|
Гаязов Әлфис Суфиян улы - Башкортстан Республикасының мәгариф министры
Ниһаять, мәгариф министры билгеләнде. Ул – Әлфис Гаязов. Ул 1956 елгы, Аскын районының Иске Казанчы авылында туып үскән. Бу урынга билгеләнгәнче, Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы педагогия университеты җитәкчесе булып эшләде. (Азатлык радиосы)
…Әлфис Суфиян улы Гаязов 2009 елны Россия Мәгариф академиясенең әгъза-корреспондентыитеп сайланган иде. Әлфис Гаязов — күпкырлы талант иясе. Башкортстанның Аскын районында туып үскән милләттәшебез талантлы мөгаллим, педагогия фәннәре докторы булуы өстенә бик сәләтле язучы, шагыйрь һәм тәрҗемәче дә.
Әлфис Гаязов үзенең тырыш хезмәте белән күп мактаулы исемнәргә һәм бүләкләргә лаек. Профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән милләтәшебез «Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» исеменә дә лаек булды. Мәгариф өлкәсен заманчалаштыру, яңа алымнар кертү хакында 250 дән артык гыйльми эше басылган аның. Шуңа өстәп 15 монографиясе дә нәшер ителгән. 50 фән кандидатының һәм 6 фән докторының гыйльми җитәкчесе дә булды Әлфис әфәнде.
Ике ел рәттән Ә. Гаязов Казандагы «Яңа татар пьесасы» бәйгесенең җиңүчесе дип игълан ителде. 2010 елны аның «Урманнарга керсәң» исемле әсәре шушы абруйлы бәйгедә иң югары бәяне алды.
Үзе әдәбияттан ерак торган өлкәдәге галим булса да, Әлфис әфәнде шигырьләр дә яза, нәфис иҗатның башка төрләрендә дә каләмен чарлый.
Башкортстанда яшәүче күренекле татар галиме, Башкортстан дәүләт педагогия университетының педагогика институты директоры, профессор Әлфис Гаязов тормышында яңа чор башлана. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов фәрманы белән республика мәгариф министры вазыйфасына тәгаенләнде ул…
матбугат битләреннән
Азан
Кичке авыл өстен күмеп,
Яңгырады азан тавышы.
Илаhилек биреп күңелләргә,
Тибрәлдереп йөрәк кагашын…
Хәйран калып, юлларымнан туктап,
Моң агышын кабат тыңладым.
Гасырлардан килгән азан аша,
Яшәү фәлсәфәсен, аңладым.
Ничә еллар буе усал җаннар,
Мәхрүм иткән безне азаннан!
Тик барыбер-ниләр булса булган,
Язмаган бит халкым иманнан!
Кичке авыл өстен нурга күмеп
Яңгырасын азан тавышы!
Илаhилек өстеп күңелләрнә,
Тибрәлдереп йөрәк кагышын…
www.Nuretdin.ru/
|