Габделмәннанның улы Әмирхан (1771 – 1828) турында без инде, кем әйтмешли, авыз тутырып сөйли алабыз. Бу шәхес бүгенге фамилиябезгә «этәргеч» биргән кеше. Ул чордагы урыс администрациясенең җиңел кулы белән аның токымына – ов койрыгы (суффиксы) тагылып, берничә буын Әмирханнар «Амирханов»лар булып киткән. Гәрәй нәселеннән килгән, Әмирхан чорындагы башка затлардан (Әмир, Әхмәд, Мөхәммәд, Бикмөхәммәд һ.б.), мәгълүм инде, Амировлар, Ахметовлар, Мухамедовлар, Бикмухамедовлар барлыкка килгән. Сәфәр хәзрәттән дә «Сафаровлар» үрчегәндер, мөгаен. Хәзер аларның кардәшлеген исбатлау, бер җепкә теркәү практик яктан мөмкин эш түгелдер.
Ш.Рәхмәтуллин мәгълүматларына караганда, Әмирхан хәзрәт әлеге дә баягы Талкыш авылында дөньяга килгән. Туу елы 1771. Моннан чыгып, без аның атасы Габделмәннанның да Талкышта имамлык, һичьюгы тереклек итүен чамалый алабыз. Башта Әмирхан Сасна имамы, абзасы (әтисенең абыйсы яки энесе) Сәфәр хәзрәттә, аннары Мәчкәрәдә Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл–Ашытида укый. Шуннан соң белемен тирәнәйтү йөзеннән ул заманда гыйльми үзәк саналган Бохарага юл тота, анда берничә ел тырышып укый. Биредә ислам дөньясында мәшһүр Сахибзадә ишанның хәлифәләреннән (дәвамчы – преемник) санала. Бохара гыйлемле Әмирхан, заманы өчен зур укымышлы кеше, Казан төбәгендәге Югары Курса, Тимершык, Төрек («Көек», дигән язылыш та очрый) авылларында имамлык кыла2. Еш авыл алмаштыруының сәбәпләре билгесез. Шундагы надан байлар белән борчагы пешмәгән булуы ихтимал, чөнки Әмирхан хәзрәт – үтә горур, туры сүзле, хөр фикерле кешеләрдән булган. Бабабыз үзенең остазы Мөхәммәдрәхим ахунның Газизә исемле кызына өйләнә, шуннан беренче баласы Ибраһим дөньяга килгән булырга кирәк.
1809мы – 1810 нчымы елда (1815 елга да ишарәләр бар) Әмирхан хәзрәт Казанга күчеп килә, Яңа Бистәнең соңрак 9 нчы мәчет дип йөртелә башлаган мәчетендә имамлык кыла башлый. Шул вакыттан нәселебезнең «Әмирханнар» дип аталып киткән тармагына ныклы нигез салына. Әйтергә кирәк, бу «Иске таш мәчет» (тарихи атамасы шундый) 1803 елда Мәчкәрә бае Габдулла бине Габделислам Үтәмишев акчасына салынган (М.Гафури урамы, 34 а). Малмыж өязенең Мәчкәрә авылында (хәзерге Кукмара районына керә) укыган, җәмәгате Газизә һәм бигрәк тә абруйлы остазы Мөхәммәдрәхим әл–Ашытый шуннан булган укымышлы мулланы Мәчкәрә бае салдырган мәчеткә чакырмыйча, кая чакырсыннар ди инде! Ни әйтәсең дә, Мәчкәрә кияве бит ул. Шунысы да бар, мәхәллә халкы Әмирханны үзләренә имам итеп чакырганда барыннан да элек аның уңышлы мөдәррислегенә, ягъни шәкертләргә дәрес әйтүенә өмет баглаган. Әүвәлге мулла заманында бу мәхәлләдә сабак бирү ягы нык аксый торган булган, имеш. Бистә халкының бу ышанычы акланган: Әмирхан хәзрәт укыту–тәрбия эшләрен җайга салып, тиешле югарылыкка күтәргән, шуның нәтиҗәсендә абруе нык арткан, уку йорты исә, мөдәррисенә бәйле рәвештә «Әмирхания мәдрәсәсе» дип аталып киткән.
Казан мулласына әйләнгән хәзрәтнең тора–бара яңадан Фатыйма исемле кызы (? – 1855), Хәсән һәм Хөсәен (1816 – 1893) исемле ике улы дөньяга килә. Гыйлем иясе, талантлы мөдәррис Әмирхан хәзрәт мәдрәсәсендә үрнәк төстә дәрес әйтү, тәрбия эше белән генә шөгыльләнмәгән, бәлки рухи мәдәниятнең төрле тармакларына караган хезмәтләр дә иҗат иткән. Шуларның берсе – «Хаҗи Әмирхан әсәре» (димәк, хаҗда да булган икән) диярәк мәгълүм булган гарәпчә «Шәрхел–викаят», ягъни «Саклануны ачыклау» китабы. 300 биттән артык күләмле бу кулъязманы хәзрәт үзе исән вакытта бастырып чыгара алмаган, күрәсең. Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Фәнни архивында саклана торган бу хезмәтнең өстенә 1879 елның 8 октябрендә цензор мөһере сугылып, «дозволено цензурой» дип язылган. Ул шул ук елны нәшер дә ителгән. Әмма бу эшне инде хәзрәт үзе түгел, бәлки улы Хөсәен, яисә оныгы Мөхәммәдзариф башкарып чыккан.
Әмирхан бине Габделмәннан 1828 елда 57 яшендә вафат булган һәм Яңа Бистә зиратына җирләнгән. Тарихта танылганрак шәкертләреннән Фәхреддин бине Мостай ән–Норлатый сукыр, Җарулла бине Бикмөхәммәд әс–Сатышый, Мифтахеддин бине Сәлим – Җәүһәр әл–Калмашыйны күрсәтергә мөмкин.
Равил Әмирхан. ӘМИРХАННАР.
(тәфсилле шәҗәрә)