|
Танылган тел галимәсе - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Фирдәвес Гарипованың тагын бер саллы фәнни хезмәте дөнья күрде.
Тәмамланган соңгы елда “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексында басылган “Татар топонимнары сүзлеге”нең I томы (ул 700 битле), районның 300 еллыгына багышлап “Аккошлар иле – Актанышка сәяхәт” (анысы 170 битле) дигән исемдәгеләренә өстәп, күптән түгел “Татар топонимиясе: халкыбызның тарихи һәм рухи мирасы” (хезмәт 487 биттән гыйбарәт) китабының I томы дөньга чыкты.
Әлеге яңа гына “табадан төшкән” басма 7 бүлектән тора.
Беренче бүлектә татар ономастикасын өйрәнергә мөмкин булган чыганаклар мулдан бирелгән: грек-византия, кытай-монгол, әрмән, гарәп-фарсы, Көнбатыш Европа галимнәре һәм сәяхәтчеләре калдырган чыганаклар, рус чыганаклары – генераль ызанлау, акт материаллары, теркәү кенәгәләре, тарихи чыганаклардагы материаллар, шулай ук татар чыганаклары, ономастика буенча Россия шәһәрләрендә басылып чыккан сүзлекләр һәм шул төбәкләрнең ономастикасына кагылышлы төрки хезмәтләр һ.б.
Икенче бүлектә татар гидронимиясе буенча терминнар туплап бирелгән, өченчесендә – географик атамаларның мәгънә үзенчәлекләре, атама куюның номинациясе һәм мотивациясе, дүртенче бүлектә – гидронимнарның ясалыш калыплары.
“Су – син үзең тормыш” дип аталган бишенче бүлектә сүз суында көмеш булган чишмәләр һәм күлләр турында бара. Россиядәге, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдәге төбәкләрдә урнашкан шундый су чыганаклары хакында шәрехләп, кеше сәламәтлеген кайтаруга ярдәм итү үзлекләре әйтелә.
Алтынчы бүлек “Тарихи атамалар – культурабыз җәүһәрләре” дип исемләнгән. Анда тарихи яктан кызыклы булган атамалар шәрехләп бирелә. Әйтик, җиде, тугыз, ун, унөч, утыз, кырык кебек сан-атамалар татар халкының легенда-риваятьләрендә кулланылган. Хезмәттә төрки халыклардагы шундый ук атамалар белән чагыштырып күрсәтелә. Борынгыдан килә торган башка тарихи атамалар да тикшерелә.
“Шәхесләребез тормышы һәм иҗатының тарихи ономастика белән бәйләнеше” дигән соңгы җиденче бүлек, исеменнән күренгәнчә, милләтебез горурлыгы булган шәхесләр - Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан, Бакый Урманче иҗатларында географик атамалар кулланылышы һәм тел-сурәтләү алымнары өлешчә тикшерелә, тормышлары күз уңыннан үткәрелә.
Шуның кадәр зур күләмле һәм үзенчәлекле эчтәлекле китап нибары 300 данәдә басылган.
Хезмәтнең II томында исә географик атамаларның генетикасын күрсәтү планлаштырыла.
“Татар топонимиясе: халкыбызның тарихи һәм рухи мирасы” дип аталган яңа хезмәте хакында “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында Фирдәвес ханым әнә шул хакта бәян итте. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге хезмәтләрен галимә нәшриятлардан тыш һәм үз хисабына бастырып чыгарган.
Татар-Информ.
|