Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Ренат Гаффар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Ренат Гаффар

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Рөстәм Гайнетдинов Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Римма ГАТИНА Флера Гатина Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Лилия Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Рөстәм Гыйбадуллин Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Алмаз Гыймадиев Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина
Ренат Гаффар
Хикәяче, публицист Ренат Гаффар (Ренат Габдрахман улы Гаффаров) 1951 елның 11 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күп кенә каләм ияләренә канат биргән Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы тормыш юлы тулаемы белән газета-журнал редакцияләрендә мөхәррирлек хезмәтенә багышланган дип әйтергә мөмкин: егерме елга якын ул республиканың үзәк газетасы «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясендә әдәби хезмәткәр, мөхбир-корреспондент, «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире (1992-1994), гомумтатар газетасы «Татар иле»нең баш мөхәррире (1995-1996), «Салават күпере» балалар журналында бүлек мөхәррире (1997-2003) вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли. Ренат Гаффар әдәби иҗат эше белән мәктәптә укыган елларында ук кызыксына башлый. Узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан башлап «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында, соңга таба «Идел», «Салават күпере», «Мәдәни җомга» һәм башка матбугат басмаларында аның байтак санда көлкеле, төртмәле-сатирик хикәяләре, миниатюралары дөнья күрә, сәхнәдә, радио тапшыруларында еш яңгырый. Юмор-сатира өлкәсендә Ренат Гаффар заманча яңгырашлы, халык авыз иҗатына якын үз стилен булдырырга тырыша. 2004 елда аның шул юнәлештә иҗат ителгән юмор-са-тира әсәрләрен эченә алган «Калай түбәдә эт эзе» дигән беренче китабы басылып чыга. Хикәяче шулай ук бүгенге катлаулы җәмгыятьнең төрле четерекле проблемаларын кузгаткан публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга яхшы таныш. Журналистикада ирешкән казанышлары өчен ул 1988 елда Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
Р.Гаффар — 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Калай түбәдә эт эзе: төртмәле хикәяләр, эстрада миниатюралары. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2004. — 100 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Б а т т а л Ф. Кешечә түгел, үзенчә! // Мәдәни җомга. — 2004. — 24 сент.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013