|
ГӨЛЧӘЧӘК (Чәчкә Сәях кызы Хөснетдинова) Татарстанның Мамадыш районында туган. Район гәзитендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип вазыйфалары башкарган. КАМАЗда "Нур" гәзите ачылгач, аны җаваплы сәркәтип итеп эшкә чакыралар. Гәзит ябылганчы Чәчкә шунда эшләде. Бүгенге көндә Чаллыда яши.
Йөрәгенең кайчан туктаячагын белмәгән шикелле, кайчан да булса кулына каләм алып әдәби сүз әйтергә омтылачагын беркем дә белмидер. Гади татар телендә бу мизгел - илһам дип атала. Әлбәттә, илһам сыер савучыга да, балта остасына да килергә мөмкин.
Әмма чын шигырь күпмедер дәрәҗәдә әдәби тәҗрибәсе, өлгергәнлеге булган кеше күңелендә генә туа апа. ГӨЛЧӘЧӘК - нәкъ әнә шундый өлгереп җиткән шәхес. Ак юл сиңа, шагыйрә. Шигырьләрең, шифалы яңгыр шикелле, рухи азык талымлаучыларга муллык китерсен.
Бәйрәм кичендә
Тузлы утын, кайнар ялкын -
Җылы көтеп арыган җаным
Җылы җыя. Рәхәт миңа.
Кайсы мәлдә онытылдым да
Йөрәгемне урлаттым соң?
Мин урлаттым аны Сиңа!
Үз-үземнән ник яшерәм -
Көзләреннән мин таныдым
Шундук аны - хәнҗәр хисне.
Киселде дә йөрәк утка төште:
Ялгыш кына ташланган да
Тәгәрәгән алма төсле.
...Куырылып карала да,
Ап-ак тузга ут кабына.
Нәкъ шул туздай минем йөрәк -
Горурлыгым, тыйнаклыгым,
Сабырлыгым, салкынлыгым...
Берәм-берәм яна дөрләп.
...Бәйрәм киче кыска була:
Соңгы кунак ишек япты
Бәхет теләп. Салкын миңа.
"Мескенкәем, кичләр буе
Синнән күзен алмады", - дип,
Кемнәр көлеп сөйләр Сиңа.
Йөрәгемне кем урлавын
Бик беләм дә - никтер куркам...
Ишек ачылып, җилләр өрсә, -
Ал йөрәгең! - диеп беркөн
Карак егет учларында
Кап-кара күмер китерсә...
* * *
...Көзге төнне тәрәз ярыгыннан
Сарып кергән шыксыз өн булып
Ишетелде:
- Ал да көзгегә бак,
Беткәнсең бит бигрәк таушалып.
Күз төпләрең - кара-күгелҗем,
Яшьләр юган карашың төсен.
Күптән инде туңган бәгырең,
Һәм югалткан җаның үз көчен...
Һәрбер "тамгаң", яраң, әрнүең
Бары аннан. Бары ул кансыз
Тилмертә, тилертә, ук кадый,
Уклары - исәпсез-хисапсыз.
Юкка гына азапланасың
Ясарга шат чырай, көләргә.
Сәбәпләр җитәрлек бер ту гел,
Мең кабат егылып уләргә...
...Ә мин көзгегә елмаям,
Ә мин тәрәзгә җөй салам:
"Юк, юк, юк!
Ул иркә, ул назлы, ул тугры
Гомерлек ярым ул,
Ул - Аллам!"
* * *
Ихлас назны берни белән булмый бутап -
Ул телсез, ул кулсыз.
Ул томан: урала, җылыта
Эретә бер нурсыз...
Элсәң дә иңемә кеш туннар,
Төрсәң кыйммәтле парчага -
Мин туңам: кузеңдә
Наз тугел, тук шәүлә -
Күгәрчен үтергән карчыга...
* * *
Хәлемне белергә килгәнсең,
Син иркә һәм артык әдәпле.
Кулларым учыңда - ут кебек,
Җанымның көйрәве сәбәпме?
Кирәксез һәм хаста яфрактай
Өзелергә җыенган идем бит...
Кызганып карама, туйдырган
Ятактан торырга ярдәм ит!
Ерак юл үткәнсең, ачсыңдыр,
Чәй куйыйм, аш салыйм.
Мин инде терелгән,
Җылыга үрелгән гөл, җаным!..
Нәрсә миңа әҗәл күләгәсе
Син янымда чакта?!
Кыйбламда - кара болыт авып
Янә кояш чыкты.
...Тәкбирем дә, тәкъдирем дә
Тик сиңа тоташкан:
"И, Тәңрем, аерма Өметтән,
һәм шушы караштан!
Кызганса кызгансын, жәлләсен -
Мин риза шуңа да.
Кызгану һәм сөю - бер каннан,
Ана һәм баладай..."
* * *
Яраткансың, Аллам,
Сагышларга төреп,
Моңга манып
Бәгырь-җанымны.
Бер чиртүгә еглар
Сазлар итеп
Тарттыргансың куңел кылымны...
Оныткансың, Аллам,
Җырлар, моңнар сыйган
Шул күкрәгем
Каплар белән калкан.
Саксыз каглалар да -
Канатлар,
Саксыз чиртәләр дә -
Еглаталар...
Хисләрем - ялангач,
Җырларым ташланган баш аркан...
1994.
"Аргамак" журналы № 3, 1995.
|