|
Гатауллин Раил Мәүлет улы 1977 елның 1 мартында
атарстан Республикасы Кукмара районының Мәмәшир авылында туа. Шигырьләрне һәм зур булмаган әсәрләрне кечкенәдән язып килә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый һәм КДПУның физика факультетына укырга керә. Физфакта да шигырь язучылар түгәрәген оештырырга өлгерә.
Хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыятен җитәкли, Белем.ру порталын (www.belem.ru) алып бара. Күп кенә россиякүләм һәм республикакүләм бәйгеләрнең, кайбер дөньякүләм бәйгеләрнең жюри әгъзасы, үзе дә “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесен һәм башка бик күп файдалы татар бәйгеләрен оештыра һәм аларны җитәкли.
Иҗат җимешләрен турыдан-туры компьютер артында яза һәм Интернет челтәрендә урнаштырып килә.
Әсәрләре
Нигә соң... Нигә соң?
Нигә соң нәкъ миңа бирелгән янарга?
Йөрәктә ярадан кан ага, кан ага.
Кан ага - үч итеп, кан ага - сөюдән.
Кан ага - кем өчен? Кем белгән, кем белгән.
Кем белгән ни барын яралы йөрәктә.
Бәйликче йөрәкне өйрәт тә, өйрәт тә,
Өйрәт тә бәйләргә йөрәкнең ярасын,
Янудан туктармын. Нигә соң, нигә соң?...
Сөю язы
Гашыйк иттең нигә карап күзләремә,
Ник әйдәдең язга моңсу көзләремнән?
Ни сәбәпле янә каный яраларым,
Нигә икән кайнар синең карауларың?
Моңсу көзләремдә бәхетле күк идем,
Сине очраттым да, ямьле язны күрдем.
Бозлы йөрәгемне гөлләр чорнап алды.
Каршылыйбыз икәү язгы алсу таңны.
Сөю язы килде, үтте инде көзләр.
Иркәлиләр мине синең назлы күзләр.
Чәчне чәчкә бәйли язгы искән җилләр.
Күрче, күпме кеше, сез бәхетле, диләр
Мәңге яшәр безнең өчен сөю язы.
Сүрелмәсен генә, бәгърем, синең назың.
Минем өчен инде көзләр онытылды.
Каршылыйкчы язгы таңны, бир кулыңны.
Кыялардан йөрим
Кыялардан йөрим, таш-таулардан...
Ташланасым килә упкынга.
Хәтәр кебек шушы халәттән дә
Янулары синең утыңда.
Кыялардан йөрим, ә упкыннар
Дәшәләр күк мине үзенә.
Синең күзләр - бик дәһшәтле упкын...
Карамыйм мин синең күзеңә.
Кыялардан йөрим, минем йөрәк
Упкыннарга әйди һаман да.
Шул упкынга килә ташланасым
Синең утларыңда янганга.
Кыялардан йөрим,кыялардан...
Юк ташланмыйм әле упкынга.
Карама син минем күзләремә,
Башкаларны яндыр утыңда.
Килмә якын
Чибәр кызый, гашыйк булма миңа.
Гашыйк булма, янма утларда.
Яр кырына якын килә күрмә,
Вакытында кирәк туктарга.
Якын килмә миңа, якынлашма.
Минем йөрәк - утлы шарлавык.
Ә син җиләк, пешкән кызыл җиләк,
Өзеп кенә алып кабарлык.
Мин - шарлавык, миңа якынлашма,
Эләксәң син минем кочакка
Ут ташкыны сине алып китәр,
Чыга алмассың кайнар учактан.
Якынлашма миңа, килмә якын,
Утлы кочагыма ашкынма.
Син кагылсаң көчәерләр кебек
Йөрәктәге утлы ташкыннар.
Зинһар өчен, зинһар өчен борыл,
Моңсу күзләремә карама.
Утлы күмерләргә кагылма син,
Кагылма син канлы ярама.
Язлар килә
Әле яңа яуган ак кар идең,
Инде син дә эреп бетәсең.
Җир өстенең чынбарлыгын ачып
Елгалардан агып китәсең.
Җир өстендә әле ак кар иде.
Гүзәл иде кышкы табигать.
Чүп-чар тулы җирне ташлап китеп,
Ник эрисең ак кар, әйтче, әйт?
Язлар килә, беләм, син гаепсез,
Кояш нуры сине эретә.
Табигатьне йокыдан уята -
Әйтерсең лә җирне терелтә.
Йокыдан уянгач табигать
Ояладыр кебек, ояла.
Синең тәндә ниләр генә юк бит -
Кәгазь, шешә, ватык пыяла.
Йоклавына үкенәдер кебек,
Кар эретә тәнен юарга.
Кыяфәтен күреп оялса да,
Язлар белән дөнья уяна.
Казанга
Казан, Казан! Сиңа багышлап
Инде күпме җырлар язганнар.
Күпме яшьләр синдә белем алып
Чын мәгънәдә кеше булганнар.
Син бел, Казан, акыл ияләре
Синдә тупланганга данлы син.
Башка шәһәрләр күк үле түгел,
Белемнәрең белән җанлы син.
Шул белемең белән син масайма,
Белемеңне сатма читләргә.
Белемнәрен сатып әле беркем
Очалмаган һава, күкләрдә.
Ул белемне кирәк үстерергә!
Тукталса ул үсеш - үләсең.
Аяз күкле, үлмәс җанга ия
Казанымны килә күрәсем.
Гөрләвекләр ага урамнан
поэма
Тамчы-тамчы яңгыр сибәли,
Яз кояшы никтер югалган.
Кар суларын барысын бергә җыеп
Гөрләвекләр ага урамнан.
Кара карга йөри кәперәеп,
Чыпчыклар да чырчу сайраша.
Апрель ае - нинди гаҗәеп ай!
Карап торсаң күзләр камаша!
Бар дөньясы килә җанланып!...
Бүген генә кояш югалган...
Елаган күк яңгыр сибәли...
Гөрләвекләр ага урамнан...
***
Гүр иясе булды бүген ул,
Ашмый калды картның теләге -
Алмагачлар чәчәк атар көнне
Көтә иде аның йөрәге...
Түзмәде бит сугыш ярасы,
Язлар белән үзен сиздерде.
Алмагачлар чәчәк атмый калды,
Хыялларын картның җимерде...
Ятагында кичә уйлап ятты,
Гомер юлын күздән кичерде.
Күрше Шәрифулла кичен кереп
Аңа кайнар чәйләр эчерде.
Балалары күптән кайтканы юк -
Яңа елдан бирле хәбәрсез.
Бер ул, бер кыз - икесе ике якта...
Аталары калды кадерсез.
Улы Котдус атасын алырга
Җыенган да иде бер чакны.
Тик Кәрим карт, алай җиңел генә
Ташламады туган туфракны.
Ялгыз калды, орден-медальләре,
Сугыш яралары калдылар.
Сөйгән Кәүсәрия кабере калды
Балалары читкә тайдылар.
Кәримәсе - кече кызы аны
Бөтенләйгә ахыры онытты.
Бер аягын сугышта югалткан
Үз атаңны карау - хурлыкмы???
Әле ярый күрше Шәрифулла -
Үз яшьтәше аны ташламый.
Утынын яра, мичен ягып чыга.
Килене пешереп кертә ашларны.
Кичә кичен ике күрше бергә
Чәй эчтеләр ак мич янында
Җылы керде бераз Кәрим картның
Суынырга торган җанына.
Нинди яңалыклар булган көн буена -
Шәрифулла чәчми сөйләде.
Алма бакчасына карап торган
Тәрәз күгәннәрен көйләде.
Ә Кәрим карт күз яшьләре аша
Күршесеннән күзен алмады.
- Әйдә, күрше, тыңла әле, - диеп
Сөйләп китте Берлин алганны.
Аягымны алган Берлин ла ул
Сөйләмичә түзми йөрәгем.
Йөз кат ишетсәң дә, тыңла, күршем,
Син булмасаң кемгә сөйләрмен?
Снайпер идем, ләгънәт фашистларның
Котын ала идем берүзем.
Командир да үртәп әйтә иде:
"Бөркетнеке мәллә ул күзең?"
- Бөркетнеке түгел, күрше, хәтерлимсең
Кәбир абыемны?
- Исемдә!
- Каһәр суккан... мин дә хәтерлим шул,
Август аеның бер кичендә
Абыемны эзләп тапкан идем
Ике рота очрашкан чакта.
Сагынудан аерыла алмый тордык
Ике туган кайнар кочакта.
Абыем миннән кулын алу булды,
Ләгънәт төшкән дошман пулясы
Абыемның нәкъ күзенә керде...
Шулай булыр диеп кем соң уйласын?
Үле гәүдә кочып өнсез калдым,
Минем битем канга буялды.
Фашистларга каршы көчле нәфрәт,
Ялкынлы үч уты уянды.
Снайпер диеп күтәреп йөрттеләр.
Һәр сугышта идем беренче.
Меңләп фашист атып үтереп кенә
Бетереп булмый икән ул үчне.
Һәр биеклек өчен көрәш барды.
Күп дусларым һәлак булдылар.
Дуслар өчен булган үч һәм нәфрәт
Янә ялкын өстәп тордылар.
Кырык бишнең апрель айларында
Мин үземә урын тапмадым.
Бөтен илем өчен фашистларга
Үч ялкынын һаман сакладым.
Җитте май да, күңел җиңү сизә,
Җиңү якын, җиңү биредә.
Тик бер көнне фашист аткан пуля
Кереп калды аяк эченә.
Түздем... Түздем! Тешем кысып түздем!
Үз күзләрем күрде җиңүне.
Насыйп булды күпме юллар үтеп
Җиңү көнен миңа күрүне.
Кайткан чакта мине алмагачлар
Чәчәк атып каршы алдылар.
Сандугачлар һәм күктә тургайлар
Җырлый-җырлый озатып бардылар.
Тик җәрәхәт - фашист пулясы
Гангренага тиздән әйләнде.
Салды ул ятакка Берлиннарны
Урап кайткан батыр адәмне.
Әле ярый, Кәүсәрия, сөйгән яры,
Ташламады бәгыре Кәримне.
Хатыныннан уңды снайпер Кәрим.
Күрде хөрмәт, назны, кадерне.
Ел артыннан еллар үтә торды.
Балалар да буйга җиттеләр.
Авырлыклар күргән әтиләрен
Үсү белән ташлап киттеләр.
Кәүсәрия бәгырем юк шул инде.
Минем өчен бирде бар җанын...
Шәрифулла кинәт торып басты
Күршесенең бүлеп уйларын.
- Ярый, күрше, чыгам инде, бик соң.
Иртәгә кич тагын керермен.
- Кер иртән үк, күрше, кичен керсәң
Ул вакытка бәлки үлермен.
Шәрифулла инде күп ишетте
Күршесенең "үләм" сүзләрен
Игътибар да шуңа итмәгәндер
Күршесенең бәгърен өзгәнен.
***
Гүр иясе булды карт Кәрим.
Ашмый калды аның теләге.
Алма бакчасына карап торган
Шыгырдыйдыр тәрәз күгәне...
Кояш качкан болыт арасына
Кайгыданмы кереп югалган.
Җир өстеннән гөнаһларны юып
Гөрләвекләр ага урамнан...
Сәяхәттә
Корабларга утырып бер
Сәяхәткә китәр идем.
Күп җирләрне күрер идем,
Океаннарга җитәр идем.
Җир шарында булган бик күп
Диңгезләрне гизәр идем.
Тозлы диеп тормас идем -
Туйганчы бер йөзәр идем.
Иртәләрен палубада
"Сәлам, кояш!" дияр идем.
Экваторны узар идем,
Күрер идем бозлар илен.
Тик кайларда булсам да мин
Сагындырыр иде өем.
Сагындырыр иде илем,
Сагыныр идем туган җирем.
Сагынырмын... Ә син мине
Көтәрсеңме туган илем?
Көтәрсеңме, туган җирем?
Кирәкме мин сиңа илем?!
Минем йөрәк
Минем йөрәк, утлы йөрәк.
Яна да яна гына.
Минем йөрәккә карасаң -
Яра да яра гына.
Минем күңел тулы хисләр -
Кайнардан кайнар алар.
Җаным атып эшләгәндә
Дөрләп ут каба ала.
Уйлар белән тулган башым -
Еш кына уйланалар.
Иртә белән яңа планнар
Төзеп уяна алар.
Минем тормыш - кайнар җил күк
Көн саен утта янам.
Үземнең кайнар җилемнән
Үзем үк яраланам.
Кайнар уттан яна-яна
Тиздән көл генә калам...
Әмма йөрәгем туктамый -
Дөнья артыннан чабам...
Татар укытучысы авазы (татарча рэп)
Лилия Тарханова көе, Нияз Тарханов аранжировкасы
Җырны Лилия Тарханова (Лилия Тархан) башкара.
Мәктәптә ялгызым,
Мәктәптә берүзем
Эшлимен көнозын
Үтәлми тик сүзем
Эшләгән эшләрем
Таптала, югала.
Мин биргән белемнәр
Кайда соң сез, кайда?
Мин сезне татарча
Уйларга өйрәтәм
Укытам, яздырам,
Бай мирас күрсәтәм.
Әмма мин мәктәптә
Берүзем, ялгызым.
Бар да рус, мин генә –
Бер татар явызы.
Татар телен укытам
Башкалам Казанда
Өйрәтәм татарча
Укырга, язарга
Әтиләр-әниләр
Ник каршы сез миңа?
Тәрбия биргәнгә
Руслашкан кызыңа
Тәрбия биргәнгә
Руслашкан улыңа?
Татарда бар иман,
Ихтирам, изгелек.
Миллилек сакланган
Яшәп тә изелеп.
Татарда бар Тукай
Кол Гали һәм Җәлил.
Аларның сүзләре
Бик туры һәм гадел.
Бар бик күп галиме,
Шагыйре, җырчысы,
Актеры, табибы,
Эшкуар, спортчысы.
Татар булып туган
Сезнең дә балалар,
Алар да тарихта
Үз урынын табарлар.
Татар телен укытам
Башкалам Казанда
Өйрәтәм татарча
Укырга, язарга.
Тормыйкчы без каршы
Барасы юлларда
Балагыз өйрәнсен
Татарча җырларга
Татарча сөйләргә,
Татарча уйларга!
Кояш кодрәте
Кар астыннан чирәм шытып килә
Яз кояшын ул да тоя шул
Җан да биргән, утта көйдергән дә
Шул һаман да бер үк кояш ул!
Карлар эри синең карашыңнан
Гөлләр үсә синең назыңнан
Чүлләр кыза синең кайнар уттан
Күлләр кибә эссе-кызудан.
Тик иң зур кодрәт - синең утың түгел
Түгел чүлең, кипкән күлләрең.
Иң зур кодрәт - шытып килә торган
Яшелләнеп чирәм үләне!...
Авыр "дүртле"
Энем санарга өйрәнә
Ә мин аңа булышам
Саннарны һәм хәрефләрне
Өйрәтергә тырышам.
"Бер, ике, өч" дип әйтә дә
Энем һаман буташа.
"Биш!" дип әйтә, онытылып
Узып китә "дүрт" аша.
Биш дияргә яратасың
Ә дүртлене әйтмисең.
Үзең мине тыңламыйсың,
Ә үзең "Өйрәт!" дисең.
Өйрәткән чакта апаны
Тыңларга кирәк, энем.
"Дүрт"не башта әйтми торып
Әйтмиләр бит "бишле"не!
Энем тагын бер ялгышкач
Хәйләсен таптым уйлап
"Дүртле" куям сиңа, дидем,
"Бишле"гә әле ерак!
"Бишле" куйсын диеп энем
"Дүрт"не әйтә башлады.
Аннан мине гел тыңлады
Бердәген ялгышмады!..
Көрәшче абыема
Минем абый - көрәшче,
Абыем минем көчле.
Тик менә мәктптән генә
Алып кайта гел "өчле".
Абый янда булганда
Курыкмыйм мин урамда.
Әмма оялып йөримен
Ул "өчле"ләр алганга.
Көннәр үтә баралар,
"Өч"ләр һаман калалар.
Абыйны да кайчагында
Аркасына салалар.
Абыем, син бит көчле!
Абыем, алма "өчле"!
"Дүрт"кә, "биш"кә укып кына
Булырсың чын көрәшче!
*** (Ник канатлар үсми миңа)
Ник канатлар үсми миңа,
Нигә оча алмыймын?
Берәм-берәм адымнарны
Көн дә шулай саныймын.
Очар идем канат җәеп
Күтәрелеп күкләргә...
Миңа үсәрдәй канатлар
Гамәлдә дә юк мәллә?
Канатсыз саныйм адымнар,
Өстерәләм җир буйлап.
Төшемдә дә канат үсми -
Булмый өнемдә юрап.
Хыял канатларымны да
Гел дә кисеп торалар..
Җиргә керердәй буламын
Очкан чакта торналар...
Татар буласым килә!
Ирина буласым килми -
Иркә буласым килә.
Галина буласым килми -
Гөлкәй буласым килә.
Маруся буласым килми -
Мәрьям буласым килә.
Бабуся буласым килми -
Оныгым үсеп килә.
Балаларга, оныкларга
Русча гына өйрәтсәң.
Күрше-күлән, дуслар белән
Русча гына сөйләшсәң.
Мамаша да булырсың,
Папаша да булырсың.
"Эй, бабуся!" дип дәшкәндә
Артка да борылырсың.
Әбием, дип дәшсен өчен
Оныгыма, "Балам!", дим.
Әйдә әле минем белән,
Мин намазга барам, дим.
Татар телем - туган телем
Шулкадәр хуш күңелгә!
... Урыс буласым килми шул,
Татар буласым килә!
Туган якта яшәү бәхете
Туган як ул һәрвакыт та -
Газиз Ватаның.
Туган як ул туган ягы
Атаң-анаңның.
Туган якта һәр фасыл да
Бик гүзәл, күркәм.
Матур аның кичләре һәм
Һәр аткан иртә.
Тәпи йөргән урамнары,
Басу-кырлары.
Бергәләшеп дуслар белән
Җырлар җырлары.
Туган телдә сөйләшүче
Якын күршеләр.
Сине сәламләп китүче
Таныш кешеләр.
Туган якта яшәүче ул -
Бәхетле кеше.
Туган якны, туган телне
Онытма кеше!!!
Тормыш - сәхнә
Бу дөньяда һәркем актер -
Һәр кешенең үз роле.
Һәр кешенең үз урыны,
Һәр кешенең үз юлы.
Һәр кеше сайлый үзенә
Туры килердәй ролен.
Сценариен үзе язып
Үткәрә үз гомерен.
Кабатланган рольләр була,
Уникаль рольләр була.
Образына бәйле хәлдә
Кеше елый я көлә.
Пәрдә арты пәрдә килә -
Көн үтә дә төн үтә.
Рольне ничек уйнаганын
Кеше үзе күзәтә.
Тормыш шундый... Син актер да
Тамашачы да үзең.
Сайлый бел - тамашачылар
Сокланыр булсын ролең.
Торган җирем - зур театр,
Һәр адымым - зур сәхнә.
Шул сәхнәдән ничек кенә
Егылып ла төшмәскә...
Чыршыда да кеше язмышлары...
Чыршы ята урамда -
Кар астында. Буранда.
Кискәннәр дә ташлаганнар
Инде җаны юк анда.
Ылыслары саргайган,
Күпчелеге коелган.
Бер атнада дәрт ташыган
Япь-яшь чыршы юк булган.
Уйнаганнар-көлгәннәр,
Бер көн рәхәт күргәннәр.
Бер атнадан чыршыбызның
Юк буласын белгәннәр.
Хәзер кеше үзе дә
Чыршы төсле күренә.
Файдаланып ташлыйлар да
Төкерәләр үзенә.
Кеше! Әйдә кеше бул!
Сузма балта, сузма кул.
Бәхетле булсын гомерләр
Һәм чыршысыз булсын юл!
Көз белән танышам
Күңелем боега, йөзем дә бик моңсу
Күңелсез нигәдер, бозланган агымсу.
Яфраклар корыган, кояш юк, күренми.
Агачлар әлегә ак шәлгә төренми.
Бары тик җил уйный: җил - салкын, җил - ачы...
Сүрелгән учак күк көзнең дә кояшы.
Сайрамый сандугач, очмыйдыр карлыгач.
Ал булып кызармый күк йөзе таң тугач...
Көз килү мине дә этәрде сагышка
Салкынга, сагышка тырышып карышам...
Тик булмый карышып, күңелем сагышта -
Сагышка бирелеп көз белән танышам...
***
(искә төшә балачак)
Гомеребез агышларын
Сизми калабыз кайчак.
Олыгая барган саен
Искә төшә балачак.
Искә төшә бакча, мәктәп,
Югары уку йорты.
Искә төшә иң беренче
Тойган мәхәббәт уты.
Искә төшә һәрбер җиңү
Истә һәрбер җиңелү.
Искә төшә елаган чак
Һәм авыз ерып көлү.
Искә төшә яхшы яктан,
Искә төшә ут йотып.
Яшьлек үтә... Ә вакытны
Булмый икән туктатып.
Укучыма!
Син - киләсе заман кешесе.
Барысын да килә беләсең.
Күзләреңне миңа төбисең дә
Миннән яңа белем көтәсең.
Бар ышаныч бары миндә генә,
Укытучың бит мин, мөгаллим!
Синең күзләреңдә мин белемле,
Зур йөрәкле гади бер галим.
Ышанычың миңа гаҗәеп зур.
Ничек кенә аны акларга?
Белем эзләп типкән яшь йөрәктә
Мәрхәмәтне ничек сакларга?
Минем алда тора күп бурычлар
Алларымда минем күп максат.
Укытучы икән - әйдә, укыт!
Дию генә, дустым, бик ансат.
Бала тапкан ана алдындагы
Нинди булган булса бурычлар.
Укытучы да, ата-ана кебек
Бала бәхете өчен тырыша.
Горурланам бөек исемем белән,
Зур киләчәк - минем кулларда.
Телим һәркемгә дә: укытучы
Юлдаш булсын сезнең юлларда!
Соңгы кыңгырау
Чылтырый соңгы кыңгырау -
Бар да шат, бар да актан
Һәркем кулында чәчәкләр
Кызлар алъяпкыч япкан.
Бары тик рәтләр артында
Укытучы моңая.
Бит очында күз яшьләре
Күңел шатлыгың кая?
Кем яшьләндергән күзләрен?
Нигә шат түгел үзең?
Балаларың чыгып китә
Әйтә алмыйсың сүзең.
Никтер тавышың калтырый
Әйтер сүзең әйткәндә.
Горурланып, шатлык белән
Сүзләреңне әйт әйдә.
Каршыңда - үсмер егетләр
Матурдан матур кызлар.
Алар бит синең җимешләр
Алар бит инде зурлар.
Инде бит ничәмә еллар
Син балалар каршында.
Горурлан син алар белән
Синең хезмәт барсы да.
Юк, син түзмисең шул, һаман
Күзләреңнән яшь ага.
Сиңа кушылып елыйлар
Килгән һәр ата-ана.
Әйе, балалар үстеләр,
Әйе, олы юл алда.
Әйе, гел бергә идек лә
Ни көтә хәзер алда?
Укытучы яшьләренең
Шулдыр иң зур сәбәбе
Ул борчыла алар өчен
Тотып чәчәк бәйләмен.
Ә балалар - алар соң шат,
Аларның бүген бәйрәм.
Тик укытучы күз яшьләре
Тамалар берәм-берәм...
|