаслык хәл.

Кайчак Газиз төнге сменада булганда, Килдебәктә гастрольдә чак туры килә. Алар Вәкилә белән бергә кич утыралар. Шулай итеп дуслашып киттеләр, сердәшкә әйләнделәр. Зифа аның нәфис матур йөзенә, җыйнак төз гәүдәсенә, бөркелеп торган нәзәкәтлелегенә исе китә. Аның кигән эшләпәсе дә беркемнекенә ошамаган, аны башка берәүгә кигерсәң эшләпә матурлыгын җуяр иде. Ул Вәкиләне түгел, Вәкилә эшләпәне бизи кебек. Шул фәрештәдәй җан иясе дә кыен ашап яшәсен инде. Ярый әле аның Газизе эчсә дә шыр җүләр түгел.

Шулай бер кичне Вәкилә үзенең язмышын сөйләде аңа.

– Мин бит Зифа детдом кызы. Килдебәгем белән улым-күз нурымнан башка беркемем юк минем. Шуңа мин барысына да түзәм. Барып баш ияр, яклар кешем юк. Аннан соң бик яратам мин аны. Килдебәк бит эчкәч кенә шулай акылсыз, айныгач тезләнеп гафу үтенә, елый-елый үзен ташламаска куша. Нишләп ташлыйм инде, ул минем улымның әтисе ич. Әтисез нишләр минем улым, үсә-үсә аңа әти ныграк кирәк бит.

Зифа аның бер яше дә тулмаган улын кызгана. Бигрәк ярата шул ул аны. Тегесе дә Зифа апасын күрү белән нәни кулларын сузып, сабырсызланып аның муеннарына сарыла. Чем кара күзле тупырдап торган шул малай Зифа өчен иң кадерле күңел юанычы. Аңа да Ходай шундый бер малай насыйп итәр микән? Булыр микән аның да шундый шатлыклары?

Апрель аеның дала ягыннан искән җиле тиз өйгә куды. Чекрәеп торган йолдызлар үзләре салкын чәчәләр кебек. Яз ае булса да ничектер котсыз иде ул төн.

Башы мендәргә тию белән Газиз йокыга китте. Зифа стенаның теге ягындагы дөбердәү, исерек сүгенү тавышларына йоклый алмый боргаланды. Стенадагы күкеле сәгать уникене дә сукты. Шулай күпме яткандыр, йокымсырап китте. Җимерердәй итеп ишек каккан тавышка сикереп торып ишекне ачканда, уң кулына канлы пычак тоткан Килдебәк шашкан күзләре белән карап тора иде. Зифа аны ниндидер шашкын көч белән читкә этеп җибәрде дә, күршеләрнең бүлмәсенә ташланды. Килдебәк шакшы сулы чиләкләр арасына шалтырап барып төште. Ә бүлмәдә күкрәк турысын кулы белән каплаган Вәкилә кан эчендә ята. Бармак арасыннан саркып чыккан канны ничек туктатырга белми Вәкиләнең башыннан яулыгын салдырып алды да ул, ярасын кысты. Шул чак Вәкилә сыкранып, авырайган керфекләрен күтәрде, аның моңсу, газаплы, шулай да яктылык сирпеп торган карашы Зифада туктап калды: ”Зифа, бер үк... берүк улымны ташлама”! Аның күзләреннән инәлеп ялвару укыды Зифа. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә ул өзелгән иде. Зифа баланы күкрәгенә кысты, ә Газиз Вәкиләне күтәреп машинага чыгып китте.

Бу хәлләрдән соң берничә елдан алар авылга сабантуйга кайттылар. Иртәгә юлга чыгабыз дигән төнне тагын акбүз атларны күрде Зифа. Нигә керәләр инде алар төшкә? Нигә утырган күңелне кузгаталар? Бу юлы Газиз үзе генә утырган иде ул атларга. Я алла... Нигә куалый ул атларны Газиз. Ә кап-карага буялган трантасы уңга-сулга чайкала. Артка каерылып караган Газиз Зифага кул болгый. Нигә Зифаны көтмәде? Нигә ул аны утыртмады?

Сабантуй кунаклары арасында бала күтәреп кайтып кергән Газиз белән Зифа иң кадерлеләр иде.

– И-и энекәш, тупырдап торган ул үстереп ятасыз икән бит, хатка да язмыйсыз ичмасам, – диде Газизнең абыйсы, җиңелчә шелтәләп.

Үзләренең балалары булмаслыгын белүне бик авыр кичерде Газиз. Ничектер, кара көеп боегып калды. Нурсолтанны да үз баласы кебек үз итеп бетерә алмады. Яратты ул аны, сөйде, “улым” диде. Әмма ул Нурсолтан белән ике арада бала һәм ата якынлыгы тудыра алмады. Бәргәләнде, өзгәләнде. Шыпыртын гына врачларга күренде. Зифа сизмәмешкә салынды.

Кинәт килеп чыккан бу сүздән ул югалып калды.

– Нурсолтанны әйтәсеңме абый? – диде Газиз һәм күтәрелеп Зифага карады.

Хатынының куркынган карашы башлаган сүзен бетерергә ирек бирмәде. Хәер, аның үзенең дә нәрсәдә булса аңлатыр исәбе юк иде бугай. Сүзне икенчегә борып өйдән чыгып китү җаен чамалады.

Кайтып керү белән үк бәйрәмне башлаган ир-атлар шаулашып су керергә төшеп киттеләр.

Баштарак ятсынып азапланган Нурсолтан да тиз ияләште. Әбисенең итәгенә тагылып тавыклар ашатып йөрде.

– Язгы суның салкыны да китмәгән бит соң әле. Нинди су керү инде ул, – дип керде Газизнең әңкәсе тыштан. Бер генә дә яраткан улын яныннан җибәрәсе килмәгән иде аның. Ананың бәхете йөзендә балкый. Зифа белән Газиз өчен шулай сөенә ул. Ниһаять, балаларым бергә, и Ходаем, бәхетләрен күпсенмә, тигез мәхәббәт белән үз балаларын үзләре үстерсеннәр, дип бер туктаусыз сөйләнде.

– Әйе шул, әңкәй ичмасам син дә ныклап әйтмәдең, – диде Зифа.

Инде көтү дә кайтты. Кояш әкрен генә офык читен шомлы кызартып урман артына кереп яшеренде. Көймә белән түбән агымга чыгып киткән кунаклар гына күренмәделәр. Җан өшеткеч хәбәрне көтү артыннан кайткан, йөзе качкан көтүче әйтте.

– Анда Газиз абый суга төшеп югалган.

Ачык тәрәзәдән көтүченең хәбәрен бик аңлаешлы ишетте Зифа. Ниндидер чиркандыргыч дулкын үтте тәне буйлап, кулыннан табак тулы ит төшеп идән буйлап чәчелде. Ул калтыранган куллары белән Нурсолтанны эләктерде дә, “Акморза “буена чыгып чапты.

Әллә каян гына килеп чыккан кара болытның салкын җиле йөгерергә ирек бирми. Зифага үзе гел бер урында торган кебек. Болыт зур тизлек белән килә. Инде офыкны каплап бетерде. Җиле давылга өйләнде. Зифаның сулышы кабып эчен кату алды. Нурсолтанның авырлыгын да тоймый ул, ”Акморза”ның түбән агымына барып җитсә Газиз шунда басып торадыр кебек. Юк, Газиз алай югалырга тиеш кеше түгел, бу мөмкин түгел. Бу ниндидер ялгышу. Ничек алай булсын. Безне ничек калдырып китсен ул, ә улым? Зифа үзе йөгерә, үзе бер туктаусыз Нурсолтан белән сөйләшә. “Хәзер улым, барып җитәбез. Үрне генә борылабыз да. Хәзер, хәзер.” Аягындагы чүәге каядыр төшеп калганын да сизмәде, юл катысына эләгеп бәрелгән аяк бармагыннан кан ага, ул кан юл тузаны белән катнашып әллә нинди кара төскә кергән. Менә аның башы әйләнепме, хәле китепме юл уртасына барып капланды. Шулай килеп чыкты ки, кулындагы Нурсолтанга берни булмый аягүрә басып калды. Зифа баштанаяк комга чумды. Инде аның башка барыр чамасы калмаган иде. Комны тырный-тырный, илереп бер генә сүз кабатлады ул: ”Газиз, ташлап китмә, Газиз ташлап китмә”.

Газизне ике көн эзләделәр. Авылда сабантуй булмады.

Шушы илләр-җирләр күтәрә алмаслык кайгыдан бик озак айныды Зифа. Газизнең үлеме үзе тарафыннан алдан уйланылган булдымы, әллә бәхетсез очраклылык булдымы, беркем белмәде.

Зифаның беренче һәм соңгы мәхәббәте шулай итеп акбүз атларга утырып үзе генә китте. Кара кайгыларга батып, кара болытлар каплаган бу гөнаһлы җиһанда Нурсолтанын кочаклап берүзе калды Зифа. Бөтен барлыгын улына юнәлтеп, аның борчуы белән борчылып аның шатлыгы белән сөенеп яшәде. Нурсолтан аның улы түгеллеге берәүнең дә башына килеп карамады.

Нурсолтанның ачы үткәне Газиз белән беркем белмәс сер булып, кара җир астына кереп ятты.

Әйтелмәгән сүз

Диңгез өстеннән очкан ыспай акчарлактай тигез асфальт юлда ак “Волга” тирбәлә. Ә “Волга”ның ике ягы сап-сары иген диңгезе. Ара -тирә диңгез уртасында кечкенә яшел утраудай ялгыз агач яки каен полосасы очрап куя. Кояш баешы ягында берничә тук комбайн күзгә чалынып калды. Юлдан ерак түгел җәйрәп яткан Камышлы күлдән теләр-теләмәс кенә күлгә тоташкан сазлыкның тулы хокуклы хуҗалары-торналар күтәрелде, Күл читеннән йомгактай бәбкәләрен ияртеп кыр үрдәкләре камышлыкка кереп югалдылар. Кызарып кына кояш баеп килә. Бу юллардан исәпсез-хисапсыз үтелеп йөрелсә дә, мондый хозурлыкка сокланмый мөмкин түгел иде.

Юлга чыкканчы берничә йокысыз төн үткәргән Зәлифә бүген ни өчендер тыныч: дөньяда бер гаме булмаган кешедәй табигатьтәге һәр төрле вак-төяккә исе китеп машина тәрәзәсеннән кичке шәфәкънең әкияти мизгелен күзәтә. Ә нигә үрсәләнергә? Зәлифәнең кырык ел гомере аннан башка узган бит инде,дөньяга килеп аны бер генә тапкыр да күрмичә авыр чакларын үткәреп тормышын үзе көйләгән. Инде аны күрмәсә дә, язмышына андый эпизод өстәлмәсә дә була. Ләкин ... тормышта бит ләкин дигән нәрсә дә бар. Бу очракта халыкның “җан тартмаса кан тарта” дигән әйтеме үзенең дөреслеген тагын бер тапкыр раслый торгандыр ахры.

Ун яшеннән ул аның белән хат язышты. Күрше апага ияреп әле җәяү, әле машинага утырып район үзәгенә килеп нарсуд дигән җирне эзләп тапты. Нарсудтагыларның мондый хәлне күргәннәре булмаганмы Зәлифәне сырып алдылар да, сорау арты сорау яудырып тинтерәтеп бетерделәр. Әллә каян гына килеп чыккан пеләш башлы күзлекле абзый Зәлифәне ул матур апалардан аралап алды, үз бүлмәсенә алып кереп аның тулы адресын язып бирде. Шул көннән башлап алар арасында хат йөрде. Ул аны үзенә яшәргә чакырды, Балалары белән таныштырам, кайтып алам, - диде. Ә Зәлифә ул вакытта инде язмышына буйсынган иде, кайтып ал, димәде. Әбисе дә тормыш сабакларын биреп өлгергән иде. Ә әбисенең ”үтемле тормыш дәресләре” гомере буе Зәлифәне озатып йөрделәр.

Бик кечкенә иде әле ул вакытта. Күрше балалары белән уйнап утырган җиреннән үкереп елап кайтты да Зәлифә,әбисенә тезеп-тезеп әләкләште. Аның уенча әбисе хәзер, Гүзәлиянең әнкәсе кебек, кычыткан тотып чыгып китә дә аны кыерсыткан “әшәке” күрше кызларын пешекләп кайта.

Беркөнне “чәрелдек Гүзәлия”нең курчагының җыйнаулашып эчендәге сөйләшә торган нәрсәсен карадылар. Башта бик риза булып утырган Гүзәлия курчакта адәм кыяфәте калмагач, ил буып елап әнкәсенә кереп әләкләште. Кычыткан тотып чыккан Сабира ападан чак качып котылдылар алар, әмма бик курыктылар. Кичкә тикле аның күзенә күренмәделәр. Ә Зәлифәнең ышанычы акланмады. Әбисе шунда аңа кырыс кына итеп: җиңәрлек булмасаң сугышма кызым, мин синең өчен күршеләр белән ачуланышып йөрмәм, җылап миңа кайтып эләкләшмә, үз-үзеңне якларга өйрәнмәсәң бу аяусыз тормышта бик кыен булачак сиңа,- диде. Бу сүзләр сабый Зәлифәнең миенә бик тирән уелып калды. Шул көннән башлап бер генә вакытта да, ни генә булса да әбисенә кайтып әләкләшмәде. Кыерсытырга теләүчеләр белән тигез сугышты, җиңә алмаган очракта әбисеннән качып елады. Ни гаҗәп, авылдашлары булсын, дуслары булсын аңа карата кимсетү-кызгану сиздермәделәр: Зәлифә һәрчак алар белән тигез булды. Моның өчен авылдашларына бик рәхмәтле ул. “Ятим бала” дип кызганып караучыларны өнәмәде ул. Иркә кочак тәтемәсә дә , типкәләп тә үстермәделәр аны.

Туган авылдан ераклаша барган саен басу-кырларының коты югала бара. Бер өзлексез машиналар ташкыны каршы ага, яки яман кычкыртып узышалар. Зәлифәнең уйлары “Волга” эчендә агылган талгын көйгә кушыла. Җырчы мәңге үлмәс, мәңге тоныкланмас “Яшь наратлар” көен бәгыръләргә үтеп, күздән яшьләр чыгарырлык итеп чын йөрәгеннән җырлый иде. Татарның тыңлап туймас җыры бит бу. Чынлап та, һәр җырның артында кеше язмышы, кеше фаҗигасе бит. Җырлар юктан гына тумаган, юктан гына халык күңеленә сеңеп калмаган шул. Зәлифә үзе дә җырлый, сәхнәләрдән дә җырлаганы бар, әммә ул күбесенчә тыңларга ярата. Җырның да рәттән бөтенесен дә тыңламый, ә бәлки менә шундый үзәкне өзәрдәен, тәндәге һәр күзәнәккә үтеп керердәен тыңлый, һәм елый. Тормыш юлындагы авырлыкларны еламый кичә белүче Зәлифә җыр тыңлап елый. Менә хәзер дә чак иреннәрен тешләп түзә. Њзе генә булса күз яшьләренә күптән ирек биргән булыр иде инде.

Инде аэропорт. Ул үзен алып килгән туганнан туган энесен кире озатты да, бина эченә атлады. Ә анда бүтән тормыш кайный. Кемнәр генә, нинди генә кешеләр юк. Аэропорт күрешү, аерылышу урыны. Ирексездән аның күзләре бер-берсенә сыенышып беткән егет белән кызга төште, күрәсең аерылышу: кызның күзләре кызарган, егете юата. Шулай шул, тормыш югалтулардан һәм табышлардан тора, ә бәлки мәңгелеккәдер. Беркем үз язмышын алдан белми бит.

Зәлифә регистрация узып көтү залына керде. Монда халык бераз тынычланган, үрсәләнеп бәргәләнүче юк: һәркем язмышына буйсынган кебек. Уртадагы утыргычта юл төенчекләре, сумка-чемоданнар арасында бер татар әбисе сабыр гына тирә-яктагыларны күзәтә, янында үзенә ошаган кызы басып тора. Зәлифәнең аяклары үзеннән үзе шул якка атлады, рөхсәт сорап әби яныннан урын алды. Сөйләшергә зарыкканлыгы йөзенә чыккан әби татарча сөйләшеп яннарына килеп утырган мөләем йөзле ханымга эндәшми булдыра алмады.

-Утыр кызым, утыр. Сыярбыз. Урыны булмаса да, күңелең киң булсын,- дип итәкләрен җыештыргалап кузгалып куйды. Ашыга-ашыга аэропорт, вокзал ише җирләрдә еш кулланыла торган сорауны бирде: Кызым , барыр юлың еракмы?

Зәлифәнең әңгәмәләшергә вакыты бар. Тышкы кыяфәте белән дә, тәмле теле белән дә үзенә тартып торучы әби белән бик теләп сөйләште ул:

- Мин, әби, Волгаградка барам,- дип Зәлифә әбигә борылыбрак утырды.

- Безгә юлдаш түгелсең икән алайса.

- Ә сез кая барасыз соң?

- Без кызым Воркутага. Төпчек кызым шунда минем, бәбәй алып кайтканнар да, шуны күрергә чакырганнар,- дип тезеп китте әби. - Бик еракта шул төпчегем, алай да бармый булмый. Берүзе балакаем, бер якын кешесе юк анда. Кияү безнең шул якта төпләнде. Кайтыгыз- кайтыгыз дип чакырып та карадык. Акчалы эшен ташлап кайтасы килмәде кияүнең, менә ята инде елап, бик сагына. Үзем дә бик сагынам. Картаеп кына тапкан идем, әтиләре аңа өч яшьтә үк үлеп китте, сугыш инвалиды иде. Бик иркә үсте, абый-апалары бик яраттылар үзен. Хәзер бит чит җирләрдә бик читенгә туры килә инде бахырыма. Калган биш балам да үз авылыбызда, аллага шөкер.

Әбинең бәхете,тормыштан канәгать булуы әллә кайдан бөркелеп тора.

И, бар бит дөньяда бәхетле әбиләр. Зәлифә үзенең авылларындагы шомырт-сәрби куакларына күмелеп утырган өйләрен, капка төпләрендә кулларын каш өстенә куеп берөзлексез басу капкасы юлын күзәтүче әбисен күз алдына китерде. Ул да ун бала табып үстергән бит. Њзе исән чакта ун баланың сигезен җирләгән. Моның өчен күпме сабырлык, түземлек кирәк. Я ходаем, түзде әбисе, түзде. “Сулышларым ялкын булып чыга, башларымны кая алып качыйм микән бу кайгылардан”? дип елый иде. Шулай да сиксән биш яшькә тикле яшәде әле ул.

Кешеләр кешеләрдән ким түгел.

Бәхеткәйләр генә тиң түгел... Бер ни әйтеп булмый, хак сүзләр, Аның да әбисе бәхеткә лаек, дөнья бәһасы кеше иде югыйсә.

Самолетка утыргач та әбисе турындагы уйлар аны ташламады. Аңа ияреп агачаяклы бабасы күз алдына килеп басты. Бабасы бит Зәлифә барасы Волгаград, элекке Сталинград сугышында бер аяксыз кала. Январь аеның зәмһәрир салкынында, аягына снаряд кыйпылчыгы тиеп аңсыз килеш ачык кыр өстендә ятып калган бабасының аяк-куллары шунда өши. Уң аягын кисеп кенә гомерен саклап кала алалар. Сугыштан соң егерме өч ел яшәде бабасы. Үләренә берничә ел кала малларга ашатырга беткәч, эскерт төбе булса да җыештырып кайтыйм, дип бәләкәй чана тартып басуга чыгып китте. Ул китеп хәйран вакыт үткәч, басу өстендә дөрләп ялкын күтәрелде. Моны күреп урамдагы бала-чагалар дәррәү басуга чаптылар. Шунда алты яшьлек Зәлифә бабасының чарасызлыктан, рәнҗеш тулы күзләрен күреп тетрәнде. Аның эскерт төбе җыештырып бәйләгән чанасына бригадир ут төртеп киткән иде. Бригадирның мондый башбаштаклыгы ул заман өчен һич тә зур вакыйга булмады. Чөнки ул үзен шушы кечкенә авылның “алласы” итеп тота иде. Колхозның бөтен байлыгы аныкы, аның һәр кылган гамәле мотлак дөрес иде: аңа каршы килеп беркем сүз әйтә алмады.

Үз уйларына бирелеп Зәлифә самолетта очканда вакыт үтүен сизмәде дә, әллә йокымсырап төшләнеп тә алды.

Менә самолет бөтен гәүдәсе белән калтырап алды да, мотор тавышы тынып калды. Ул сабыр гына җыенып чыгуга таба атлады. Волгоград өстендә сызылып кына таң атып килә иде.

Аның алдында гүзәл Волгоград каласы, данлыклы Сталинград җире! Әмма ул Зәлифәне каралып көйгән үләннәре, пешерердәй кайнар җилләре белән каршы алды. Шәһәр читендә җәйгә чыгып бер бөртек яңгыр төшмәгәнлеге сизелсә дә, шәһәр үзе гаҗәп матур,шау чәчкәдә. ”Менә нинди икәнсең син, минем газиз бабамның хәләл каны тамган, миллионлаган Совет халкының гомере өзелгән җир!Миңа да килеп күрергә насыйп булды бу изге урынны”. Зәлифә күзләреннән үзеннән үзе тибеп чыккан яшьләре агуын да сизмәде.

Сәгать унбердә китәсе автобусны ул шәһәр карап көтеп алды. Алар утырып китәсе урынга килеп туктаган автобусның кыяфәте бер дә куанырлык түгел иде, Зәлифәне борчу басты. ” Ничекләр барып җитәрбез, әле бу гомумән йөри алырдай автобус микән?”. Гаҗәпкә каршы автобус урыныннан кузгалып китте, шулай да Зәлифәнең борчуы бетмәде: бу калтырчаның ватылмыйча биш сәгать бара алуына аны ышанычы юк иде.

Шәһәр читенә чыгып җитеп бераз бару белән автобус эчен кара тузан басты, янда утырган кеше дә чак-чак шәйләнә, ә карап барырмын дип, тәрәзә яныннан урын алган Зәлифәнең хәле бигрәк мөшкел. Тәрәзәнең пәрдәсе юклыгын ул утыргач кына күрде, кояшның кыздыруына чик-чама юк, шулай да түзми булмый, мин болай бара алмыйм дип төшеп кала алмыйсың бит инде.

Юлга чыккач төрлесен күрергә туры килә. Шулай, унбер яшьләр булгандыр. Әбисе авылдашлары Нуриәхмәт абзый белән Миңнекамал түтәйләргә ияртеп Њзбәкстанга-әнисен күрергә җибәрде Зәлифәне. ”Барып кайт кызым, Миңлекамаллар ияртәбез, диделәр. Әниеңне күреп кайт,Исән микән, инде җир йөзендә юк микән?Исән кеше кош теледәй бер хәбәр бирер иде. Тудырган анасы, тапкан баласы монда бит югыйсә. Тәнендә җаны бар кеше алты елга бер кайтып китәр иде”,диде. Китте Зәлифә ияреп мәрхәмәтле кешеләргә. Юлда маҗарасыз булмый. Аларда “Уфа-Москва” поездына утырдылар. Проводница әйтмәде микән, үзләре оныттылар микән?Төшәргә тиеш станциядә төшмичә Рязаньга кадәр барып җиткәннәр. Шул ялгышлыклары аркасында география дәресендә укытучының;Кемнәрнең борынгы Рязань каласын күргәне бар?” диюгә бер Зәлифә кул күтәрде. Бу аның өчен зур горурлык булды.

Автобус тәрәзәсеннән карап барган күренешләр дә бик гаҗәп. Юлның ике ягында каралып көйгән басулар, урыны-урыны белән төтәсләп яткан өемнәр, кара күмергә әйләнгән яки яртылаш янган, әле дә төтенләп утыручы агачлар. Зәлифәнең үз гомерендә чүп үләне белән көрәшүнең мондый котсыз ысулын күргәне юк иде. Кайбер урыннарда ут шул кадәр дә кыюланып киткән ки, хәттә юл буендагы күрсәткеч такталарга кадәр кара күмергә әйләнгән. Әйтерсең лә яңа гына бу җирләрдә сугыш булып үткән.

Волгоград шәһәреннән чыгып өч сәгатьләп үткәч Михайловка дигән район үзәгенә якынлаштылар. Зәлифәнең кылт итеп бабасының: ”Нимесләрне Михайловкадан ары җибәрмәдек”, дигән сүзләре исенә килеп төште. Күңелемә сеңеп калсын дигәндәй Михайловканың һәр агач-куагын, һәр йортын җентекләп карады ул. Автобус шоферы ун минут ял итеп алабыз, дигәч автостанциянең тирә-ягын әйләнеп килде, әйтерсең лә бабасының яшьлеге белән очрашты. Шофердан сорап белеште: бабасы сөйләгән Михайловка шушы икән.

Тирә-якны күзәтеп бару да ялыктырды. Алда торган очрашу да кат-кат исенә төште. Ул турыда уйламаска тырышып автобус эчендәге юлдашларын күздән кичерде барды ул. Эреле-ваклы төенчекләр арасында күпчелеге хатын-кызлар, яшьүсмерләр. Өсләренә җитмешенче елларда бик тә мода да булган кремплин, юылудан төсләре уңып беткән җиңел күлмәкләр, аякларына башсыз чүәкләр, үкчәләре тапталган түфлиләр кигән җирле халык ,Зәлифәнең исләре китеп карап барган күренешләргә һич тә гаҗәпләнми үзара шау-гөр киләләр. Димәк болар барысы да аларга гадәти хәл. Њзгәртеп коруның беренче билгесе-хуҗасызлык бу якларда бигрәк тә нык күзгә ташлана.

Уйламыйм дисә дә, сәгать барган саен, очрашу мизгелләре якынлашкан саен Зәлифә үзен ничек кенә тыныч тотарга тырышса да, күңелендә ниндидер эчке бер тынгысызлык барлыкка килүен тойды, автобусның алгы тәрәзәсеннән күзен алмаска әйләнде. “я ходаем бер дә болай булырмын кебек түгел иде бит”, дигән уй аны бөтереп алды. Характерындагы ныклык каядыр юкка чыкты: күзләрен яшь пәрдәсе каплап куллары бер өзлексез сумка тоткасын бөтерде, тез буыннары тыелгысыз калтырый иде. Нәрсә бу, нишлим мин? Тормышында очраган иң авыр минутларда да мондый халәт кичермәгән, үзен ныклы холыклы дип йөргән Зәлифә үзен-үзе аңлый алмый интекте. Онытылырга теләп күзләрен тәрәзәдән алмады. Автобусның әкрен баруына эче пошып төшеп артыннан этәрдәй булып интекте. Берара автобус эчен тутырып шаулашкан юлчыларга да ачуы килеп азапланды. Әммә бу йончыган автобус та, андагы юлчылар да аны аңлардай түгелләр шул. Аларга үртәлүдән ни файда.

Ниһаять, автобус ул төшәсе тукталышка якынлаша. Ә тукталышта ... тукталышта әнә ул тора, Зәлифәне көтә. Дулкынлануы бөтен гәүдәсенә чыккан, иңсәләрен тормыш йөге баскан, карап торышка алтмыш яшьләрдәге ап-ак чәчле бер агай: баксаң гап-гади кеше икән. Зәлифә аны ниндиләр генә итеп күз алдына китермәде, ләкин башка җирдә, башка хәләттә очрашырга язган булса, яки язмыш шаяруы ничектер юлларын кисештергән булса ул аны меңәрләгән кеше арасыннан да танып алган булыр иде. Әммә тормышның үз кануннары, үз тәртипләре. Зәлифә бу минутларны никадәр генә көтсә дә, очрашу ул көткәнчә булмады. Күңеле белән бик тә үз иткән бу агайга ул бер ничек тә “әти ” дип әйтә алмады, иңсәсенә башын куйган килеш елады да елады. Чигә чәчләренә чал кергәнчегә тикле эчтән генә “әти” дигән сүзне кат-кат кабатлап, кычкырып әйтергә кызыгып яшәгән Зәлифә әйтә алмады шул ул сүзне. Никадәр генә тырышса да Зәлифәнең авызыннан “әти” дигән сүз чыкмады.

1996 ел.

Кыр казлары кайтканда

Аны Таллыкка алып кайтып күмделәр.

Таллык Гафифә әбинең туган авылы түгел. Ә бәлки килен булып төшеп таш булган җире. Гәрәбә төймә бөртекләредәй ун баласының сигезе, алтын баганасы-газиз җәмәгате, биатасы-бианасы, аларның бихисап күп туганнары шунда җирләнгән бит. Ничекләр итеп алардан аерылып чит җирләрдә ятып калсын ул. Туган-үскән, яшьлек елларының матур хәтирәләрен саклаган Кызылъяр да кул сузымы кадәр генә җирдә. Ә анда әти-әнисе, абыйларының кабере.

Авыл тагын үзенең бер әбисен югалтты, ә тау башындагы карт каеннар арасында җыйнак кына яңа кабер барлыкка килде. Бу язгы ташкыннарның ярсып билгесезлеккә ашкынган, сыерчыкларның чит-ят җирләрдән туган ояларына кайткан, чикләвек куагы төпләренә самими умырзаяларның борын төрткән чагы иде. Сөенә-сөенә кыр эшләренә әзерлек эшләре белән мәшгуль авыл сагышлы күзләре белән Гафифә әбине соңгы юлга озатты. Берүзенә генә ялгыз тормыш тарту авырлаша башлагач, шәһәргә – балалары янына күчкән әбине авыл бервакытта да онытмады. Чип-чиста итеп киенгән, ак яулыгын артка төшереп бәйләгән бу изге җанны авылда һәркем аерым бер җылылык белән искә ала иде.

Балалары янына күчү белән: «Мине авылыма алып кайтып үзебезчә җирләрсез, – диде ул. – Аңым, зиһенем камил чакта әйтеп калыйм. Ходайныкын белеп булмый», – дип кабат-кабат искәртте. Кәфенлекләре саклана торган сандыгын яз-көз җилләтеп, көя-мазар төшмәсен тагын, дип, кояшка элде. Иртән торып кылган һәр гамәле ахирәткә әзерләнү иде Гафифә әбинең. Балалары аның бу эшләренә күнегеп бетте. Кычкырып коръән укуларын, коръән сүрәләренең мәгънәсен аңлатуларын тыныч кабул иттеләр. Гафифә әби телевизор-радиодан дини тапшыруларны исләре китеп тыңлый да: «И, хак бит, дөрес сөйлиләр бит», дип куана иде. Авылын сагынып, җирсеп йөдәде ул. Елга бер генә кайтып килү аның сагынуын баса алмады. Ахирәтләрен, күрше-тирәләрен, урак урган басуларын, печән чапкан болыннарын, җиләк җыйган тугайларын сагынды ул. Балаларының яшел чирәмдә әүмәкләшкәннәрен төшләрендә күреп куанып уянган чаклары да бик күп булды.

Гафифә әти-әнисенең иркә карашын, һәр адымда абыйларының яклавын тоеп гүзәлләрнең гүзәле булып үсте. Ќиләктәй тулып пешкән кызны әтиләре алдын-артын уйлап, дәрәҗәсен белеп кенә күрше Таллыктагы баһадирдай Муллагалигә кияүгә бирделәр. Никахка тикле бер тапкыр да күреп сөйләшмәгән кыз белән егет бер-берсен бик тиз үз иттеләр. «Безнең әтиләр кемнең кемгә насыйп яр булырын бик дөрес чамалаганнар шул. Без «бичырларга» чыгып яр сайлап йөрмәдек, кешедән ким яшәмәдек, аеры-чаеры килеп йөрү башыбызга да килеп карамады», – дияргә ярата иде ул балаларына. Тик кияүгә чыгып сөйгәненең сөйкемле сөяге булып, дөньяның бары тик шатлык-куанычлардан гына торуына ышанып яшәгәндә, Ходай Тәгалә аны һич кызганмый өеп-өеп кайгы арты кайгы, хәсрәт-арты хәсрәт җибәрә, ачы күз яшьләренә төрә башлады. Иң әүвәл, дөньялар болганып китеп, Харис абыйсы аклар, Хаҗи абыйсы кызыллар ягында сугышып бер-бер артлы һәлак булдылар. Аннары кулак, дип, әти-әнисенең йорт-җирен тартып алып, мал-туарын туздырдылар. Чирнең ни икәнен дә белмәгән, колачлап дөнья көтеп яткан әтисе шул ук елны гүр иясе булды. Әнисе әтисеннән калып сигез генә ай яшәде. Аларның үлеменә тикле беренче баласын югалтудан айнып та җитмәгән Гафифә акылыннан шаша язды. Йә, Ходаем шушылары да җитеп ашкан иде бит,югыйсә. Юк шул. «Яраткан кешемә сынамак өчен кайгы-хәсрәт бирермен», дигән икән Ходай Тәгалә.

Аналар өчен баласын югалтудан да авыр кайгы юк. Ә ул берне түгел, сигезне-тугыз ай буе йөрәк астында саклап үстергән, җанын ярып чыккан йөрәк парәләрен, алар белән бергә җан бирү газапларын кичереп, сигез баласын җир куенына тапшырды бит. Аның кебек тагын берәү бармы бу дөньяда?

Бишенче катның тәрәзәсеннән карый да Гафифә әби үз уйлары белән мәш килә. Өйдә берүзе, бик сөйләшәсе килеп интеккәндә дә тирә-ягында бер җан иясе юк. Ә хәтере шундый яхшы: үткәненең теләсә кайсы җеп очын эләктереп ала да гомер йомгагын сүтә башлый.

Гафифәне төп йортка алып кайтып тыныч кына яшәп яткан Муллагали, энесе өйләнү турында сүз кузгаткач, югары очтан, авыл читеннән җир кишәрлеге алып үз куышын корырга булды. Гафифә дә моңа бик сөенде. Ни дисәң дә бер ихатада өч гаилә яшиләр иде бит.

Таллык-урман эчендә утырган, утыз-кырык кына ихаталы авыл. Аңа моннан унике чакрым ераклыктагы авылдан килеп Шәяхмәт карт нигез салган. Авыл яшь булса да башка чыгам дигәннәргә җир кишәрлеге алу ай-һай авыр иде ул заманнарда. Шулай да укытучы Шәймулланың көн-төн кәгазь күтәреп чабулары бушка китмәде. Бер көнне Муллагали шатлыклы хәбәр җиткерде:

– Булды, Гафифә, Шәймулла тәки башкарып чыкты бит, бездән башка да алты-җиде гаилә гариза язган булган, барыбызга да рөхсәт булды, – диде.

Эшне җомга көнгә туры китереп башладылар. Йорт салам дигән һәркем урман кисеп, агач төпләп үзенә нигез урыны әзерләргә тиеш иде. Алар да юан-юан агачларны кисеп, төпләп, куак-чытырманнарны яндырып иза чиктеләр. Ләкин Гафифә зарланмады. Муллагалидәй ир канаты астында өй мәшәкате белән кайгы-хәсрәтләрдән дә әкренләп айныды. Үзәкләре өзелеп сыгылып төшкәндә дә, Муллагалием исән булсын, аны бәла-казалардан сакла, дип, Ходайга ялвара иде. Шулай итеп, иренең туганнары ярдәме белән төп ихатада үзләре яшәгән өйне күчереп тә салдылар.

Хәтирәләрне бүлеп, шалтырап ишек ачылганы ишетелде.

– Әңкәй, мин хәзер Казанга китәм, Саниягә әйтерсең, – дип ашыга-ашыга улы кайтып керде. – Бүген бәлки, кайтып та булмас. Соңга калсам көтеп утырмассыз.

Улының шулай, көннең теләсә кайсы вакытында ерак юлга китүенә ияләшкән Гафифә әби:

– Ярар, ярар балам, исән йөр, – дип улының каршысына чыкты. Шулай да нидер сизенгәндәй хәлсез карашы белән тутырып-тутырып аңа карады.

– Әңкәй! Әллә көең китеп торамы? Төсең качкан шикелле.

– Минеке, улым, үзең беләсең бит инде, аяз көнне бар, болыт көнне юк дигәндәй. Бу арада йөрәгемнең хәле юк, яталы-торалы гына бит. Минем яшьтәге кешегә инде Газраил килсә дә бик вакыт. Бар, бар, тоткарланма. Алла насыйп итсә исәнлектә күрешербез, улым. Шуны әйтергә генә кайткансыңдыр бит?

– Ийе, шуңа гына. Сиңа врач йөрмәскә кушты бит, әңкәй, өйдә берүзең, ул-бу булмасын тагын, – диде улы шикләнеп.

Аның артыннан аяк тавышлары ишетелмәс булганчы тыңлап торды ул.

– Исән йөреп сау кайт, балам, исән калган ике бөртегемнең берсе бит син, – дип, үзалдына сөйләнеп алды ана кеше.

Уйлар йомгагы тагын тәгәрәп китте.

Яңа нигездә яңа сөенечләр арттырып тагын бер-бер артлы балалар дөньяга килде. Әкренләп өй эче чыр-чу балалар тавышына күмелде. Тик балаларның һәр адымына сөенеп яшәү тагын язмаган икән. Ходай үзе биргән сабыйларны бер-бер артлы тагын ала торды. Чем кара күзле, ап-ак йөзле, күбәләктәй Халидәсе кызамыктан үлеп ките. Шаян, шук, бер минут та тик тормас Шакиры тәүлек эчендә чалгы белән чабылган үлән сабагыдай эчен тотып бөгелеп төште дә шул ятудан тора алмады. Ә Исмәгыйле, бәгырькәе, аңа ике яшь тә тулмаган иде бит. Эче китеп бер атна чирләде. Бер ни ярдәм итмәде, Муллагалие кулында җан бирде. Балалары сабый чакта үлсәләр дә, Гафифә әби аларның һәр кыланыш-хәрәкәтен бүгенгедәй төгәллек белән сөйли, үзәкләре өзелеп елый иде.

Бүген әллә нәрсә булды аңа… Хәтирәләре дә тизләтелгән кинокадрлары кебек тиз-тиз, берсен-берсе ашыктырып, кабаланып, бер рәткә тезелеп яңаралар. Йөрәге дә кичә туктыйм-туктыйм дип ялкау гына селкенә иде, бүген тыеп тотмалы түгел. Кулындагы төгәлләнмәгән оекбашын әйләндереп-әйләндереп карады да: «Бу чөлкәне бәйләп бетерерменме әллә дигән идем, булмады бугай инде» дип, караватына килеп ятты ул.

…Тормыш дәвам итте. Алар да алдагысына өметләнеп яшәделәр. Әти-әнисе алып биргән читек-кәвешләр дә тузды, чәчәкле-чуклы күлмәкләр дә, кәләш булып килгәндәге сөлге-тастымаллар да. Колхоз дигәннәре аякка чабата да кидертте, ачлык-ялангачлыгын да татытты. Чигү чигеп кенә үскән куллар бирчәеп катты, читек шыгырдатып үскән аякларны чабата киндерәсе кисеп керде.Анысына гына түзәр идең, ни әйтсәң дә колхоз кырларында үз ишләрең белән эшләп йөрүнең күңелле чаклары да бар иде. Сугыш харап итте, сугыш.

Муллагали сугышка киткәндә, ул ике бала белән калды, өченчесе корсакта иде.

– Балаларны сакла, Гафифә. Мин ничек тә кайтырмын. Иншалла, аерылышулар озакка булмас,без бит әле яшәгән кебек тә түгел, –диде дә кузгалып киткән олау артыннан йөгерде.

Бер ул гына түгел, өй борынча шундый язмышлар иде бит. Ул еллардагы авырлыкларны хатыннар, яшь сабыйлар бергә, бердәм күтәрделәр. Тик менә язмыш кына тагын балаларга кизәнде. Фәүзиясе – күк чәчәге тугызынчы яшенә чыккан гына иде, кар астында калган ашлык белән харап булды.

Халисәсе белән Муллануры ачтан киселделәр. «Әнекәем, шул тоз кисәген генә ялыймчы» дигәч, күз карасыдай саклап тоткан, өйдәге бердән бер ашарга яраклы нәрсә – тоз кисәген балаларның зәңгәрләнеп каткан орчык юанлыгы гына калган кулларына китереп тоттырганнарын мәңге онытасы юк. Њзәкләре өзелде, соңгы тамчы каннары катты. Балаларны ач үлемнән бәрәңге кәлҗемәсе, ыштан балагында кайткан бер уч бөртек коткарды. Әтиләре киткәндә корсакта калган Мулланур белән җиде яшькә җиткән Халисә аны исән килеш каршы алдылар. Муллагали бер аягын Сталингард сугышында калдырып кайтты. Кырык өчнең кышында яраланып госпитальгә кергән Муллагали кырык бишнең мартында гына Таллыкка кайтып җитә алды. Кайтты да бер аяклы мин дип тормады, җиң сызганып колхозда эшли башлады. Гаярь, эшкә батыр иде шул Муллагалие. Урман кисте, балта-пычкы кулыннан төшмәде. Муллагалигә ияреп йортка бәхет кайтты, тамаклары туя ризык ашамасалар да, сугыш бетү алгы көннәргә ышаныч уятты: балалар тернәкләнеп ките. Гафифәнең күзләренә нур иңде. Ә аның күпме ахирәтләре сыңар канат булып балаларын үстерделәр, сыңар канат булып картайдылар. Шуларны уйлый да Гафифә әби исләре китә: әлдә дөньяда яши бит аларның буыны…

Кырык алтының челлә салкынында авыл өстендәге сугыш сөремен таратып, Гафифәнең Фәниле аваз салды. Сугыштан соңгы беренче бала барысына да тансык иде. Тирә-күрше кулдан төшермәде, сөеп туймадылар. Моңсу күзле, кайчан карама үз алдына гел шыңшып-җырлап йөрүче Фәнил әтисенең җилкәсендә үсте. Эшкә киткәндә дә әтисенең җилкәсенә утырып, җырлый-җырлый Тахау тыкрыгына кадәр озатыр иде, кайтыр вакыты җиткәч тә тыкрык башында көтеп, җырлый-җырлый җилкәдә кайтып килер иде. Муллагали аңа бер сүз әйтмәде, ә бәлки җирән мыегы астында аның канәгать елмаюы гына шәйләнер иде. Быел Фәнил улының бу дөньядан күчкәненә дә утыз ел бит инде.

Берөзлексез дулаган йөрәк тәненең бөтен егәрен алды. Бер ара гел туктагандай булды. Аннан тагын тигезле-тигезсез дулады. Гафифә әби кипшенгән иреннәрен ялап алды. Бераз тынычлангач, әкрен генә торып даруларын кабып килде. Хәтирәләр аның файдасына түгел иде. Берсен алып берсен куймалы түгел. Бала – бәгырь ите, бит. Һәр баласы өчен берешәр генә булса да бер йөрәктә сигез җәрәхәт. Бер нинди дарулар ярдәм итми торган, мәңге төзәлмәс чи яра.

Исән калган ике баласының берсендә – Мулланурында яшәп ята инде менә. Нишлисең, үзе чыгарып җибәрде улын шәһәргә. Авылда булса, хәзер ахирәтләре килер иде янына, сөйләшерләр, чөкердәшерләр иде. Дүрт стена арасында бер ялгызы бит. Сөйләшер, кайгы бүлешер кеше юк. Сабиралар, Рәбигалар керер иде, Наилә килер иде. Самавыр төбендә серләшеп утырып гомер үткәне сизелмәс иде. Ә болай уртаклашыр кешең булмагач, кайгылар бигрәк авыр икән ул. Муллануры ерак юлга йөри, кайтып керми, килененең аның аһ-зарын тыңларга «вакыты» юк. Ә Халисәсе бигрәк еракта шул, сирәк кайта. Соңгы тапкыр Ринат үлгәч кайткан иде, аңа да биш ел үткән инде. Төпчеген, булган бөтен өмете белән бергә төпчеген дә җирләде бит Гафифә әби.

– Улым! – Әрнүдән ургылып чыккан шушы сүзе белән ул карашын стенадагы зурайтылган рәсемгә төшерде.

– Әү,әңкәй!

– Бер генә дә безнең турыда, алмадай балаң, чәчкәдәй хатының турында, бөтен ышанычын, өметен сиңа юнәлткән карт анаң хакында уйламадыңмени соң?

– И, әңкәй, син үзең бит безне һәрчак ярдәмчел, игелекле булырга өйрәттең. Ярдәм сорап килгән кешене бусагадан борып җибәрсәм үзең үк шелтәләр идең бит. Кечкенәдән үк, капка төбенә коега килгән әбиләргә кое чыгырын әйләндерү авыр булгач: «Бар, булыш, игелек җирдә ятмый, карт кешенең рәхмәтен ал», – дия идең.

– Әй балам, аптыраганнан әйтәм инде.

– Мин дә үләрмен дип бармадым шул, әңкәй. Ул каһәрле давыллы көн үзеңнең дә исеңдәдер. Трансформатор баскычыннан аягым таеп китте, электр бик хәтәр нәрсә бит.

– Юрама авылы бер төн утсыз утырса да дөнья бетмәс иде. Язмыштыр инде.

– Син пешергән ипиләрне сагынам, әңкәй. Ипине синең кебек тәмле итеп пешерүчене белмим мин. Авылда гына түгел, тирә-якта юк иде андый кеше.

– Шулай дия идең шул. Ә мин синең шул сүзеңә канатланып, ипи пешерәсе көнне бәйрәм көне кебек көтеп ала идем. Хәзер синең белән менә шулай сөйләшсәм дә рәхәт булып китә, калган балаларым белән алай сөйләшә алмыйм. Алары күптән үлгәнгәдер инде, тавышларын ишетәм, йөз чалымнарын күрәм, әмма сөйләшә алмыйм.

Сау-сәламәт килеш дөньяга килеп тә яши алмаган балалары өчен яшь түксә дә, Гафифә исәннәре өчен сөенеп юана белде. Муллагалинең дә шулай балаларын яратуын күреп яшь аралаш елмая иде. Ире дә: «Их, Гафифә, барысы да исән булса… Болары исән үссеннәр», – дип сәкедә таралып-чәбәләнеп йоклаган балаларның өсләренә япкан булып сөеп-сыйпап чыга.

…Шулай тыныч кына яшәргә тырышып ятканда, илленче елның октябрендә Муллагалигә Њзбәкстаннан бер хат килеп төште. Ә хат Тбилисида госпитальдә ятканда танышкан Эргәш дустыннан иде. Эргәш аларны күптән чакыра, андагы тормыш белән кызыктыра иде. Муллагали аңа чын күңелдән ышанып, җилкенеп, китәргә әзерләнде. Чынлап та, әллә кайчан күчереп салган өй искергән, өс-баш алама, ашарга такы-токы. Югалтыр нәрсәсе – базга салынган бәрәңге генә.

…Кинәт Гафифә әбинең авылдагыча итеп пешереп бәрәңге ашыйсы килеп китте. Ярмаланып торган, кершәндәй ап-ак бәрәңге күз алдына килеп басты. Табак тутырып пешерерләр иде бәрәңгене, яшел суган, түтәлдән генә өзелгән кыяр белән ашап куярлар иде. Ќәйге тымызык кичләрдә, балаларың, сөйгән җәмәгатең белән күңелле генә җырлаган самавыр төбендә парларын бөркеп торган бәрәңге ашау зур бәхет булган икән лә ул. Мондагы бәрәңге әллә алай тәмле түгел, әллә инде авыз тәме калмаган. Њзбәкстанда да үз бакчаларында үскән бәрәңгене сагынып йөдәде ул. Аларны зурлап каршыладылар. Эргәш өйләнеп җибәргән. Әтисенең галәмәт зур ихатасында өч туган яшәп яталар. Гафифәләр дә шунда урнашты. Торган җирләре кышлак булса да, ерак түгел район үзәгендә эшләп йөриләр. Муллагали мамык эшкәртү комбинатында. Гафифәнең эш урыны мамык басуында булды. Балалар да каникулларда басуда эшләп гаилә кесәсенә үз өлешләрен салдылар. Њзбәкстанда Зәкәрия белән Ринат туды. Яшь аралары ел ярым гына булып, бергә тәгәрәшеп үстеләр. Гафифә аларның үскәннәрен дә сизмәде. Кечкенәләр бакчага, зурлары мәктәпкә йөрделәр. Халисәсе комбинатка эшкә урнашты. Дөнья түгәрәк, күңел көр. Тик кеше дигәнең рәхәткә дә чыдамый икән шул. Кесәгә азмы-күпме мая туплангач, туган як ешрак искә төшә башлады. Авылдан килгән хатларда да тормышлар рәтләнә башлады дигән өметле хәбәрләр ешайды. Гафифә бигрәк нык сагынды. Яшь барган саен туган яклар гел истән чыкмый икән. Бернигә карамый кайтырга борылдылар. Ни күрсәк тә илдә күрербез.

И ул кайтып төшүләр. Туган җирдән дә кадерле нәрсә бармы соң ул? Таңнан торып, чыклы бәрәңге сабаклары арасыннан, ялгыз сандугачның сайравына хисләнеп, саф көмештәй чишмә сулары алып кайту, яшел үлән катыш сөт исләре аңкытып авыл урамына тулган көтүне каршы алу, яшенләп-дөбердәп килгән җылы яңгыр алдыннан ашыга-кабалана печән чүмәләсе куюлар дисеңме – барысы-барысы да якын шул авыл тормышының.

Муллагали кайту белән яңа өйгә тотынды. Кулда акча, беләктә көч, йөрәктә гайрәт булгач, бер генә дә авырыксынып эшләмәделәр. Электән үк үзләре яшәгән нигезгә шыңгырдап торган бүрәнәләрдән өр-яңа өй күтәрделәр. Урыс капка, калай түбә – авылда бер өй, әллә кайдан балкып тора. Өй тирәсенә алма-чия агачлары утыртып җибәрделәр. Рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә иде, югыйсә.

Яңа өйгә күчкән елны ук үпкәсенә салкын тигереп Зәкәрия гүр иясе булды. Муллагалинең сихәте китте. Монысын авыр эшкә сылтау иттеләр. Ә Халисә – чит җирләрне күреп бер җилкенгән яшь йөрәк- күрше кызы белән Казанга чыгып китте. Гафифә кызына каршы төшмәде, киресенчә, ничек тә балаларны бу нигездән исән-имин килеш озату иде аның уе. Күңеленә кереп оялаган шик аны бер генә минутка да ташламады. Иртән йокыдан торганда: «Бүген ни булыр икән?» – дип шомланып тора башлады ул. Сигезенче классны тәмамлагач, Мулланурны да тизрәк чыгарып җибәрде. Колхоз җитәкчеләренең: «Балаларыгыз колхоз эшенә йокмый» – дип адым саен искә төшереп торуларына да карамады. Ничек итсә итте, документларын да җайлады, юлына акчасын да юнәтте. Соңга таба Муллагали дә күнде моңа. Уйламый дисәң дә, уйлагандыр: ни дисәң дә күпме югалту бит. Балалар аның да бәгырь җимешләре шул.

Нигезләре тернәкләнә алмады нишлисең. Њзбәкстаннан кайтканда чегән хатыны кәрт ачып Гафифәнең бөтен күңелен актарды. «Кара каен кисеп нигез коргансыз, бәхетсезлегегезнең башы шул» диде. Шуны истә тотып ул иренә: «Яңа өйнең нигезен өч кенә метр күчер», дип ялынды. Ә Муллагалинең ул турыда ишетәсе дә килмәде: «Саташкан чегән хатыны сүзен сөйләмә», дип кырт кисте. Ә менә үләр алдыннан нәкь шул турыда сүз кузгатты ул:

– Ул чегән хатыны кайдан белде икән безнең тормышны?.. И-их Гафифә, шундый яраткан идем үзеңне, шундый яраткан идем. Рәхәттә генә яшәтим дип тырыштым. Булмады, миннән генә тормады. Кайгы күлләрендә икәүләп йөздек. Миннән калып ничекләр яшәрсең инде ? – диде дә, күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште. Шулай да Гафифә әби язмышына рәхмәтле. Язмыш аны Муллагали белән кавыштырды. Аның белән гомеренең кырык биш елын бергә кичтеләр. Ирен бик тә яратты бит ул. Балаларын югалту ачысын да шуның аркасында гына кичерә алгандыр. Димәк, алар арасында чын мәхәббәт булган. Мәхәббәт яшәткән.

Гафифә әбинең караваты янындагы тәрәзәдән нәфис челтәр аркылы чип-чиста күк йөзе күренә. Их, очасы иде шул зәңгәр киңлектә. Канатларың талганчы очарга иде дә очарга иде. Юк, очып Кызылъярга кайтырга иде, беренче тәпи атлап киткән сукмакларга басарга иде. Әти-әниләренең, агайларының каберенә дога кылып тагын очарга иде. Әйе, оча алса Таллыкка кайтыр иде, торган өен, ахирәтләрен сәламнәр иде дә зиратка килер иде: балалары Муллагалие янына. Ул зәңгәр киңлеккә омтылып калкынгандай итте, ләкин башын күтәрә алмады. Чуендәй авыраеп калган баш аны тыңламый иде. Йә ходам, әллә үләм микән мин? Њлү шулай була микән? Әнә, әнә Муллагали дә нидер эндәшә. Тукта, Ясин чыгыйм, бу дөньядан имансыз үтәм бит алайса, янымда беркем юк бит. Күгәргән иреннәр сизелер-сизелмәс кыймылдыйлар, ә боздай суынган аяк-кулларны тоймый иде инде ул.

Күңеленнән генә Ясин чыккач, көч-хәл белән генә күзләрен ачты Њлмәгән икән ич әле, үлмәгән. Ләкин Муллагалинең матур йөзе аның күз алдыннан барыбер китмәде. Ул нидер әйтә, елмая, Гафифәнең чәчләреннән сыйпый, битеннән сөя. Гафифә әби кулларын сузгандай итенеп иренә омтыла: «Синкәем, ташлап китмә, синкәем». Кинәт ачы итеп каз кычкырган тавыш яңгырады. Ялгыз каз. Саташам инде, монда каз каян килсен. Шәһәр йортының бишенче катына каян каз менсен? Әмма каз тавышы бар. Њзәкләрне өзеп кычкыра бит, әнә аңа башка казлар да кушыла. Тавышларына караганда бер көтү булдылар. Әнә, әнә ич алар тәрәзә каршыннан үтәләр. Кыз казлары кайта. И-и тышта яз бит, гөрләвекләр ага торгандыр. Тау битләре ачылгандыр. Таллыктагы өебез бакчасына ояларын эзләп сыерчыклар кайткандыр. Кайталар, казлар кайта, туган якка кыз казлары кайталар. Кызыльярга киттеләр бит алар, Таллыкка киттеләр…

Нокта булып кына калган казларны Гафифә әби инде ишетми дә күрми дә. Ниһаять, бу дөнья газапларыннан мин дә котылдым бит дигәндәй, аның җыерчыклар баскан йөзенә сизелер-сизелмәс кенә ягымлы бер елмаю кунган иде.

ФАЛ КИТАБЫН КЕМ АЧА ?

Галимә карчыкның төн йокысы кыска булды. Төне буе котырган давыл таң алдыннан күршеләр белән ике арада җәелеп үскән алмагачның зур гына бер ботагын каерып төшерде дә, әкеренләп тынычлана башлады. Әйтерсең лә, шул ботакны каерыр өчен генә төне буе тырышкан. Шулай итеп ачылган йокы күзгә бүтән эленмәде. Галимә карчыкның күкрәк турында нидер өзелгәндәй булды, чәнчеп авыртып, күңеле кузгалды. Бүген нидер булыр төсле тоела иде аңа. Ул әкрен генә урыныннан торды, чишмә суы белән чәй куеп җибәрде. Тик шулай да, сарыкларын көтүгә куып, казларын күлгә төшергәч тә самавыр төбенә утыра алмады әле ул. Капка төпләрен себереп йөргәндә дә күзен түбән очтан алмады. Өенә бер керде, бер чыкты. Төш вакыты үтеп, кояш түбән тәгәри башлагач , түбән очтан почта Наҗиянең ак яулыгы күренде.Күңеле сизенгән хәбәрне Наҗия китерде.Телеграммадагы шушы өч сүз ананың йөрәк итен парә-парә телде; зәңгәр юллар белән чуарланган, коргаксыган куллары белән шул кәгазъ кисәген сытты, изде ул. Әйтерсең лә, шулай гына ул сүзләрдән котылып була. Нинди генә халәттә булса да моңа кадәр аның бәгер җимеше исән иде бит әле, Ул каһәрле вакыйгадан күпме гомер үтсә дә,аның улы якты дөньяда иде. Ул сулаган һаваны сулый, якты кояшны күрә, димәк, өмет бар иде. Ә Галимә әби бер вакытта да өметен өзмәде.

Миңнегали белән Галимә улларының кунакка кайту турында алгач, атлап түгел, очып йөрделәр. Иртәгә Октябрь бәйрәме, уллары кунакка кайта. Өйдән чыгып киткәненә ике ел дигәндә беренче кайтуы. Бәйрәмгә дип симертелгән тәкә суелды, туган-тумачага иртәгә мәҗлескә хәбәр ителде. Ничек кенә дисәң дә, Уфа тикле Уфадан уллары кайтып, туган-тумачаны чакырмый килешмәс. Көзге авыр эшләрдән соң муллыкка тиенеп беренче җыелу.

Мәҗелес гөрләде, җырга сусаган күңелләр язгы ташкындай тулып ташыды. Уллары Исмәгыйль Уфадан беренче хезмәт хакына алган яшел”хромкасын” кулыннан да төшермәде. “Шахта”, “Шәкүр карак” көйләре, “Рамайлар”, берсе дә калмады. Ә аннары Уфада отып кайткан көен Исмәгыйль үзе генә җырлады. Өзде, үзәкләрне өзде, бәгыръләрне телде, кунакларны телсез калдырды.

Диңгезнең дә була төрле чагы,
Бер давыллап ала, бер тына,
Раушаниям – бәгърем,
Күңелләрем сине юксына.

Исләренә килеп, күзләрен күтәргәндә һәрберсенең күзендә яшь иде. Яшьлек дәрте белән тулып, очкын чәчеп торган Исмәгыйльдә шул тикле моң булса да булыр икән. Колхоз эшеннән дустын күрергә дип килгән Шакир гына тынлыкны бозды: - Әйдә, дускай, безне кызлар көтәләрдер, мин киемнәремне алыштырып, атны колхоз ягына илткәнче хәйран вакыт узар, “вечер” таралыр,- дип, Исмәгыйльне алып чыгып китте. Эх, шунда китмәгән булсачы!...

Балачактан бергә тәгәрәп үскән дуслар күрешү шатлыгыннан бер ни дә уйламый, җилкенеп төшеп киттеләр. Яңа төшкән чана юлыннан күңелле генә ат юырта, чанада бәхетләреннән күкнең җиденче катына ашкан ике егет җырлый. Авылда бәйрәм рухы, бәйрәм исе. Ике яктан көр авыл өйләре күз кыса, барысы да яхшы булыр иде кебек югыйсә.

Тик дөньясы шулай корылгандыр күрәсең, күңелләрендә хөсетлек йөрткән, явыз бәндәләр элек тә булган, хәзер дә бар бит ул. Мәгъдән тыкырыгына җиткәндә кемдер атның авызлыгыннан килеп тотты. Ат кинәт туктаудан Шакир чанадан очып төште. Исмәгыйль ни булганын аңламый, “хромкасын” куеп аягына басканда аның каршында авызыннан сасы аракы исләре аңкытып, авылның “алласы” – бригадир Гарифҗан һәм аның кайнише басып таралар иде. Гарифҗан исәнләшергә дип кулын сузган Исмәгыйльнең иягенә сугып җибәрде.

- Син нишләп кохоздан качкан башың белән, колхоз атына утырып, җырлап йөрисең, синең ни хакың бар?

Шул мизгелдә Исмәгыйль яшь кар яктысында дусты Шакирнең абына-сөртенә җан фәрманга Мәгъдән тыкрыгына чапканын шәйләде.Күңелендә кер әсәре булмаган Исмәгыйль Гарифҗанга җавап йодрыгы күтәргәнче бригадир, кайнише белән яман сүгенеп, Исмәгыйльне төеп тә ташладылар. Аңсыз яткан егетне галстугы белән буып чанага аттылар да , атның сыртына сыдырдылар. Юл читендә сытылып изелгән хромка гына ятып калды...

Шушы йөге белән колхоз аты күпме, кайларда йөргәндер, билгесез.Бары тик таң атканда гына колхоз савымчылары иртәнге савымга килгәндә ат чанасында ярымүлек Исмәгыйльгә юлыгалар.Буылудан шәмәхәләнгән Исмәгыйльдә җан-тын әсәре булмый.Ә исенә килеп күзен ачкач, аның инде дөньяда бер гаме калмаган була, аңа берни кирәкми.

Шул көннән башлап Миңнегали белән Галимәләрнең нигезен кайгы басты, йөзләренә сары иңде, күзләреннән төс качты.Кайларга гына бармадылар , кемнәргә генә күрсәтмәделәр: үзгәреш, алга китеш булмады.Сталинград мәшхәреннән бер аягын калдырып исән-имин кайткан Миңнегали шушы кайгыдан айнынй алмый гүр иясе булды.

Бала –бавыр ите, диләр.Утыз ике ел буе бу кайгы бер генә минутка да ташламады Галимәне, утыз ике ел йөрәгеннән кан саркыды.Казан белән авыл арасын елыга бишәр-алтышар әйләнде.Улын аерым палатада, чиста ятакта яткыру өчен генә дә күпме күчтәнәчләр ташыды, юлда нинди михнәтләр күрмәде. Бер авыз русча белмәгән авыл карчыгының Казан урамнарында адашып йөрүләре дисеңме,бер тиен акчасыз калып, улына дигән күчтәнәчләрен урлату дисеңме, барысы да булды.Ләкин ул берсен дә уйламады, берсен дә күпсенмәде.Җаныңны бирсәң балаң терелә дисәләр, ул ике дә уйламас иде.Әмма алай диюче булмады. Өзгәләнде дә өзгәләнде ана.Инде өмет өзелде.Ничә еллар теткәләнгән йөрәк соңгы кат талпынды да тынып калды. Дөнья караңгылыкка чумды.

Иртән тәүге баласын кулына алган яшь анадай йомшак назлы елмаеп кояш күтәрелде. Авыл көтү куа. Күршеләрнең түр тәрәзәсеннән башкорт концерты ишетелә,Илфак Смаков гаҗәеп таныш җыр суза:

Раушаниям, бәгырем,
Чәчкәләрне кемгә өзәсең?

Күрше-тирә Галимә карчыкның ихатасындагы тынлыкны тиз сизеп алды. Баскыч төбендә җайсыз гына башын салган Галимә әбине өйгә алып кереп оңгайга борып салдылар.

Таң кызы

Зәңгәрлек! Йа илаһым, мондый да саф, самими зәңгәрлек булса да булыр икән. Әйтерсең лә, урман уртасындагы шушы түгәрәк алан өстенә ефәк яулык япканнар, әйтерсең лә ул күк йөзенә тоташа. Өрфиядәй шул яулыкка барып җитеп орыну белән ул сине салмак кына тирбәндереп чиксез киңлеккә күтәрер, ерак офыкларга алып кереп китәр дә, әкияти дөньяга илтеп җиткерер кебек. Агачларда сайрар кошлар, аландагы күзләр камашырдай төсләр бу сихри матурлыкны тагын да камилрәк итә. Уң якка таба күз салсаң, бер төптән үсеп чыккан пар ак каен бу аланның хуҗалары без дигәндәй, мөлаем зәңгәрлек сирпеп утыралар. Бу каеннарны да парлы итеп яраткан шул, ходай. Ялгыз булса, ничектер ятим, кызганыч тоелыр иде. Төшеңдә ялгыз каен күрү дә яхшы фал түгел бит. Гөлҗәннәттә читтән караучыларга шулай кызганыч микән? Әмма ул һич кенә дә үзен андый итеп күрми. Аның күңел түрендә һәрчак Җәмиле, ә аның белән икесе уртасында уллары Айбулат. Ул Айбулатның буй җиткергән егет икәнен дә оныта, Җәмиленә дә үпкәли алмый. Шулай өчәүләп шушы аланнан хыялдагы әкияти дөньяга менеп китәсе килә аның. Моңа тикле ул белмәгән, ул күрмәгән бәхетле дөньяда яшисе килә.

Чү! Шул каеннар гаиләсе янында, төп башында. . . Әбәү, ходаем! Куян баласы! Зәңгәр томаннарга уралып сихри дөньяда тирбәнеп очып йөргән Гөлҗәннәтне шул йомшак төенчек тартты да төшерде җиргә. Төп башына менеп утырганда песи баласы кебек битен юып утыра. Әнисе уяулык дәресен өйрәтеп өлгермәде микәнни бу сабыйга.

Гөлҗәннәт бу самимилеккә исе китеп керфеген кагарга да куркып тораташ булып катты. Их, булсын иде хәзер кулыңда фотоаппарат. Мондый гүзәллекне юри эзләп йөрсәң дә табып булмас. Әй юды, әй тырышты, шул кадәр мавыгып китте ки, колак артын кашыганда төп башыннан чак егылып төшмәде. Кинәт төп янындагы кыңгырау чәчәге җайсыз гына селкенеп куйды. Куе үләннәр арасыннан ике тамчы су кебек охшаган тагын бер куян баласы пәйдә булды. Шул гөнаһсыз сабыйларның гамьсез иртәләрен хәйран гына күзәтте дә ул, әкрен генә кире чишмәгә төшеп китте.

Ул көндә шулай таң суы алырга төшә. Бәрәңге бакчалары артындагы чишмәне атлап чыгу белән урман башлана. Ерак та керәсе түгел, менә шушы серле алан тарта аны. Капка төбенә торбалар буйлап килгән суны санламыйча, элеккеге гадәт буенча һаман шул чишмәгә килә Гөлҗәннәт.

Җәмиле белән дә беренче тапкыр шушы аланда очраштылар бит. Беренче тапкыр дию бигүк дөрес тә түгелдер. Чөнки икесе дә шушы авыл кешеләре ич алар.

Тугызынчы классны тәмамлагач, мәктәп яны лагерына пешекче булып урнашты ул. Иртәнге алтыдан эшкә китә, бик соң гына кайта. Авыр булса да, эшен бик яратты. Бергә эшләгән Ханә апа да эшнең тәртибе белән җай гына эшли. Гөлҗәннәт тә әкрен генә ул өйрәткәнне сеңдерә бара. Тик эшнең бер җайсыз ягы килеп чыкты: күрше кызлары чиләк-чиләк җиләк ташыганда, Гөлҗәннәт эшен ташлап китә алмый. Ә җиләк җыю аның иң яраткан шөгыле. Җиләк җыюны кайсы авыл баласы яратмый инде. Кып-кызыл җиләкләр белән чөмәкәй тулган чиләкне күтәреп кайту, аның кебек җиткән кызларның уңганлыгын күрсәтүче бер сыйфат.

Беркөнне әнисе чирләп киткәч таңнан торып чишмәгә суга үзе килде ул. Ичмасам, авыз итеп булса да калыйм, дип җиләк эзләп шушы аланга менгән иде. Җиләктән бигрәк, үзе тулып пешкән кызның ниндидер могҗиза эзләгән күңелен таңдагы урманның серлелеге, әкияти аланның тынлыгы тартты. Язмыш диген инде. Бернидән шикләнми җиләк капкалап йөргәндә, кемнеңдер карашын тоеп сискәнеп китте ул. Күтәрелеп караса, үзеннән биш-алты адым гына читтә гаҗәеп чибәр, сызылып киткән кара мыеклы, килешле гәүдәле, бер күрүдә гашыйк итәрлек егет басып тора иде. Гөлҗәннәт аңа карады да катты.

– Нихәл, Таң кызы? – диде егет балкып елмаеп. Аның карашында ниндидер бер ягымлылык, тарту көче бар иде. Гөлҗәннәт ушын җыялмый җиләк сутына буялган иреннәрен дә сөртергә кыймый тора. Кулындагы кура җиләкләре әкрен генә яшел үлән арасына сибелештеләр. – Әллә куркыттыммы, чибәр кызны? – дигән соравы да җавапсыз калды егетнең. ”Әбәү, ходаем. Өнме бу, төшме?” Гөлҗәннәт бу мизгелнең төш түгеллегенә ышангач, җавап бирү тугел, ”кем булыр бу?” дип, уе белән әллә кайларга барып кайтты. “Әһә!” – диде ул эчтән генә, җанланып китеп – Хәмденисаттәйнең моряк улы кайткан дигәннәр иде, нәкъ үзе. Бу бит аларның печәнлеге!”

– Курыктым шул, Җәмил абый. Миннән башка кем дә булса бардыр дип уйламадым да. Таңнан торып печәнлек карап йөрүегез дә бик гаҗәп, диде кыз ничектер үзен зурларча тотарга тырышып, ни әйтергә белмәгәннән. Җәмил дә кызның самими, бөркелеп торган гүзәллегенә исе киткән хәлдә шаяртып җавап кайтарды.

– Соң, син дә бит таңнан торып җиләк ашап йөрисең.

Җәмилнең бу җавабы кызыкайны кыен хәлгә куйгандай булды.

– Мин бит, мин бит суга төшкән җирдән генә, – диде Гөлҗәннәт аклангандай.

– Тукта, тукта син кем кызы соң әле? Нишләп бер дә төсмерли алмыйм мин сине. Ә үзең исемемне дә беләсең.

Җәмилнең шулай үз итеп сөйләшеп торуы Гөлҗәннәткә ошап китте. Балаларча бер катлылык белән:

– Менә әйтмим әле кем кызы икәнемне, ә исемем Гөлҗәннәт. Моряк булдым дигәч тә, үз авылыгыздагы кызларны да белмәгән буласыз.

– Ярар, әйтмәсәң соң, Таң кызы булырсың, – дип шукланды Җәмил.

Шул көннән башлап икенче кешегә әйләнде дә куйды яшь кыз. Шул көннән башлап иңнәрендә үсеп чыккан канатлар очыртып йөртте аны. Гөлҗәннәт моның мәхәббәт икәнен дә, ул мәхәббәтнең күпме күз яшьләре, күпме йокысыз төннәр, һәм шул мәхәббәтнең соңгысы, мәңге сүрелми торганы икәнен дә белми иде әле.

Күпме сулар акты, күпме язлар җәй белән алышынды. Ничә тапкырлар чишмә буендагы тирәкләр яфракларын коеп мамык карлар белән түшәлделәр. Ә үзгәреш юк: мәхәббәт уналтыда ничек йөрәкне биләп алып сулкылдаткан булса, һаман шулай. Тик чигә чәчләренә генә көмеш сызылды. Ә гәүдә, йөз-бит? Һаман элеккечә. Ахирәтләре: ”Ничек син көннән көн яшәрәсең?” дип көмеш сызылган чәчләрен кат-кат буйыйлар. Ә күңелдәгесен күрүче юк. Күңелдә бары тик Җәмил, аңа булган мәхәббәт. Мәхәббәте – еллар белән сыналган, җил-давыллар, яшен-күкрәүләр кичергәне.

Шушы яшенә җитеп аның күңелен беркем яулый алмады. Күз атучылар, сүз кушучылар күп булды, әмма Җәмиле аның йөрәген, бәгырен төбе-тамыры белән яулап алган да, анда беркемгә урын калдырмаган. Капка шакыгандай шакып, рөхсәт сорап керә торган урын түгел шул ул – күңел. Гөлҗәннәтнең күңеленә үтү өчен, аның мәхәббәтенә ия булу өчен Җәмил булырга кирәк. Җәмил аны, бары аны гына ярата. Гөлҗәннәт шуны белмәсә, яки икеләнсә үзенә яр, пар тапмас идемени.? Ярар, аны әнисе Гөлҗәннәттән аерып алып китсен дә, ди. Әмма аның күңеле һәрчак Гөлҗәннәт белән икәнен ул аңламыймени. Бик аңлый. “Үзенең Җәмиле”нең күз карашыннан, аяк атлавыннан, аның һәр хәрәкәтеннән күпме наз бөркелә, күпме матур сүзләр укый ул. Күңелләр бер-берсенә тартыла, йөрәкләр бер булып тибә. Ә алар аерым.

Гөлҗәннәт сабыр, ул көтә белә хәзер. Җәмилнең балаларын ятим калдырып, әнисенең каргышын алып Гөлҗәннәтнең кочагына ташлануын да теләми ул. Ләкин бу сөюнең, бу мәхәббәтнең азагы матур бетәр кебек. Әйдә, өмет ташламасын, алда гомер булсын. Аның мәхәббәтен “бәхетсез мәхәббәт” дип тә әйтеп булмый. Бер караганда, яшьтән үк кавышып, гомерләрен бергә үткәреп балалар үстергән парлар мәхәббәтнең, бере-беренең кадерен Гөлҗәннәт кадәр үк аңлыйлар микән? Боларын ук белми ул. Белергә дә теләми. Ул үзенчә бәхетле. Җәйләр җитеп балалар каникулга чыгу белән, Җәмил ак “Москвич”ында Гөлҗәннәтләр ягына сагыну тулы назлы карашын сирпеп капка төпләренә кайтып туктый. Ул көнне Гөлҗәннәтнең күңелендә бәйрәм: ”Аллага шөкер, кайттылар”, – ди. Шул көннән башлап җәй буе ул Җәмилне күрә. Бу бәхет түгелмени? Ә көзләрен әнисен, балаларын төяп кире киткәндә: ”Исән йөре”, – дип күз карашы белән озатып кала. Аларның икесе өчен дә карашлар гына сөйли.

Адәм баласы бит азга да канәгать була. Аннан соң, бәхет төшенчәсе дә бик киң кырлы бит. Гомер үтә: адәм баласы теге вакыттагы беркатлылыгы өчен үзеннән үзе көлә, шул чактагы акылсызлыгы өчен үкенә. Ә вакытында бернинди әһәмияте булмаган, хәзерге күзлектән караганда бер ахмаклык, аның өчен зур бәхет булган. Кеше кайчакта чит кешене түгел, үз күңелен дә аңламый. Гөлҗәннәт тә үзенең бүгенге халәтеннән бик риза. Ул бит сөйгәненең исән гәүдәсен күрә, сөю тулы карашын тоя. Аның исәнләшеп китүе генә дә Гөлҗәннәтнең гомеренә җитәрлек шатлык, сөенеч. Моны бары тик ул гына аңлый. Җәмилнең биргән исәнлеген сабыр гына елмаеп алган, карашы белән иркәләп калган Гөлҗәннәтне Җәмил аңлый.

Ходай тарафыннан үзеңә бирелгән гомер дәрьясын кичкәндә кеше язмышында нинди генә борылышлар, киртәләр, көтелмәгән вакыйгалар булмый. Алар да бер-берсен өзелеп яратып, мәңге-мәңге иңне-иңгә куеп озын матур гомер кичерербез, дип өметләнделәр. Бер-берсен башка кеше янында итеп уйларга да җөһрәт итмәделәр. Алар бер-берсе өчен яратылган ярлар иделәр. Ә шашып яратып кавышкан Гөлҗәннәт белән Җәмилгә икенче төрле мәхәббәт олы киртә булып, язмышларын икенче төрле язды да куйды.

Баштарак Гөлҗәннәт кабул итә алмады аны. Яшь иде, кызу иде. Күз яшьләрен күп агызды, үрсәләнде, бәргәләнде. Тормыш үзенекен итте: улын уйлап, Җәмилгә булган мәхәббәте хакына яшәргә үзендә көч тапты ул. Соңыннан шул елга бер җәй айларында Җәмилне күрү бәхетенә алданып яшәде. Шулай итеп гомере үтеп тә бара.

Бүген эшкә барырга да иртәрәк чыкты ул, эштән кайтканда да озаграк тоткарланды. Урамда очраган кешеләр белән дә иркенләберәк сөйләште. Юл уңаенда берничә урын өстендә ятучы авыруның хәлен белешеп чыкты. Тыкрыктан борылып үзләренең урамнарына кергәч, гадәттәгечә Гыйлменисаттәйгә юлыкты. Гыйлменисаттәй дә көне буе капка төпләреннән кермәде диярлек. Бүген бит дүшәнбе, июнь аеның сабан туй атнасына керделәр.

– Быел озакладылар, – диде Гыйменисаттәй, исәнлек-саулык алышу белән, – бер-бер хәл булмагандыр бит?

Гөлҗәннәт каян белсен, ул үзе дә Гыйлменисаттәйдән күңеленә ятышлы сүз ишетермен диеберәк уйлаган иде.

– Юктыр, Гыйлменисаттәй. Быел бит олы кызлары унберенче сыйныфны бетерәсе, шуңа тоткарланганнардыр, дигән булды Гөлҗәннәт, – үзенең дә шикләнүен сиздермәскә тырышып.

Гыйлменисаттәй Җәмилнең әнисе Хәмденисаның тутасы. Бик карт инде. Көннәрен капка төпләре янында үскән чаган астында үткәрә. Җәй буе бәбкә-чеби саклый. Җәй башы гына булуга да карамастан чырае каралып көйгән. Учка кысып йомарланган гәзит кисәгедәй йөзендә бер генә сызыксыз урын да юк. Ә күз дигәнен күз кабагы бөтенләе белән үк каплап бетергән. Гомер йомгагының соңгы сапламнарын сүтәдер бәлки, әмма күршеләренең йорт тоткасы шушы карчык. Сиксән җиде яшь-бәләкәй гомер түгел. Әмма акылы үз урынында, фикерләве дә дөрес. Мин картайдым инде дип түгел, балалары, якыннары гаме белән яши. Гөлҗәннәт белән Җәмил арасына керүенә дә бер генә дә кул куймады ул туганының. Хәмдениса белән ачуланышып бетте, тупсамны атлап кермә, диде. Әмма туган туган инде. Ел да шулай түземсезләнеп көтеп ала Хәмденисаны. Аның яратып әйтә торган сүзе: “Суган ачы булса да суган, туган начар булса да туган”. “Соң, шулай акылсызланып, менә дигән йорт-җирен ташлап, малай артыннан чыгып китмәсә ни булыр иде инде? Сез дә болай булып бетмәс идегез ичмасам. Мин дә бердән бер туганымны бер күрергә тилмереп утырмас идем, дип эчен бушата Гөлҗәннәткә.

Гөлҗәннәт белән сердәшләр алар. Сөйләшер сүзләре уртак. Менә бүген дә ул, Гөлҗәннәт янына килеп утыру белән меңенче кат сөйләнгән сүзләрне мең дә беренче тапкыр сөйләп китте:

– Хәмденисаны әйтәм, –диде ул җайлап утырып. Алай ук кыланырга түгел иде инде, үз күңеле өчен Җәмилен санга сукмыйча ничә кешене бәхетсез итте бит. Үз улым дигәч тә, аның йөрәге юкмени? Яшьтән үк аяусыз булды. Үз туганым булса да якламыйм.

Инде аның ачуланып, борчылып сөйләвен дә йөзенә карап кына аңлап булмый. Ә бәлки тавышының калтыранып китүеннән, тыны кысылып авазларның сызгырып чыгуыннан гына нык дулкынлануын искәрәсең, – Мин барысын дә булдырам, минемчә генә булырга тиеш, дип яшәде. Берәүгә дә юл бирмәде. Дуамаллыгыннан куркып кына кеше рәтеннән йөрттеләр. Сезнең туегызда да бит ул: Расхутлану гына инде, барыбер яшәтмим мин аларны” дип авыл сасытты.

Гөлҗәннәтнең ул чакларны һич искә төшерәсе килми иде.

– Булгандыр инде Гыйлменисаттәй, булгандыр. Бала балдан татлы бит, бердәнбер улын күңеле тартмаган кеше белән бәйлисе килмәгәндер, – диде ул уфтанып. Ул үзеннән бигрәк, карт кешенең борчылуыннан куркып Гыйлменисаттәйне бу турыда сөйләшүдән туктатырга тели иде. Әмма Гыйлменисаттәй аның соңгы сүзләрен тыңлап та тормады:

– Җәмил юньле ата баласыдыр шул, эчендә ут-ялкын янса да Хәмденисаның көен көйләп яши инде. Илле икедә турыфка киткән җиреннән Җәмилне күтәреп кайткан иде, минем улымның әтисе нәчәлник диде. Иренең беренче хатыны үлгәч, кемдер димләгән дә, шул җүләр холкы аркасында тора алмаган. Сезгә никах ходай тарафыннан укылган иде югыйсә. Шулай пар килгән идегез. Күпләр тормышыгызның болай килеп чыгуына Җәмилне гаепли. Җәмил бер анасына баш була алмады, ике бозауга кибәк аера белмәде, диләр. И-и, кызым, Хәмдениса сезне барыбер торгызмас иде. Җәмил шуны аңлады. Ниләр булып бетәр иде сезнең белән, алла үзе белә. Гыйлменисаттәй сөйли дә сөйли. Гөлҗәннәт аның калтыравык, өзек-өзек тавышы астында барыбер күңеле белән моннан егерме ел элек булган хәлләргә әйләнеп кайтты.

Хәмдениса улының Гөлҗәннәт белән йөрүен бер генә дә өнәмәде. Өнәмәү генә түгел белеп алгач, чыгырыннан чыкты.

– Мин сине шул килмешәкләр өчен бер ялгызым бөкеремне чыгарып кеше иттеммени”, диде ул, – Авылда бер егет бит син, шул кәнтәй көчек артыннан сөйрәлмәсәң, беткәнме сиңа юньле нәсел балалары. Ашымны ашамый, кияремне кими гүәрдиндәй итеп үстердем мин сине, каргасам каргышым тотар, дип ярсыды. Авылның йөзек кашы булырдай ирле-хатынлы укытучылар, Галим белән Әминәне һәм аларның бердән-бер кызларын ни өчендер яратмады ул. Алар турында сүз чыккан саен Хәмденисаның сүзе һәрчак әзер: Һи, пычагым, бер бөртек тавык-чебеш асрамаган ата ялкаулар бит алар, үкчәле түфли киеп ерак китеп булмый ул“.

Аның каравы, авыл халкы бик яратты күрше Колынлы авылыннан килеп урнашкан чибәр итәгатьле бу парны. Әллә шул бөеренә таш булып утырганмы Хәмденисаның. Ул бит үзе мәңге ачылмас караңгы чырайлы, тукмак борынлы, ”әйдә булгач булсын инде, миннән булсын яхшылык, дип ходай тарафыннан җәлләп кенә төртеп куелган, икесе ике якка караган, нурсыз күзле Хәмдениса бит. Итәгенә сыер тизәге катканга да исе китми торган, ферма сыерлары арасыннан ерак йөрмәгән авыл хатыны зыялы затларны кабул итә алмады.

Җәмил беренче һәм соңгы тапкыр әнисенең сүзеннән башка эш итте. Җиләктәй тулып пешкән Гөлҗәннәтне үзенә гомерлек яр итеп сайлады. Гөлҗәннәтнең шаян очкыннар сирпеп торучы чем кара күзләре, сөйләшкәндә дә елмаеп торучы чия кызыл иреннәр, шул иреннәр арасында җемелдәп китүче энҗедәй тешләр, ниндидер тарту көченә ия иделәр. Диңгезче егеткә чит илләрдә күп булырга туры килде. Гарәп кызларын, яһүд кызларын күрде ул. Әмма Гөлҗәннәттәй гүзәлне очратырга туры килмәде. Әкияти сылу аны үз авылларында көтеп торган икән. Хәмдениса әйткәндәй: күрде дә капланды да. Ә Гөлҗәннәтне Җәмилдәге тышкы матурлык кына түгел, эчке күркәмлеге дә тартты.

Җәмил әбисе тәрбиясендә үсте. Тәүлек әйләнәсе фермадан кайтып керә алмаган, сыер савучы булып эшләгән әнисен ул сирәк күрә иде. Колхоз эшеннән бушаган арада да Хәмдениса печәнен чапты, тиресен түкте, бакча сукалады. Бала тәрбияләүне ул баш-аягы белән әнисенә тапшырган иде. Бөтерчектәй бөтерелүче җилдәй җитез, һәр кылган гамәленә мәгьнә сала белүче бу уңган карчык үзенең бөтен уңай сыйфатларын оныгына сеңдерде. ”Ана хакы – тәңре хакы”, дигән асыл сүзләрне ул оныгына ике сүзнең берендә кабатлады. Шулай итеп Хәмденисада “әни” роле изгеләштерелде. Хезмәт срогын тутырып шунда, флотта эшкә калган, зур карьерага юл ачылган Җәмилнең әбисе үлеп киткәч авылга кайтып төшүенә дә Хәмденисаның тозлап-борычлап язган бер хаты җитте. Җәмилнең тиз арада җыенып караңгы бер авылга кайтып китүен җитәкчеләре дә аңламый калдылар. Аларга Җәмил зур өметләр баглаган кыйммәтле кадр буларак бик кадерле иде.

Мәхәббәтнең татлы шәрәбенә исереп озак юана алмадылар яшьләр. Хәмдениса тиз айнытты. Туйның икенче көнендә үк Гөлҗәннәт белән Җәмил йоклаган алгы якка дөп-дөп атлап килеп керде дә, баскан килеш кенә зур-зур утын түмәрләрен идәнгә ташлады. Алай да бу бәхетле парларның уяну исәбе юклыгын аңлагач, шалтыр-шолтыр буш чиләкләр белән мәш килде. Аннан соң:

– Көтү китә, сыер савылмаган. Килен, сыерны зарыктырма, – дип боерып чыгып китте. Бу инде аның Гөлҗәннәттән килен хезмәте таләп итүе иде. Үзләре сыер асрамаган укытучы гаиләсендә үскән Гөлҗәннәт елый-елый сыер саварга өйрәнде. Сыер җиленендәге сөтнең яртысы Гөлҗәннәтнең җиң эченә тулу сәбәпле, савылган сөт ким чыга башлады. Китте давыл, китте буран. Түзсәң түз, түзмәсәң егылып үл. Бу гауга, елау, күз яше, каргыш белән башланып Хәмденисаның идәнгә ятып авызыннан ак күбекләр чыгарып улавы белән төгәлләнә иде. Шушы хәлләрдән соң сыерны Гөлҗәннәт белән Җәмил икәүләп сава башладылар.

Килен хезмәте күрсәтү яңа мәктәпне бетереп, рәтләп дөнья да күрмәгән кыз балага җиңел бирелмәде. Классташлары аттестат алып укуларын дәвам итәргә, дип төрле шәһәрләргә таралдылар, ә ул җиң сызганып Хәмденисага хезмәт итәргә тиеш иде. Әмма ул зарланмады. Янында яраткан ире аны әкренләп ничек итеп кайнананың көен табарга өйрәтергә тырышты. Бүтәнчә була да алмый: Хәмдениса бу йортта ир-ат ролендә: әзер юылганны киеп, әзер пешкәнне ашап яшәгән кеше. Ә вакытсыз үлеме белән Җәмилнең кайтуына сәбәпче булган әнисенең әнисе, тирә-якта чисталыгы, булганлыгы белән дан тоткан чәкчәк пешерүче Бибихәдичә Хәмденисаны йорт тоткасы, мал табучы итеп күрде. Керен юды, йорттагы бөтен эшне эшләде, ул эштән кайтуга тәмле итеп ашарына пешереп торды. Һәрчак аның сүзен өстен куеп Җәмилне дә Хәмдениса сүзеннән чыкмаска өйрәтте. Гөлҗәннәт бу йортта яши-яши әкренләп үзен шул әби ролендә булырга тиеш икәнлеген аңлады. Баштарак Хәмденисаның сәер гадәтләре кабул итәрлек түгел иде. Ишегалдында яланаяк йөреп, Гөлҗәннәтнең керәч итеп юган идәнен таптап чыгу аңа берни тормады.

– Әнкәй, аягың белән тавык тизәгенә баскансың бит, идәнне пычратасың дигән сүзенә ул, ике дә уйламый:

– Үз өем – үз көем, миндә бер дәхелең дә юк. Мин сиңа “хур җегете” кебек ир үстердем. Син ятып минем табанымны ялап яшәргә тиеш, – дип җаваплады. Шулай да Гөлҗәннәт аның йомшак якларын тапкалады. Үзе җүнле-башлы ашарга пешерү рәтен белми торган Хәмдениса Гөлҗәннәт пешергән ризыкларны бик яратып ашый иде.

Бер көнне Гөлҗәннәт украин борщын пешерде. Башта бик исе китми генә: Чөгендер шулпасы пешердеңмени? дип килеп утырган Хәмдениса, үзе дә сизмичә, алагаемга умырып өч тәлинкә ашап ташлады. Ә шулай да: ”тәмле булган, рәхмәт” дигән сүзне әйтә белмәде.

Сентябрь якынлашу белән Гөлҗәннәткә мәктәптә пионервожатый урыны табылды. Ул сөенә-сөенә эшкә китте.

Хәмденисага бу да ошамады.

Кадалуның икенче төрле формасын тапты ул.

– Малларга ашатырга үзем генә җиткерә алмыйм, әнә Нәсимәнең килене төне буе сенаж ташый, көндез фермада эшли. Син көне буе мәктәптә арт сикертеп йөреп, әзрәк кулыңа тотып эш эшләр идең. Бер-ике капчык сенаж алып кайтсаң, мал куандырыр идең ичмасам, – диде.

Гөлҗәннәт өнсез калды. Ничек инде ул мәктәптә эшләгән башы белән төннәрен колхоз фермасына барып колхоз сыерлары алдыннан ризык урлап йөрсен. Берчакта да кайнанасы тарафыннан ягымлы сүз ишетеп яшәмәгән яшь хатын үзенә яклау эзләп рәнҗүле карашын иренә төбәде. Ә Җәмил гадәттәгечә эндәшмәде. Эндәшсә бетте.Һәр сүзгә бәйләнү ысулын таба торган Хәмдениса улының Гөлҗәннәтне яклап әйткән сүзен көтеп кенә тора да, күкерт кебек кабынып өйдә чын Герман сугышы оештыра. Көзләр бигрәк матур килде ул елны. Күптән андый чын әбиләр чуагы күргән юк иде. Кешеләр сөенә-сөенә бәрәңге алдылар, су буйлары гөрләп торды. Балалар су керде. Чип-чиста һавада пәрәвезләр очты. Ерактан балкып янган урманның балкышына күзләр камаша иде. Мәктәп дирекциясе алтын көннәрне кулдан ычкындырмады, балаларны көзге урманга экскурсиягә алып баруны оештырды. Экскурсиядә һәр чараның үзәгендә кайнаган Гөлҗәннәт кайтыр юлга чыккач әнисенәрәк елышты. Кәефе китебрәк торганын әнисе дә сизде.

– Кызым, ни булды сиңа? Төсең качкан кебек, – диде ул икесе генә калгач. Әминә апа кызының тормышы татлы калач түгеллеген белә. Иртән күрешү белән нидер сизенгән ана көне буе кызын күзәтте. Ул үзе дә, балалар, балалар, дип укучылар арасында кайнашса да, бала гына бит. Ниндие генә әле, үзсүзлесе, иркәсе, бердәнбере. Ул кызына ничек кенә ялынмады, ничек кенә аңлатмады. Кемнәрне генә мисалга китермәде. Юк, күндерә алмады. Яратам, дип күзе томаланган кыз, әти-әни сүзен тыңламый ялгышты бугай шул, ялгышты.

Чирләгәнен сиздерәсе килмәсә дә әнисе туп-туры сорагач, әйтми булдыра алмады иркә кыз.

– Әллә нәрсә, әни, күңелем болгана, күз аллары караңгыланып китә. Бер дә болай булганы юк иде, – диде Гөлҗәннәт.

Бу җаваптан дөнья күргән әни кеше ни дә булса аңлаганын белдертеп тормады, ә кичекмәстән медпунктка керергә кушты. ”Әйдә, үтәр әле, тамагым бик ачты, шуныкы гынадыр, диде Гөлҗәннәт әнисенең борчылуыннан куркып. Бу, өйгә кайткач та берничә тапкыр кабатланды. Бер атналап шулай интеккәч, Гөлҗәннәт медпунктка керде.

Фельдшер Зина аны бик игьтибарлап тыңлады да, тиз генә кан басымын үлчи торган аппаратын алып килде, эчләренә баскалап караганнан соң, йомшак кына елмаеп: “Гөлҗәннәт акыллым, бар өеңә кайтып Җәмилеңне сөендер, син авырлы”, – диде. Гөлҗәннәт Җәмилнең кайтуын чак көтеп алды.

Сөенече күзләреннән шаян очкыннар булып сибелгән Гөлҗәннәт капка тавышы ишетелү белән ишеккә ташланды. Аның исәбе Җәмиленең кочагына атылып тизрәк сөенчене җиткерү иде. Әмма ишектән керүче Хәмдениса булды: ”Нәрсә, күзеңне печәттәй киереп, йорт буенча чабып йөрисең? Эшең юкмы әллә?” дип Гөлҗәннәт артыннан ияргән песи баласын тибеп очырды. Песи баласы, мескен, әллә нинди кыргый тавышлар чыгарып чинады да, шул минутта ук гаеп булды. Өйалдындагы кровать астыннан ул икенче көнне генә чыкты. Кечкенә ак йомгак башта кроватька җәелгән җәймәне кыюсыз гына селкеткәләп карады, аннан идәнгә ятып өйалдын күзәтте. Шикле беркем дә күренмәгәч, тавыш биреп карады, әмма авыз кыймылдады, “мияу” дигән тавыш чыкмады. Ул тагын кабатлады. Бу юлы нечкә генә куркынган аваз чыкты, ул йомшак кына атлап идән буйлап ашарга эзләп савыты янына китте.

Гөлҗәннәт песи баласыннан да ныграк курыккан иде. Иренә ул зур сөенечен йокларга яткач, пышылдап колагына гына әйтте.

Гөлҗәннәтнең авырлы икәнлеге сизелгәч, чын тәмуг башланды.

– Барыбер торгызмыйм мин сезне, монда аксөяк үрчетеп ятырга. Тагын бер әрәмтамак. Әллә балага батып торып калырмын дип уйлыйсыңмы? – дип килененең бәгыренә төште кайнана. Мөмкинлек булган саен улына Гөлҗәннәтне хурлады. Елан ысылдагандай теш арасыннан зәһәр-зәһәр агуларын чәчкәнен Гөлҗәннәт үзе ишетеп торды. ”Ул бала синеке түгел, мәктәптә уйнаш итеп кайта”, дигән сүзләрдән дә тайчанмады ул.

Гаугалы йортта кот булмас, ди. Гөлҗәннәтнең бу өйгә кайтып керәсе килми интекте. Кайнананың көен табарга тырышулар барысы да кызган ташка су сибү кебек кенә булды шул.

Җәмил ике ут арасында калды. Бер якта җанын ярып җан иңдергән әнисе. Ул берничек тә Җәмилне килене белән бүлешергә теләми, малай аныкы гына булырга тиеш. Чөнки ул аның бердән бере. Ничек итеп аны чит бер кеше баласы белән бүлешергә! Икенче якта өзелеп сөйгән яры, аның әле туарга өлгермәгән баласы белән. Инде башкача бергә яшәү мөмкин түгеллеге ап-ачык.

Ничек итсә итте Җәмил, уллары туып, мал-туарга кышлык азык әзерләнгәч, Әлмәткә барып эшкә урнашып кайтты. Моны белгәч Хәмдениса үзен үзе белештермәс дәрәҗәгә килде. Һаман гаеплене Гөлҗәннәт дип тапты.

– Кара җылан, син генә котырттың баламны. Авылдан чыгып китәр нияте юк иде аның. Каргышым төшсен, күзеңнән яшь кипмәсен. Дөньяның бар пычрагы сиңа өелсен, дип ярсыды. Улымның башына гына җитмәсәң ярар иде инде. Кайлардан килеп чыккан афәт булдыгыз сез? дип очып кунды килененә.

Тирә-ягыннан очкан савыт-саба, бала чүпрәкләрен очкан җирдән генә тотып, алдагы тыныч, матур көннәрнең инде бик якын икәнен уйлап тешен кысып түзде килен кеше. Чыгып киткәндә Хәмдениса аларга йорттан сыңар калак та бирмәде. Хәер, Гөлҗәннәт аңа өметләнмәде дә, Җәмил дә сорамады.

Әлмәт – нефтьчеләр шәһәре. Аның күтәрелеп килгән мәлләре. Тирә күршеләр, урамда тыз-быз чабучылар- бар да яшьләр. Яшьлек шәһәренә зур өметләр белән якын-тирә авыллардан җыелган халык. Гөлҗәннәт тә яратып килде Әлмәткә. Күңеленең яшерен бер почмагында посып кына яткан татлы хыялы да әкрен генә кымырҗып үзен сиздереп куйды. Ул балачактан ук үзен ак халаттан, капрон оеклы аягына кара үкчәле түфли киеп, башында ап-ак күтәртелгән калфак белән, муенына фонендоскоп аскан итеп күз алдына китерә иде. Бәлки әле уллары Айбулат чирләми генә үсеп, Җәмил әйбәт кенә акча эшләп торса, ул хыялы да тормышка ашар, алла бирса. Аның да кулына бер һөнәр кирәк бит. Хыялы да чынга ашмас кебек түгел. Әмма күңелдәге юшкын тыныч кына яшәргә ирек бирми. Яраткан иренең газиз әнисен бер ялгызын ташлап чыгып китүдә Гөлҗәннәт үзен гаепле саный, шул аның бәгырен кимерә. Бер генә көне дә тыныч күңел белән үтми. Каргыш ишетеп үсмәгән җаны нәҗескә коендырылгандай коточкыч сүзләр белән пычранды бит.

Ни генә булса да, яшь күңелдә рия юк дигәндәй, үткәннәрне онытып, булганына канәгать итеп, алдагысына өметләнеп яшәп киттеләр. Иртән торып пешеренеп йөрүен бигрәк ярата Җәмиле: ”Таң йолдызым син минем“ – ди.

Каргышлы томанлы көннәреңне үзем булса да ямьлим әле дигәндәй Айбулат та ашыга-ашыга тәпи китте. Көннән-көн яңа һөнәрләре белән сөендерә. Әңкәйгә Җәмил дә шулай газиз, кадерле бит инде, дип улына мөкиббән китә яшь ана. Улы белән мәш килеп гомер үткәне дә сизелми. Караңгы елак көзләр ап-ак кышлар белән алышынды. Әммә алдагы көннәр бигүк матур булмаган шул. Яңа ел алдыннан командировкадан кайтышлый авылга кагылган Җәмил күңелсез хәбәр белән килде:

– Гөлҗәннәт, җыен. Бабай авыр хәлдә, район больницасына алып төштек. Бүген-иртәгә дип торалар, диде.

Гөлҗәннәт сыгылып төште. Уйга килгән, алга килми калмый, диләр. Күңеленең өзгәләнеп борчылуының сәбәбе менә шул икән.

– Йа Аллам. Әнкәй каргышы. Шул гына, ни өчен әтием, ни өчен хәзер үк? – дип иңрәп иренең күкрәгенә капланды ул.

Алар кайтканда әтисе өзелгән иде.

Итәгатьле, мәрхәмәтле әти-әни яшәгән, бердән-бер кадерле кыз үскән нурлы йорт берничә көн эчендә кара кайгыга уралып бушап, суынып калды.

Әкрен генә шыксыз көннәр, шомлы йокысыз төннәр белән алышынып торды. Җирдә тормыш дәвам иткәнен сиздереп саран гына кояш та караштыргалый башлады. Түбәләрдән нечкә генә сөнгеләр сузылды. Әле язга шактый бар. Ни өчендер умырзаялар шытып чирәмнәр башын төртсә, әнисе хәлләнер кебек Гөлҗәннәткә. Балан чәчкәләрен бик ярата бит аның әнисе. Чишмә буена алып төшәр иде ул аны. ”Чишмә итәгенә басып куш учлап чишмә суы эчәргә иде”, ди бит үзе дә.

Иренең үлемен бик авыр кичергән Әминә урын өстенә егылган иде. Кызының ярдәменнән башка ялгызы торып калуны күз алдына да китермәде.

– Кызым, бу кайгыларым белән бер ялгызымны калдырып китмә инде, – диде ул. Аны калдырып китү башына да килмәгән иде югыйсә Гөлҗәннәтнең.

– Юк, юк, әни, ни сөйлисең? Мин барыбер эштә түгел бит. Әлмәт ерак түгел, Җәмил дә кайтып йөрер, – дип тынычландыра әнисен Гөлҗәннәт. Ул аны бер генә минутка да ялгыз калдырмаска тырышты.

Әминә бик авыр савыкты. Ирен югалту башына да килеп карамаган хатын саргаеп кипте. Тамагыннан ризык үтмәде. Май бәйрәмнәренә генә аякка басты ул. Ләкин, инде Хәмдениса карчык Гөлҗәннәткә икенче төрле сюрприз әзерләп куйган иде бу вакытка. Мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән, хәл белергә кергән Гамбәрия апа әйтте яңалыкны. Бу хәлне әнисен карап яткан Гөлҗәннәт тә, көн аралаш кайтып йөргән Җәмил дә, беркем дә белми калган. Хәмдениса мал-туарын саткан да, ишеген шартлатып бикләп Әлмәткә, улының малосемейкасына барган да утырган.

Авыл халкы “ах” итте. Хәмденисадан теләсә нинди этлек күреп ияләшкән авыл монысын ук көтмәгән иде.

Ишеткәч, әниле-кызлы ни уйларга да белмәделәр. Бары тик Әминә генә ниндидер саңгырау тавыш белән: “Ярар, кызым. Хәерле каза булсын”, дип кенә әйтә алды. Гамбәрия апа, кергәндә үк нидер булганын сиздереп ярсып кергән кеше, үзен чак кына да тыеп тора алмады:

– Ни сөйлисең син Әминә? Сиксән яшьлек карчыклар шикелле «хәерле каза» дип монда, казаның кайчан хәерле булганы бар? Хәмдениса хак та “аяклы каза” инде ул. Аннан юньлелек көтү шайтаннан-шәфкать көтү белән бер, ди минем әни. Менә шул. Күрә торып шуның белән бәйләдегез бит бердән-бер кызыгызның язмышын. Җәмилен әйтер идем инде, арыш боламыгы”.

Әминә өметсезлеген, бер бөртек баласы язмышы өчен зур хафага төшүен сиздермәскә тырышты:

– Җәмилне гаепләргә ашыкма әле Гамбәрия. Без дә берни эшли алмыйбыз. Мин ярымгарип, Гөлҗәннәтнең кулында сабый. Начар уйлар уйлаганчы Җәмилнең кайтуын көтик, – диде.

Алар гаиләдә сигез кыз үстеләр. Әминә баш бала. Сеңелләре туган саен әтисе малай көтте. Әмма хатынын гаепләп, дөньяны каргап җөй дә белгертмәде ата кеше. Ә инде кызлары үсеп кул арасына керә башлагач алар әтиләренең горурлыгына әйләнделәр. ”Минем кызларым һәрберсе кайберәүләрнең биш малайларына торырлык“, дип мактана иде. Әниләре исә кызлары үсеп буй җиткәч: ”Җүнле кызга үз авылында хуҗа табыла“ дигән фикерне сеңдерде. Чөнки авылда бер-берсен беләләр. Кемдер турында сүз чыкса “О-о ул бит фәләннәр нәселе”, дип бәя куела. Ни гаҗәп, сигез кызның сигезе дә авылларында үзләренә тиң парны таптылар, гөрләтеп яшәп яталар. Әтиләре гүр иясе булгач, якын-тирә авыл-шәһәрләргә таралган сигез кияү сигез яктан әбиләрен үзләренә чакырды, әмма әби кеше итәгатьле генә итеп җавабын бирде: ”Ярты авыл туганнарым, кардәшләрем. Ярдәм сорасам беркем каршы килмәс. Үз акылым белән үз аягымда йөргән чакта атагыз белән төзегән нигезне таркатасым юк”, диде. Чынлап та, аның өстәленнән ризык өзелгәне, капкасының ябылып торганы юк. Аның ак күңелендә капкасын ачып килеп кергән һәркем өчен урын табыла торды, ризыгы пешә торды, тәмле теленнән ягымлы сүзе агыла торды.

Гөлҗәннәт күзен тәрәзәдән дә алмый Җәмилне көтте. Ул язмышының мондый борылышын күзалдына да китермәгән иде бит. Әле алар сөю-сөелүнең юньләп тәмен татырга да өлгермәделәр, ә инде аерылышу исе сизелә. Ничек була соң бу? Шулай итеп Хәмдениса аларның мәхәббәтенә ноктаны инде ныклап куйдымени? Ул ничек кенә теләсә дә аның ярдәменә мохтаҗ әнисен ташлап китә алмый бит, киткән очракта да инде Әлмәткә Хәмдениса янына бара алмый.

Берничә көннән Җәмил кайтты. Аптыраудан, гаҗизлектән ул гадәттәгедән дә азрак сөйләште. Гөлҗәннәт үзенең ышанычлы яклаучысы итеп тойган ирен таный алмады. Ул таркауланып югалып калган иде. Айбулатны кочаклаган килеш ишекле-түрле йөрде дә йөрде. Гөлҗәннәт бертуктаусыз елады.

– Нишлибез, Гөлҗәннәт, Синдә дә әни, миндә дә әни, – диде ул капыл гына. Мондый очракта ир-ат кеше дилбегәне үз кулына алыр иде. Өмет тулы күзләрен үзенә текәп торган, сабыйлыктан яңа аерылган яшь хатынга биргән соравы бик тә урынсыз чыкты. Ул аны үзе дә аңлады. Әмма сүз инде әйтелгән. Шулчак әллә нәрсә булды. Җир шары кире якка әйләнә башладымы? Әллә Гөлҗәннәтне дөньяның җил-давылыннан саклап-яклап торган дивар җимерелдеме? Ул таянып килгән таягын төшереп югалткан сукыр карт кебек чайкалып китте. Егылып китмәс өчен килеп ишек яңагына сөялде. Җәмил алай дияргә тиеш түгел иде бит. Монда ир кеше башка юл табарга тиеш иде.

”Их син, Җәмил! Җәмил!” Гөлҗәннәт әкрен-әкрен үзен кулга алды. Яшь хатын үзе тарафыннан дөрес дип кабул ителгән җавабын чытырдап кибеп аңкавына ябышкан телен кыймылдатып көчкә бирде.

– Җәмил, мин әниемне бу хәлдә калдырып китә алмыйм. Анда баргач та мине нинди тормыш көтәсе билгеле, ә әңкәй безне барыбер яшәтмәс инде. Алдагы тормышыбызны язмыш үзе күрсәтер, син анда, мин монда яшик әле.

Гөлҗәннәт үзенең үпкә-рәнҗешен дә сиздермәде, улының язмышын да калкан итеп япмады. Бәлки ул менә нәкъ шул мизгелдә сабыйлыктан атлап чыккандыр. Үзен әнисе һәм гөнаһсыз сабые өчен яклаучы булуын таныгандыр. Ходай аңа күркәм сабырлык бирде. Шул сыйфаты аны шушы көнгә кадәр озата йөрде. Бәлки аңа шул сабырлыгы бердән бер мәхәббәтен саклап калырга комачаулагандыр? Бәлки сабыр булмаска кирәк булгандыр?

Бер урнашкач Җәмил авылга кире кайтмады, дүрт тапкыр өйләнде. Хәмдениса улын саклап ятты. Киленнәрнең берсен дә ошатмады.

Әнисе инвалидлык алып эштән туктагач, Гөлҗәннәт тә Әлмәткә барып, икенче квартирага урнашып фельдшерга укыды. Җәмил белән очрашып, бергә кайтып-китеп йөрделәр. Әммә Гөлҗәннәтнең Хәмдениса янына аяк атлап керәсе килмәде инде.

Җәйләр җиткәч, машинага төялешеп авылга кайта торган булып киттеләр алар. Ел саен Җәмил белән рәттән “Москвич”ның түренә утырып кайтты Хәмдениса, ә арттагы утыргычта балалары белән килене кайта иде.

Гыйлменисаттәй белән сөйләшеп утырып кичтән соң гына кереп ятты Гөлҗәннәт. Ә күзгә барыбер йокы эленми. Эзлекле уйларын бүлеп авыл урамы буйлап үткән һәр машина тавышына колак сала ул.

Ә Җәмил иртүк торып гаиләсен алып юлга чыкты, авылга. Аны бит авылда таң кызы булып күңеленә кергән, гомере буе тугры булып, аны, бары аны гына өзелеп сагынучы беренче һәм соңгы мәхәббәте көтә.

Шигырьләр

	Уйлану
             
                Язмышлардан юк бит узмышлар,
                Маңгаема язмыш язылган.
                Нәрсә күрдем мин бу  дөньяда?
                Ә бит инде яшәп арылган.

               Арымаска, җирдә яшәргә
               Табасы иде яшәү тамчысын.
                Үзгәртәсе иде язмышларның, 
               Ялгышларның барын-барчасын.

               Язмышымның юлы томанлы,
               Күрәсе иде алды бер чаткы.
               Чәчләремә көмеш нур сибеп
               Картлык килеп ишегем какты.
 
                   СИҢА

 Барып кайтам яннарыңа
 Уйларымда.
Тибрәтәмен исемеңне
Җырларымда.

Сиңа гына сөйләр өчен
Эзлим сүзләр.
Сине күрсәм бу йөрәгем
Ничек түзәр?

Түзәр йөрәк кайтыр булсаң
Бу шатлыкка.
Минем сөю-сәгадәтем
Сабырлыкта.

              ӘҢКӘЕМӘ

Ун балаңның күпме хәсрәтеннән
Бәгыръләрең телгәләнгәндер.
Яшьсез, өнсез генә елый идең,
Үзәкләрең өзгәләнгәндер.

Чиксез кайгы-хәсрәт кичеп яшәп
Кыяфәтең горур, саф калды.
Чәчләреңне генә гомер көзең
Саф көмештәй ак төскә манды.

Дисбе тартып, көръән-китап тотып
Төшләремә әлдә керәсең.
Сабырлык һәм пакълек символыдай
 Мине кисәтәсең , күрәсең.

Бу дөньяда яшәү газап диеп
Бигрәк дөрес әйткәнсең икән.
Җир йөзеннән әрнеп газапланып
Рәхәт күрми киткәнсең икән.

Балаларың бәхетен күреп
Яшәрмен дип өмет иттең син.
Яшең йотып эчкә язмышыңда
 Алсу таң атуын көттең син.

Өметләнеп күпме яшәп була
Аның да бер чиге була шул
 Кабереңдә үскән ак каенны сыйпыйм
Мине аңлый ахры бары ул.
 
          ТОРЫШЫМ

               Җыр

Туган ягым, туган төбәгем лә
Бакчаларың гөлгә күмелгән.
Әрем исле сукмакларың буйлап 
Ничә кайтып, ничә кителгән.

Көзге моңнар, язгы ташкын булып
Күңелемдә һәрчак Торышым.
Күрми торсам көннәрем төн була,
Чәчәксез гөл кебек тормышым.

Яңа пешкән икмәк исе килә,
Сулар һаваларың шифалы.
Ак каеннар,зифа наратларың 
 Бер күрүдә гашыйк булмалы.

              ТУГАН   НИГЕЗ

Бик күптәннән сине ташлап киттем,
Хыянәтчел ташлау түгел лә.
Исләремә төшсә ул чакларым 
Ихтыярсыз яшьләр түгелә.

Кайтам ел дә туган нигеземә
Көткәннәрем күрше апалар.
Кайттыңмы дип чын күңелдән сөенеп
Зур кунактай каршы алалар.

Кемнәр бар да кемнәр юк икән шул,
Күрше кызы каршы йөгерә.
Мин киткәндә тәпи баскан малай
Үзе әнә уллар үстерә.

Алмашына буын кайткан саен
Бер үзгәреш була күршедә.
Туганнары сөенеч,ә үлгәннәр
Тагын яра минем күңелгә.

                 МОҢАЮ

Кайчакларда елыйм, кайчакларда
Бәгыремнән моңнар түгелә.
Син киткәндә тулып пешкән балан
Кабат чәчәкләргә күмелә.

Баланнардай язмыш,ачы язмыш
Яшьлектәй саф бары чәчәге.
Үкенечле язмыш,ачы баланнардай,
Мәхәббәтнең юк киләчәге.

Ургып чыга хисләр ни файда бар,
Үкендең ни үкенмәдең ни.
Парсыз сандугачлар моңлы була,
Минем язмыш шул түгелмени?

                    ӨМЕТ

Сиңа гына диеп җыйган идем,
Чәчәкләрем шиңде кулымда.
Өзелмәсен иде өметем, сөю тулы
Ике күзем кайтыр юлыңда.

Ике яклап ак каеннар үскән
Басу капкасына тикле ул юлның.
Кайтыр диеп көндә чыгып карыйм
Көтә-көтә көтекләр булдым.

Каен арасыннан кайтыр юлың
Сары сагышларга күмелде.
Сиңа җыйган чәчәкләрем шиңде,
Ә өметем тагын өзелде.

Бер сүз җитә минем ул өметне
Мәңге өзелмәслек итәргә.
«Көт», дип хәбәр җибәр, мин бит риза
Гомерем буе сине көтәргә.

            КИЧЕРЕРМЕ,  ХОДАЙ?

 Берәүләрнең ходай тәгалә
Язмышларын күмә гөлгә.
Ә берәүләр коеналар
Күз яшендә көн дә.

Яши белми яшиләрме
Киткән мәллә ялгыш хата?
Шул хатаның әҗерләре
Әллә газап булып кайта?

Күзләрендә кипмәс яше
Бер сүз әйтсәң түгелер күк.
Сагыш белән тулган йөрәк 
Шул бер сүздән тетелер күк.

Бәхетләргә тиенеп яшәү 
Эләккәне анны күрми.
Горурлыгы комачаулап
Бу мескенгә сәлам бирми.

Дөньялыкта һәркемнең дә
Онытма сынау үткәнен.
Вакыт суккач һәркемнең дә
 Ходай катына күчкәнен.

Тәккәберлек, хөсетлекне,
Кичереме ялгышларны?
Бу дөньяда дөрес яшик
Алмыйк дускай,каргышларны.

                       РӘНҖЕТМӘ

Рәнҗетмә минем  болай да
Яралы күңелемне.
Белмәдеңме синең алда
Гаепле түгелемне?

Ялгыш микән,язмыш микән
Сине үземә иш итү.
Бигрәк авыр сөйгәнеңнән
Ялган сүзләр ишетү.

Кичерер микән,дисең ахры,
Күңелем белән сизәм.
Яратканым өчен генә
Барысына да түзәм.

Сизәмен бит, сөясең син 
Сөюең күзләреңдә.
Ник саласың мине шулай
Гел сагыш күлләренә.

               МИН ҮЗЕМЧӘ ЯШИМ

Яраклаша алмыйм мин тормышка,
Әллә тормыш мине аңламый.
Мин үземчә яшим киреләнеп
Дөнья кушканны һич санламый.

Минем вөҗүд башка оеткыдан
Күзгә туры карап сөйләшәм.
Ялагай һәм ике йөзлелзрне
Күрә алмыйм ,шундук читләшәм.

Яраклашып яши белүчеләр
Моны бик тиз сизеп алалар.
Җайлы-җайсыз әйтеп куймасын,дип
Минем яннан тизрәк таялар.

Яраклаша белмим, теләмим дә,
Нигә әле куркып яшәргә?
Нигезсез сүз белән кеше күңелен 
Рәнҗетмәсәм миңа шул җитә.

                      МОҢ

Моңнарга уралып дөньяга килгәнмен,
Җиһаннан бары тик моң өмет иткәнмен.
Моңнардан үрелгән бишектә тирбәлеп
Атасы таңнардан бары моң көткәнмен.

Сандугач таңнарда ялгызы җыр суза.
Күңелемә бөркелеп,ургылып моң тула.
Ялгыз ай, йолдызлар яктырта тын гына
Төнемне чорныйлар җырларга,моңнарга.

Чишмәләр челтерәве, дәрьялар иңрәве
Сихри бер аһәңдәй сирпелә күңелгә.
«Мәхәббәт»дигән нур әверелеп бер моңга
Ташкындай ашкынып җаныма үрелә.

Күземә моң иңгән,телемнән моң тама,
Чәчләрем әйтерсең моң тулган ак кылган.
Хыянәт итмичә язылган язмышка
 Мин торам бары тик моңнардан.

            МӨСЛИМ ТАҢЫ

                  җыр

Алсуланып таңнар ата
Кояш назлап үтә тауларын.
Иркәләнеп кенә Ыгы ага
Саф көмеш су юа ярларын.

Көтү агыла яшел болыннарга
Икмәк белән тулган кырлары.
Кешеләрнең йөзенә бәхет тулган
Изге максат бары уйлары.

Аналарның назлы карашында
Балкып кала күңел ямьнәре.
Агайларның сабыр гапләрендә
Мөслимемнең күркәм гамьнәре.

Төпле акыл һәм ышаныч белән
Алга бара белә Мөслимем.
Бүгенгесе матур киләчәге
 Гөлләргә тиң газиз җиремнең.

Яши Мөслим, чәчәк ата Мөслим
Яулыйсы үрләрең алда.
Гасырларның ышанычы,өмете
Чагыла күк бүген анда.

КАЙТЫРСЫҢ БЕР

Кайтыр юлың тузанлы юл,
Җәяр идем ак җәймәләр.
Колай җәеп йөгереридем
Сагынып кайта дисәләр.

Кайтыр юлың чишмә юлы
Таңда төшәм чишмәләргә.
Җаен гына көтеп торам
Шул чишмәгә килгәләргә.

Кайтыр юлың ерак еллар 
Кайтмасаң да көтеп торам.
Бер кайтмаса бер кайтыр дип.
Шул елларны ашыктырам.

СИНСЕЗ ЯШӘГӘНМЕН

Шашып-ярсып йөгердем дә
Кочагыңа атылдым.
Ничек синсез моңа кадәр
Алсу таңнар аттырдым.

Ничек синсез моңа кадәр
Яшәдем бу җиһанда.
Сүнгән өметем яңара
Дөньяда син булганда.

Ничек синсез  яшәгәнмен.
Янды өмет чаткысы.
Бар җиһанга аваз салам:
Синдә яшәү яктысы.

Авылым Торыш

Сагынам сине кайтыр идем
Әмма синнән тамырым өзелгән.
Кайтсам әгәр колач җәеп
Каршы ала күрше-күлән.

Маңгаема язылган шул
Синең белән бәйле язмыш.
Минем өчен гүзәл почмак
Изге урын авылым Торыш.

Минем өчен генә үскән
 Урманыңда алсы гөлләр.
Гөлләр арасында итеп,
Синдә итеп күрәм төшләр.

Төшләремдә кайтып киләм,
Чишмәләргә төшәм көн дә.
Җәннәт почмагыдай хозур
Сагыныр шул сине кем дә.

УРМАНЫМ

Урманкаем, һәрбер куагыңда
Сайрар кошлар бала чыгара.
Килдем тагын ничә еллар узгач
Балачак хәтирәм яңара.

Кимсенүле хисләр биләп алса
Кил,юатыйм үзем ,дигәндәй.
Бакча башындагы серле урман
Чакыра иде кул изәгәндәй.

Син юаттың мине, "Түз, балам" дип,
Җиләкләрең белән сыйладың.
Яшел аланыңда гөлләр җыйдым
Кошлар сайрауларын тыңладым.

Китә алмам ахры ташлап сине,
Бик сагындым сине урманым.
Сиңа киле сыенып елаган күк
Булмады шул бушана алганым.

Туган йорттай мәрхәмәтле булдың
Авыр чакта синдә юандым.
Шул чакларны уйлап сагышланып,
Ничәнче кат инде урадым.

СИН ДӘ ЯН!

Төшләреңә бер керәсем килә,
Яндырасым килә тагын бер.
Яндырасым утсыз көйдерәсем
Сөйдерәсем килә тагын бер.

Сөю учагына салдыңда син,
Өтеп -өтеп алдың бәгырне.
Ник мин генә янам өзгәләнәм,
Бу халәтем сиңа кирәкме?

Ник мин генә янам, син дә бер ян,
Төшләреңә килә керәсем.
Уятасым килә сөюеңне
Янганыңны килә күрәсем.

 Челтерәпләр аккан ай чишмәнең
Буйларында чәчем тарадым.
Өзелепләр ките ай бәгырем,
Бигрәк серле итеп карадың.

Яратумы,әллә үкенүме.
Язмышларны юллар аерды.
Парлап очар өчен яратылган
Канатларны җилләр каерды.

Гашыйкларның бергә кавышуына
Чишмәләр бит шаһит чишмәләр.
Чишмә буйларында чишмә җыры
Күңелемне мәңге телгәләр.

ГОМЕРНЕҢ БЕР МИЗГЕЛЕ

Мин бит инде сине күптән беләм,
Мин бит сине күптән яратам.
Көтеп алам синең килүеңне,
Үпкәләсәң үзем юатам.

Син хәйләкәр: янып-көюемне
Аңласаң да һич сер бирмисең.
Әмма карашыңның упкынында
Укыйм бер сүз: "Мине сөй", дисең.

Яратмаслык Кеше түгел шул син
Ә шулай да әллә кем түгел.
Ничек бар син,мин бит шулай сөям
Колачладың күңелем түрен.

Без бит инде хәзер яшьләр түгел.
Сабыр бит без, көтә беләбез.
Баш югалтып онытылыр чакта
Хаталардан өркеп түзәбез.

Мизгелләрне гасыр итәр идем,
Күрер идем ярсуын диңгезнең.
Синең кочагыңда бер минутлык мизгел
Иң кадерле чагы гомернең.

ӘНКӘМ БӘЙЛӘМ БӘЙЛИ

Кичләр җитсә әнкәм бәйләм бәйли
Җайлап мич янына утырып.
Өйдә җылы ,моңсу күңеллелек,
Тышта буран улый котырып.

Әңкәй көйли «Сак белән Сок» бәетен
Аннан күчә «Таһир Зөһрәгә».
Гасырлардан хәбәр китерә күк
Буран килеп кага тәрәзгә.

Йосыф-Зөләйхалар искә төшә,
Кайтып төшәм бала чагыма.
Әнкәемнең йомшак мәкамендә
Гасырлар кайтавазы чагыла.

Шундый назлы,йомшак тавыш белән
Көйләгәндер бәлки Зөһрәләр
Әби-бабайлардан калга моңнар
Бәгыръләрне кисә-теләләр.

Бүленер күк әкияти бу мизгел,
Тыңлыйм анны мин тын да алмый
«Таһир-Зөһрә», «Сак-Сок» аша Әнкәй
Үткәннәрне бүгенгә ялгый.

ЯРАЛЫ ШУЛ БЕЗНЕҢ ЙӨРӘК

Ялары шул безнең йөрәк
Туганда ук шулай туган.
Шул яралар һич төзәлми,
Әрни алар, сыкрый һаман.

Яраланган йөрәк белән
Безгә яшәү бик җиңелме?
Сабыр төбе - сары алтын,
Дигәннәрен белмибезме?

Нишләсәң дә авырткан җир
Иң беренче килеп бәрелә.
Бәрелә дә чарасыздан
Үзәкләребез өзелә.

Чорлар авазы да кагыла,
Читләрнең ялгышлары.
Уйламый әйткән сүзләре,
Һәм усал карашлары.

Дөнья булгач ул ваклыклар
Булырга да тиештер.
Әмма йөрәк алай дими,
Кабул итми нишләптер.

Асыл затлар китә тора
Йөрәген тотып егылган.
Әйтерсең яу кыры монда
Туктаусыз ук атып торган.

Әйләнергә иде яшьлектән

Сагынып яшим яшьлегемне,
Өзелеп искә төшә иртә-кич.
Бәпкә саклап үскән су буйлары
Юкәлекләр истән чыкмый һич.

Ялгыш төндә кемдер гармун сузса,
Йокым кача торам сикереп.
Гармуннарны бездә генә шулай
Матур уйныйлар ич өздереп.

Алма исе аңкып торган урам,
Мәрҗән сипкән кебек төнге күк.
Тәпи атлап киткән чирәмнәрең
Келәм кебек тора күпереп.

Их кайтырга идее балачакка,
Әйләнергә иде яшьлектән.
Чәчләргә бәс кунган. Үткән Гомер
Яулык болгый кебек офыктан.
ӨМЕТ
Сиңа гына диеп җыйган идем,
Чәчкәләрем шиңде кулымда. 
Өзелмәсен иде өметем, сөю тулы 
Ике күзем кайтыр юлыңда.
Ике яклап ак каеннар үскән, 
Басу капкасына тикле ул юлның. 
Кайтыр диеп көн дә чыгып карыйм 
Көтә-көтә көтекләр булдым.
Каен арасыннан кайтыр юлың 
Сары сагышларга күмелде. 
Сиңа җыйган чәчкәләрем шиңде, 
Ә өметем тагын өзелде.
Бер сүз җитә минем ул өметне 
Мәңге өзелмәслек итәргә. 
"Көт", дип хәбәр җибәр, мин бит риза 
Гөмерем буе сине көтәргә.

МОҢАЮ
Кайчакларда елыйм, кайчакларда 
Бәгыремнән моңнар түгелә. 
Син киткәндә тулып пешкән балан 
Кабат чәчәкләргә күмелә.
Баланнардай язмыш, ачы язмыш 
Яшьлектәй саф бары чәчәге. 
Үкенечле язмыш ачы баланнардай 
Мәхәббәтнең юк киләчәге.
Ургып чыга хисләр ни файда бар 
Үкендең ни, үкенмәдең ни. 
Парсыз сандугачлар моңлы була, 
Минем язмыш шул түгелмени.

МИН  ҮЗЕМЧӘ ЯШИМ
Яраклаша  алмыйм мин тормышка,
Әллә ормыш мине аңламый.
Мин үземчә яшим киреләнеп,
Дөнья кушканны һич санламый.
Минем вөҗүд башка оеткыдап,
Күзгә туры карап сөйләшәм. 
Ялагай һәм икейөзлеләрне 
Күрә алмыйм, шундук читләшәм.
Яраклашып яши белүчеләр 
Аны бик тиз сизеп алалар. 
Җайлы-җайсыз сүз ычкындырмасын дип 
Минем яннан тизрәк таялар.
Яраклаша белмим, теләмим дә, 
Нигә әле куркып яшәргә. 
Нигезсез әйтеп кеше күңелен 
Яраламасам миа шул җитә.

ӘЙЛӘНЕРГӘ ИДЕ ЯШЬЛЕКТӘН
Сагынып яшим туган авылымны,
Өзелеп искә төшә иртә-кич.
Бәәкә саклап үскән су буйлары
Юкәлекләр истән чыкмый һич.
Ялгыш төндә кемдер гармун суза
Йокы ача, торам сикереп.
Гармуннарны бездә генә шулай
Матур уйныйлар күк өздереп
Алма исе аңкып торган урам, 
Мәрҗән сипкән кебек төнге күк. 
Тәпи атлап киткән чирәмнәрең 
Келәм кебек тора күпереп.
Их кайтырга иде балачакка, 
Әйләнергә иде яшь чактан. 
Чәчләргә бәс кунган. Үткән гомер 
Яулык болгый кебек офыктан.

МӨСЛИМ ТАҢЫ
Алсуланып таңнар ата,
Кояш назлап үтә тауларын.
Иркәләнеп кенә Ыгы ага.
Саф көмеш су юа ярларын.
Көтү агыла яшел болыннарга,
Икмәк белән тулган кырлары.
Кешеләрнең йөзенә бәхет тулган,
Изге максат бары уйлары.
Аналарньң назлы карашында 
Балкып кала күңел ямьнәре. 
Агайларның сабыр гапләрендә 
Мөслимемнең күркәм гамьнәре.
Төпле акыл белән ышанычлы итеп 
Алга бара белә Мөслимем.
Бүгенгесе матур киләчәге
Гөлләргә тиң газиз җиремнең
Яши Мөслим, чәчәк ата Мөслим
Яулыйсы үрләрең алда!
Гасырларның ышанычы, өмете
Чагыла күк бүген анда.

ӘҢКӘМ БӘЙЛӘМ БӘЙЛИ
Кичләр җитсә әңкәм бәйләм бәйли, 
Җылы мичкә терәлеп утырып. 
Кышкы кичнең аның шул бит инде, 
Тышта буран улый котырып
Әңкәй көйли "Сак белән Сок" бәетен, 
Аннан күчә “Таһир-Зөһрә”гә.
Гасырлардан хәбәр китерә күк
Буран килеп кага тәрәзгә.
Йосыф-Золәйхалар искә төшә, 
Кайтып төшәм бала чагыма. 
Әнкәемнең йомшак мәкамендә 
Гасырлар кайтавазы чагыла.
Шундый назлы, йомшак тавыш белән 
Көйләгәндер бәлки Зөһрәләр. 
Әби-бабайлардан калган моңнар 
Бәгырьләрне кисә-теләләр.
Бүленер күк әкияти бу мизгел, 
Тыңлыйм аны мин тын да алмый. 
"Таһир-Зөһрә, " "Сак-Сок" аша әңкәй 
Үткәннәрне бүгенгә ялгый.

МИН ЯРАТАМ СИНЕ ҺАМАН ДА
Гомер үткәненә сагышланып
Күзләреңә синең багам да. 
Элеккечә, унсигездәгечә. 
Мн яратам сине һаман да.
Шашкын язлар килсә иләсләнеп, 
Яшьлек дәрте белән янам да.
Бәсләр кунган чәчләреңне сыйпыйм
Мин яратам сине һаман да.
Кар өстендә меңәрләгән эзләр
Аасында эзең табам да.
Саф хисләрем энҗе карлар кебек.
Мин яратам сине һаман да.
Карашыңны чәчкә күзләреннән тоям
Икәү йөргән зәңгәр аланда.
Җәйләр җитсә яшьлек кайтыр кебек, 
Мин яратам сине һаман да.

БӘХЕТ ТЕЛИМ УЛЛАРЫМА
Бәхет телим улларыма: 
Күкләре гел аяз булсын. 
Яшь бөредәй хисләренә 
Явыз куллар орынмасын.
Шөкер, балалык чаклары 
Минекенә охшамады. 
Тәүге баскан адымнары 
Күз яшеннән башланмады.
Кар-бураннар, җил-давыллар 
Очрамасын юлларында. 
Дип көн саен таң атканда 
Бәхет телим улларыма.

ЯЛГЫШЛЫ ЯЗМЫШ
Язмышлардан юк бит узмышлар 
Маңгаема язмыш язылган. 
Нәрсә күрдем мин бу дөньяда 
Ә бит инде яшәп арылган.
Арымаска, җирдә яшәргә 
Табасы иде яшәү тамчысын. 
Үзгәртәсе иде язмышларның, 
Ялгышларның барын-барчасын.
Язмышымның юлы томанлы 
Күрәсе иде алда бер чаткы. 
Чәчләремә көмеш нур сибеп 
Картлык килеп ишегем какты.

***
Барып кайтам яннарыңа
Уйларымда.
Тибрәтәмен исемеңне 
Җырларымда. 
Сиңа гына сөйләр өчен 
Эзлим сүзләр. 
Бу йөрәгем сине күрсәм 
Ничек түзәр.
Түзәр йөрәк, кайтыр булсаң 
Бу шатлыкка.
Минем сөю-сәгадәтем
Сабырлыкта.

***
Җырлама кызым, җырчылар 
Бәхетсез була диләр. 
Сагышлары күңеленә 
Моң булып тула диләр.
Бу сүзеңдә әңкәй-бәгърем 
Бәлки хаклык булгандыр. 
Моңлы булып үстем мин дә 
Ходай шулай язгандыр.
Баласына кайсы ана 
Юрый соң бу язмышны. 
Күкрәк тутырып җырлап кына 
Таратамын сагышны.

ӘҢКӘЕМӘ
Ун балаңның күпме хәсрәтеннән 
Бәгырьләрең телгәләнгәндер. 
Яшьсез, өнсез генә елый идең 
Үзәкләрең өзгәләнгәндер.
Чиксез кайгы-хәсрәт кичеп яшәп 
Кыяфәтең горур, саф калды. 
Чәчләреңне генә гомер көзең 
Саф көмештәй ак төскә манды.
Дисбе тартып, көръән – китап тотып 
Төшләремә әл дә керәсең. 
Сабырлык һәм пакьлек символыдай 
Мине кисәтәсең, күрәсең.
Бу дөньяда яшәү газап диеп 
Бигрәк дөрес әйткәнсең икән. 
Җир йөзеннән әрнеп газапланып 
Рәхәт күрми киткәнсең икән.
Ун балаңның бәхетләрен күреп 
Яшәрмен дип өмет иттең син. 
Яшең йотып эчкә язмышыңда 
Алсу таң атуын көттең син.
һәр яз саен дөнья яшәргәндә 
Киләм сиңа, иям башымны.
Чиксез рәхмәт, соклануым беләп
Сыйпыйм синең кабер ташыңны.

ТУГАН НИГЕЗ
Бик күптәннән сине ташлап киттем, 
Хыянәтчел ташлау түгел лә. 
Исләремә төшсә ул чакларым 
Ихтыярсыз яшьләр түгелә.
Кайтам ел да туган нигеземә, 
Көткәннәрем күрше апалар. 
Кайттыңмы дип чын күңелдән сөенеп, 
Зур кунактай каршы алалар.
Кемнәр бар да кемнәр юк икән шул, 
Күрше кызы каршы йөгерә. 
Мин киткәндә тәпи баскан малай
Үзе әнә уллар үстерә
Алмашына буын кайткан саен 
Бер үзгәреш була күршедә. 
Туганнары сөенеч, ә үлгәннәр 
Тагын яра минем күңелгә.

ТОРЫШЫМ
Туган ягым, туган төбәгем лә 
Бакчаларың гөлгә күмелгән. 
Әрем исле сукмакларың буйлап 
Ничә кайтып, ничә кителгән.
Көзге моңнар, язгы ташкын булып 
Күңелемдә һәрчак Торышым. 
Күрми торсам көннәрем төн була, 
Чәчәксез гөл кебек тормышым.
Яңа пешкән икмәк исе килә, 
Сулар һаваларың шифалы. 
Ак каеннар, зифа наратларың 
Бер күрүдә гашыйк булмалы.

КАЙТАМ ДИЕП КИТӘМ
Тауга менеп ташларыңа басып
Карап торам чиксез тугаеңа.
Яулык болгап сәламнәрем юллыйм 
Мараңа кунган көмеш аеңа.
Караш җитмәс иркен басуларың, 
Бөдрә урман, зәңгәр күлләрең.
Ак томаннар сарган Ык буйларың, 
Төшләренә керә күпләрнең.
Иң-иң нечкә кылы өзелер күк 
Бәгыремнең синнән аерылсам. 
Вакытлыча гына аерылу бу, 
Мәңгесенә, ахры, түзалмам.
Китеп барам басу юлы буйлап 
Зәңгәр чәчәк тирә-ягымда. 
Газиз җирдән шифалы сут сеңгән 
Мәтрүшкәләр минем кулымда.
Алып барам газиз җиремнең мин 
Күңел тулы изге сәламен. 
Киткәп юлларыма борылып карыйм
Озак тормасымны беләмен.
Яулык болгыйм тау башына басып,
Изге теләкләрдә бул миңа. 
Мин кайтырмын җырлап сагыну көен,
Сандугачлар кушылыр җырыма.

МОҢ
Моңнарга уралып дөньяга килгәнмен, 
Җиһаннан бары тик моң өмет иткәнмен. 
Моңнардан үрелгән бишектә тирбәлеп 
Атасы таңнардан бары моң көткәнмен.
Сандугач таңнарда моңланып җыр суза, 
Күңелемә бөркелеп, ургылып моң тула. 
Ялгыз ай, йолдызлар яктырта тын гына: 
Төнемне чорныйлар җырларга, моңнарга.
Чишмәләр челтрәве, дәрьялар иңрәве 
Сихри бер аһәңдәй сирпелә күңелгә. 
“Мәхәббәт" дигән нур гәверелеп бер моңга
Ташкындай ашкынып җаныма үрелә.
Күземә моң иңгән, телемнән моң тама,
Чәчләрем, әйтерсең моң тулган ак кылган.
Хыянәт итмичә язылган язмышка,
Мин торам бары моңнардан.

КАЙТЫРСЫҢ БЕР
Кайтыр юлың тузанлы юл,
Җәяр идем ак җәймәләр.
Колач җәеп йөгерер идем
Сагынып кайта дисәләр.
Кайтыр юлың чишмә юлы, 
Таңда төшәм чишмәләргә 
Җаен гына көтеп торам 
Шул чишмәгә килгәләргә.
Кайтыр юлың ерак еллар, 
Кайтмасаң да көтеп торам. 
Бер кайтмаса, бер кайтыр дип. 
Шул елларны ашыктырам.

СИНСЕЗ ЯШӘГӘНМЕН
Шашып-ярсып йөгердем дә 
Кочагыңа атылдым. 
Ничек синсез моңа кадәр 
Алсу таңнар аттырдым.
Ничек синсез моңа кадәр 
Яшәдем бу җиһанда. 
Сүнгән өметем яңара 
Доньяда син булганга.
Ничек синсез яшәгәнмен 
Янды омег чаткысы. 
Бар җиһанга аваз салам 
Синдә яшәү яктысы.

***
Челтерәпләр аккан ай чишмәнең
 Буйларында чәчем тарадым. 
Өзелепләр китте ай бәгырем,                                                                                                                                                
Бигрәк серле итеп карадың
Яратумы, әллә үкенүме,
Язмышларны юллар аерды. 
Парлап очар өчен яратылган 
Канатларны җилләр каерды.
Гашыйларның бергә кавышуына 
Чишмәләр бит шаһит, чишмәләр. 
Чишмә буйларында, чишмә җыры, 
Күңелемне мәңге телгәләр.

СИН ДӘ ЯН!
Төшләреңә бер керәсем килә, 
Яндырасым килә тагын бер. 
Яндырасым, утсыз көйдерәсем, 
Сөйдерәсем килә тагын бер.
Сөю учагына салдың да син, 
Өтеп-өтеп алдың йөрәкне. 
Ник мин генә янам, өзгәләнәм. 
Бу халәтем сиңа кирәкме?
Ник мин генә янам, син дә бер ян 
Төшләреңә килә керәсем. 
Уятасым килә сөюеңне, 
Янганыңны килә күрәсем.

АВЫЛЫМ ТОРЫШ
Кайтам диеп вәгъдә бирмим
Синнән инде тамырым өзелгән.
Кайтсам әгәр колач җәеп
Каршы ала күрше-күлән.
Маңгаема язылган шул, 
Синең белән бәйле язмыш. 
Минем өчен гүзәл почмак, 
Изге урын авылым Торыш.
Минем өчен генә үскән 
Урманыңда алсу гөлләр. 
Гөлләр арасында итеп, 
Синдә итеп күрәм төшләр.
Төшләремдә кайтып киләм, 
Чишмәләргә төшәм көн дә. 
Җәннәт почмагыдай хозур 
Сагыныр шул сине кем дә.

УРМАНЫМ
Әй урманым, һәрбер куагыңда 
Сайрар кошлар бала чыгара. 
Килдем тагын ничә еллар үткәч, 
Шул чактагы хисләр яңара.
Кимсенүле хисләр биләп алса 
Кил,юатыйм үзем, дигәндәй . 
Бакча башындагы серле урман 
Чакыра иде кул изәгәндәй.
Син юаттың мине "түз балам", дип, 
Җиләкләрең белән сыйладың. 
Яшел аланыңда гөлләр җыйдым. 
Кошлар сайрауларын тыңладым.
Китә алмам, ахры, ташлап сине,
Бик сагындым сине урманым.
Сиңа килеп сыенып елаган күк
Булмады шул бушана алганым.
Мең рәхмәтле сиңа мин, урманым,
Авыр чакта синдә юандым.
Шул чакларны уйлап, сагышланып,
Ничәнче кат инде урадым.

* * *
Торыш авылының 100 еллыгына

Гасыр элек әби-бабам килеп
Урман кисеп нигез корганнар.
Мул тормышлы, фатихалы авыл –
Булсын диеп дога кылганнар.
Бәрәкәтле һәм бәхетле нигез –
Булсы, – диеп халкы тырышкан.
Җисеменә туры килә, – диеп 
Торыш, – диеп исемен кушкан.
Шушы көннән башлап бу туфракта
Гүзәл авылыбыз оешкан. 
Шушы көннән башлап илнең гамен
Үзенеке итеп тырышкан.
Илгә явыз дошман явы килгәч, 
Баһадирдай ирләр биргән ул. 
Килер буын үз оясын бары 
Бәхетләрдән үрсен, дигән ул.
Чичендә дә, әфган җирендә дә, 
Безнең егетләрнең эзе бар. 
Миһербанлы кешелекле халкы 
Ишетмәссең бердә аһ-зарлар.
Мирас булып калган басу-кырлар 
Кызганмаган бабайлар көчен. 
Гөл бакчасы итик дуслар, авылыбызны 
Алда килер буыннар өчен.
Бәхетле һәм якты-мул тормышка 
Лаеклы син авылым – Торышым. 
Дога белән, изге коръән белән 
Язылган бит синең язмышың.

ТАРКАЛГАН НИГЕЗ
Яшел шәлен ябынып язлар килә, 
Яшьлек яме балкый өйләрдән. 
Урам уртасында ялгыз бер өй, 
Капка коймалары җимерелгән.
Кояшка караган тәрәзләрнең 
Буяулары никтер уңмаган. 
Шул нигездә гомер иткән әби
Дөньялыктан инде китеп барган.
Шул нигездә ирен җирләгән ул, 
Ул-кызларын шунда үстергән. 
Читтә бәхет тапкан балаларын 
Шул нигездә көтеп тилмергән.
Бу нигез дә шат авазлар белән 
Язлар каршы алган булган. 
Канат ярып очкач балалары, 
Онытылган нигез, тынып калган.

ӘТИРӘЛӘР БЕЛӘН ЯШИМ МИН
Хәтирәләр белән генә яшим инде,
Үткәннәрне уйлап юанам.
Матур хәтирәләр шифалы бер
Дәва кебек: шуңа куанам.
Матур хатирәләр  булу зур бәхет бит
Ходай әле һушны алмаган. 
Тормыш дилбегәсен кулга биргән 
Язмыш кочагына салмаган.
Хәтирәләремнең иң-иң матурлары
Якты мондай, моңсу шәфәкъ күк.
Саклыйм күңелемнең аулак почмагында:
“Џичкем кагылмасын “, – дип, берүк.
Кабатланмас сихри мизгелләрне
Син дә искә аласың микән?
Кире кайтмаса да яшьлек, хәтирәләр
Иң кадерле юаныч икән.

РӘНҖЕМӘ
Рәнҗеттең минем болай да
Яралы күңелемне.
Белмәдеңме синең алда
Гаепле түгелемне.
Ялгыш микән, язмыш микән
Сине үземә иш итү.
Бигрәк авыр сөйгәнеңнән
Ялган сүзләр ишетү.
Кичерер микән, дисең, ахры,
Күңелем белән сизәм.
Яратканым өчен генә
Барысына да түзәм.
Сизәмен бит, сөясең бит
Сөюең күзләреңдә.
Ник мине саласың шулай
Гел сагыш күлләренә?



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013