|
Ул: Габдрахманова Айгөл Айрат кызы;
Туган көне: 4 август, 1993
Тугын ягы: Кайбыч;
Уку: Р.Кәримуллин исемендәге Борындык урта белем бирү мәктәбен тәмамлаган, абитуриент;
Шөгыльләре: шигырь яза, рәсем ясый, үзешчән театрда уйный;
Максаты: җәмгыять өчен файдалы шәхес булу.
Берәүгә
Туган телеңнән оялып йөрсәң,
Сине кешеләр хөрмәт итәрме?
Үз анаң теле синең балаңа
Зур мирас булып барып җитәрме?
Туган телеңә төкереп яшәсәң,
Сиңа кешеләр кем дип эндәшер?
Анаң телеңдә горур сөйләшсәң,
Сиңа сокланып бар да көнләшер.
Әти – гаилә терәге
Өйнең яме әти белән,
Өйнең яме әни белән.
Берсе өйдә булмаса да,
Моңсу икәнлеген беләм.
Әти өйдә юк чагында
Өйдә күңелсез була.
Көләселәр килми бер дә,
Һәрвакыт күңел тула.
Әти кайчан кайтыр?- диеп,
Көнне санап көтәбез.
Ул да безне бик юксына,
Сагынышып бетәбез.
Әти – өебез тоткасы,
Гаиләбезнең йөрәге.
Әти һәрчак исән булсын!
Әти – гаилә терәге!
Иркә
Эх, Иркә бигрәк “чибәр”,
Күрсәң, гайрәтең чигәр:
Чәчен-башын туздырган,
Җен хатыныны уздырган.
Муеныныа мәрҗән аскан,
Бармакларда – балдаклар.
– Безгә бик шәп булды, диеп,
Әй куана караклар.
Җете кызыл кофтасына
Әллә ниләр ясалган,
Язу белән чуарланган –
Буш урыны аз калган.
Чалбары да гади түгел:
Тезләрендә ертык бар.
Чылбырлар да асылынган,
Ләкин чалбары бик тар.
Аягына “кросы” кигән,
Сумка аскан бик зурны.
Аңа таккан брелокларны
Талый ала һәр угры.
Ә йөзләре... “Лучше” әйтмим:
Нәкъ таш курчак утыра.
Авызына бертуктаусыз
“Жвачка”ны тутыра...
Менә шундый кыяфәттә
Иркә мәктәпкә бара.
Шуңа күрә тәртибеннән
Көн дә икеле ала.
Дәү әнием шаклар ката
Дөньядагы бу хәлгә.
Мондый киемнәрне күргәч,
Аңсыз калды бер мәлгә.
Иркәнең киемен күреп,
Җен хатыны пыр туза:
Аңа да шул кием кирәк,
Юкса кыз аны уза.
Сәяхәтче сүзләре
Дөнья гиздем бик күп еллар,
Күптер инде узган юлар.
Бик күп илдә булырга
Туры килде быел да.
Анда күргән маҗаралар,
Андагы булган хәлләр...
Бер тәүлек вакыт та җитмәс,
Сөйли башласаң әгәр.
Юк, сөйләмим, мин теләмим:
Булмасын тагын ялган.
Ялгыш кына әйткән сүзне
Авызымнан җил алган.
Бер нәрсәне генә әйтәм:
Кагыйдәләре үзгә.
Теләсә нәрсә эшләргә
Ярамый анда безгә.
Тәртип сакларга өндиләр
Олысын да, яшен дә.
Яман сүзләр тиңләнәләр
Аяз көнге яшенгә.
...Әлбәттә, гаҗәп күңелле
Йөрүләре чит илгә.
Ләкин ни генә әйтсәң дә,
Җитми ул туган җиргә.
Оленёнок
Живёт в лесу оленёнок
С тоненькими ножками,
Прехорошенький телёнок
С жёлтенькими пушками.
Откинул голову назад,
Хочет достать веточки.
Ходит вокруг жимолости,
Пощипает листочки.
А мать-олень своей жизнью
Защищает телёнка,
От опасностей всегда
Уводит оленёнка.
В саду
Осенью в школьном саду
Помогаем взрослым часто.
Однажды вышли на работу –
Каждому один участок.
Работали, работали…
Собирали листья гору.
И вдруг смотрим: потеряли
Одноклассника-то Юру.
Поискали везде Юрку
И вдруг смотрим мы на горку:
Из-под листьев вылезает,
Сам смеётся, сам ругает.
Матбугат.ру
|