Бүген Әдипләр: Халисә ГӘРӘЕВА
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Халисә ГӘРӘЕВА
Халисә ГӘРӘЕВА 1953 елның 30 апрелендә Татарстанның Мөслим районы Баек авылында туган.
 ФӘНИСКӘ

Сине эзләп тагын Айга мендем, 
Зөьрә кыз яныннан күзләдем... 
- Тик еракта инде, бик еракта, 
Күрә алмассың, -диде, -эзләрен. 
Сөеклемнең туган көне бүген, 
Никтер китте иртә калдырып... 
һәркөн таңда юлларына карыйм, 
Яшьле күзләремне талдырып. 
Калды синең матур эшләрең дә, 
Матур балалар да калдырдың... 
Икәү бергә яратырга туган 
Оныкларны миңа калдырдың... 
Шундый матур узган гомеребезне 
Сагыш утларына салдырдың...

ТОРМЫШ БИТ БУ...

Жиде ятлар авыр чакта 
Олы терәк булгалый! 
Ә туганнар, якын дуслар 
Саткан чак та булгалый... 
Дөнья булгач, дошманың да 
Ярдәм кулы сузгалый... 
Дөнья шул бу... бар да анда 
Булгалый шул... булгалый!!! 
Шатлыкларда табын тулы 
Дус-ишләрең булгалый.. 
Ә туганнар читтә кала, 
Андый чак та булгалый... 
Туган, дуслар арасына 
Сыймаган чак булгалый. 
Дөнья бит бу... бар да анда
Булгалый шул... булгалый... 
Җаннар җәрәхәтле чакта, 
Чын дуслар табылгалый... 
Баласын ташлаган ана, 
Анасын "саткан" балалар, 
Дөньяларда очрап тора. 
Андый хәл дә булгалый, 
Аяныч... тик булгалый!!! 
Дөнья бит бу, бар да була, 
Булгалый ла... булгалый...

АВЫЛЫМ, АВЫЛКАЕМ...

Туган авылымда бер көн килеп, 
Сандугачлар җыры туктаса. 
Чишмәләргә җырлап бара торган 
Сукмакларның эзе булмаса... 
Инеш буйларында каз-үрдәкләр, 
Бала чыгарырга оя кормаса, 
Күңелемне минем сагыш сарыр, 
Йөрәгемне минем моң басар!!! 
Язын, сыерчыклар кайткан чакта, 
Һәр бакчада оя тормаса, 
Алмагачлар шау чәчәктә чакта, 
Бал кортлары гөжләп тормаса, 
Сабантуйлар, шаулы җыр-моңнардан, 
Уен-көлкеләрдән гөрләп тормаса, 
Карт-карчыклар, әби-бабайларым 
Фатихалар белән каршы алмаса, 
Авылымның нуры китәр иде... 
Яшәүләрнең яме бетәр иде... 
Яши әле авылкаем, яши әле!!!

ГОМЕР БИТ БЕРӘҮ ГЕНӘ...

Гомер бит берәү генә... 
....Гомерләр ул һәркемгә дә, 
Бирелә берәү генә... 
Кайчакларда ярату да 
Була тик терәү генә!!! 
Ихлас булса сөю хисе, 
Бер-берсен сатмый ярлар, 
Икесенә тигез төшә 
Чигәдәге «ак карлар».
Тик кызганыч... сирәгрәк шул 
Андый бәхетле парлар... 
Җирдә күпме ялгыз калган, 
Тиңен югалткан ярлар! 
Ялгызларның күңеленә 
Сары сагышлар сарый... 
Яратулар артта калган. 
Хатирәләр... нибары...

ҮКЕНМӘЕК ӘЛЕ ҮТКӘННӘРГӘ...

... Үкенмәек әле үткәннәргә, 
Фатихалар кылыйк "киткәннәргә"... 
Көткәннәргә сабырлыклар телик, 
Исәннәрнең хәл-әхвәлен белик!!! 
Вакытыннан алда киткәннәргә 
Оҗмах түрләреннән урын телик, 
Яныбызда булган мохтаҗларга 
Йөрәк түребездән җылы бирик!!! 
Яшь-җиләнгә, акыл-тәүфыйк телик, 
Өлкәннәргә күркәм картлык телик. 
Мәңге картаймастай тоелсак та... 
Аның киләчәген белеп торыйк! 
Киткәннәргә изге дога кылыйк, 
Исән чакта, яхшы гамәл кылыйк!!!

ДУСЛАРГА

Кышкы кичтә җылытучы 
Дусларыма мең рәхмәт!!! 
Ераклардан килеп иңгән, 
Җылыгыз шундый рәхәт! 
һәр иртәдә хәл сорыйсыз, 
Юатасыз, борчылсам. 
Сездәй дуслар белән Җирдә 
Яшәү рәхәт ичмасам!!!

ЯЗМЫШЫМА РӘХМӘТ!

Рәхмәт укыйм язмышыма, 
Биргәнгә кайнар йөрәк... 
Каты сынау үтәр өчен, 
Бик сабыр булу кирәк!!! 
Әле уңнан, әле сулдан, 
Бәргәләп тора язмыш, 
ын дуслар терәге кирәк, 
Абынмас өчен ялгыш! 
Дөнья булгач бар да була, 
Агы да... карасы да... 
Яшим әле шөкер итеп, 
Шул дуслар арасында!!!
"Авыл утлары"


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013