Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Альберт Гадел
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Альберт Гадел

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов Рәмзия Габбасова Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илдар Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Рөстәм Гайнетдинов Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Римма ГАТИНА Флера Гатина Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Лилия Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Рөстәм Гыйбадуллин Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Алмаз Гыймадиев Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина
Альберт Гадел
Драматург, артист-иллюзионист һәм сәхнәдә шоу-тамашалар куючы режиссер Альберт Гадел (Альберт Сафиулла улы Гаделшин) 1939 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасының Зәй районы Бигеш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.
1954 елда Яктыкүл җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, аның озак еллар дәвам иткән күчмә тормышы башланып китә. Ул әүвәл Пермь өлкәсендә заводта, Урта Азиядә комсомол төзелешләрендә һәм 1957 елда Казанга килеп, бер ел «Теплоконтроль» заводында эшли, 1958-1961 елларда Минск шәһәрендә гаскәри хезмәт мөддәтен уза.
1961 елда, армиядән кайткач, Альберт Гадел Казанда яңа гына ачылган театр училищесына укырга керә, әмма матди як авыр булу сәбәпле укуын кичектереп, «Спартак» аяк киемнәре комбинатына кабат эшкә урнашырга мәҗбүр була. Шунда эшләгәндә ВЦСПСның халык театрларына режиссерлар әзерләү өчен оештырылган икееллык курсларына йөреп һәм М.Горький исемендәге клубта сәхнә практикасын узып, режиссерлык һөнәрен үзләштерә.
1964 елдан башлап А.Гадел әүвәл Ульянов шәһәре филармониясе каршында Усман Әлмиев җитәкчелегендә оешкан татар эстрада-концерт бригадасында, аннары Татарстан дәүләт филармониясенең Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров концерт бригадаларында артист-иллюзионист буларак тамашалар күрсәтеп йөри. 1968 елдан Казан циркында эшли башлый. Аның инициативасы белән дәүләт циркында татар коллективы оешып, 1970 елның июнь аенда коллективның тамашачы алдында беренче чыгышы була. 1971 елда Альберт Гаделне Казан циркының баш режиссеры итеп билгелиләр. Бу чорда ул, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, 1978-1980 елларда исә Мәскәүдә режиссерларның Югары курсларында белемен камилләштерә. Курсларны уңышлы тәмамлагач, аны Ярославль шәһәре циркына баш режиссер итеп җибәрәләр. 1981 елдан Альберт Гадел янәдән Казан циркының баш режиссеры хезмәтендә. Бу вазифаны ул егерме елдан артык берөзлексез тартып бара. Шул дәвердә үз сценарийлары нигезендә >тнсигез оригиналь тамаша куя, клоуннар репертуары өчен күп кенә көлкеле диалоглар һәм репризалар иҗат итә.
Альберт Гаделнең театр сәнгате өлкәсендәге иҗат активлыгы да игътибарга лаеклы. Аның иллюзия ысулларына корылган әкият-пьесалары татар балалар-яшьләр драматургиясендә бер яңалык булып кабул ителә. «Шайтан гына өметсез» (Әлмәт театры, 1997), «Кырлай кызы Айсылу» (русча тәрҗемәдә, Казан, ТЮЗ), «Хикмәт бабай хикмәтләре» (Казан, Татар яшьләр театры, 1998), «Хикмәт бабай кәләпүше» (2000), «Бик куркыныч әкият» (2001) кебек тылсымлы әкият-пьесалары — шул төр әсәрләр җөмләсеннән. Әдипнең тормыштагы төрле драматик, фаҗигави хәлләрне яки көлкеле ситуацияләрне үзәккә алып зурлар сәхнәсе өчен язган пьесалары да бар («Бер чүлмәк алтын», «Чәчән кешесе», «Колымадан сәлам», «Кияүләр ярышы» Һ.6.).

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нәбиуллина И. Әлмәттеатры сәхнәсендә — шоу-әкият//Әлмәттаңнары. — 1995. —10 окт.
Гыйльманов Р. Могҗиза // Татарстан яшьләре. — 1999. — 26 гыйнв. Кашапова Р. Бар шундый егет // Зәй офыклары. — 2000. — 18 апр.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013