Ана теле, “ана сөте” һәм “тана сөте” турында
Гыйлемханов Риман Солтан улы – Габдулла Тукай фондның Президенты.
20 мартта ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты Чаллыда күчмә утырыш уздырды. Гадәти генә утырыш түгел иде бу. Соңгы 10 елда республикабызның дәүләт телләре, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның телләре нинди сынауларга дучар ителде, алда безне ниләр көтә? Депутатлар, мәгариф хезмәткәрләре, төрле оешмалар вәкилләре шушы сорауга җавап табарга тырышты.
Утырышның “бисмилла”сында комитет рәисе Разил Вәлиев: “Күпмилләтле дәүләтләрдә тел мәсьәләсен хәл итми торып, үсеш, алга китеш була алмый”, – дигән иде. Нечкәли башласаң, бу фикер – үзе бер зур тема. Һәм дөньяның алга киткән илләрендә берничә дәүләт теленең матур гына яшәп килү тәҗрибәсен өйрәнеп фәнни хезмәтләр дә язып булыр иде.
Россия дә – милли чуарлык буенча кабатланмас бер ил һәм шушы ил эчендә рус булмаган халыклар үзләрен ничек хис итә соң?
Гаеп ”атта да, тәртәдә дә“ бар
1990 елларда дәүләтчелеген яңадан торгызу белән рухланган Татарстан, Россия төбәкләре арасында беренче булып, суверенлык турында Декларация, үзенең яңа Конституциясен кабул итте. Шулай ук беренчеләрдән булып, әле 1994 елда ук телләр үсеше хакында Республиканың дәүләт программасы төзелде. 10 ел узгач, 2004–2013 елларга янә шундый ук программа кабул ителде. Һәм, ни кызганыч, һәр ун ел саен әлеге программаларның үтәлешенә йомгак ясаганда, без артык горурлану, шатлану хисләре кичереп, гөрләтеп кул чаба алмыйбыз. Ни өчен? Чөнки, дәүләт телләребез дә, башка халыклар телләре дә әллә ни мантый алмый. Тагын “ни өчен?” дигән сорау куйыйк та, шуңа җавап эзләп карыйк. Алдан шуны әйтим: бәхеткә каршы дигәндәй, утырыш эшлекле сөйләшүләргә корылган иде. Чыгыш ясаучылар да күбрәк “баш әйләндерерлек” уңышлар турында түгел, ә “баш авыртуы”на әйләнгән мәсьәләләр хакында сөйләде. Комитет рәисе Разил Вәлиев үзе дә: “Программа кабул ителсә дә, аны тормышка ашыру механизмнары тиешенчә эшләнеп җитмәде”, – дип сүз башлады. Әлеге “механизм”ның бер-икесен генә атыйк. Телләр үсешенә кагылган шундый зур, матур программа эшләсен өчен, Министрлар Кабинетында зур бер бүлек оештырылырга тиеш кебек иде. Ә асылда анда, ачуым бер килмәгәе, 2-3 кешелек штат кына булдырылды. Мәгариф һәм фән министрлыгында да “тел дилбегәсе” нибары бер-ике бөртек кешегә тапшырылды. Министр Энгель Нәвап улы Фәттахов бу хәлдән үзе дә канәгать түгел иде һәм аерым бүлек булдырачагына өметләндереп куйды. Энгель әфәнде чагыштырмача яңа билгеләнгән булса да, милли мәгариф проблемаларын яхшы аңлый торган министр икәнен танытып өлгерде инде. Сүз башында Бердәм дәүләт имтиханының, федераль законнарның ана теле үсешенә шактый аяк чалуын искә алса да, гаепне үзебездән эзләргә кирәклеген әйтергә дә кыенсынмады ул. Мәсәлән, ана телендә (татарча – Р.Г.) белем бирү узган ел белән чагыштырганда инде ел башына ук 44,43 проценттан, 43,6 процентка кадәр кимегән. Мөслим, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман, Саба, Әтнә (100 процент!), Актаныш, Чирмешән, Аксубай районнарында татар телендә белем алучылар саны артса, Югары Ослан, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск районнарында шактый кимегән икән. Моңа кем гаепле инде? Федераль үзәкме? Алай дисәң, федераль законнар барлык районнар өчен дә бер бит.
Хәзер “ата-аналар балаларын татарча укытырга теләми” дигән фикер модага кереп китте. Бер яктан, без, чыннан да, ана телебезне куллануга ихтыяҗ тудыра алмыйбыз әле. Монысына да Мәскәү гаеплеме? Разил Вәлиев телләрнең үсеш программасын тормышка ашыруның механизмнары җитенкерәмәү турында сөйләгәндә, инде ике дистә ел буе сөйрәлеп килгән бер мәсьәләне янә искә төшерде. Дәүләт Советы, ул чакта Югары Совет ике дәүләт телен үз эшендә кулланган дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү билгеләү турында карар кабул иткән иде. Әмма Министрлар Кабинеты әлеге өстәмә түләүнең кемнәргә бирелергә тиешлеге турында документ әзерли алмады. Хөкүмәт карары булмагач, эш һаман тукталып тора. “Шунысы сәер, – ди Разил Вәлиев, – без Конституциябезгә Президентның ике дәүләт телен дә белергә тиешлеге хакында язып куйдык. Ә нигә әле премьер-министр, министрлар, гомумән, дәүләт түрәләре, депутатлар дәүләт телләрен белмәскә һәм кулланмаска тиеш? Бу бернинди мантыйкка да сыймый”.
Дәүләт теле буларак, татар теленә ихтыяҗ өстән дә тудырылырга тиеш инде ул. Көчләп ачылган күздә нур булмый, диләр үзе, әмма милләт язмышына бәйле мәсьәләләрдә кайчак ихтыярый-мәҗбүри алымнар да кулланырга кирәктер.
Әлбәттә, сак кына. “Телләр турында”гы Закон үтәлмәгән яки бозылган очракта “Административ хокук бозулар кодексы” нигезендә 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф каралган үзе. Әмма, Р.Вәлиев әйтмешли, бу акча бер мәртәбә әбәд ашап чыгарлык кына, штрафны ким дигәндә 10 мәртәбә арттырырга кирәк. Шунысын да әйтим, тел турындагы законны санга сукмау очраклары адым саен, әмма тарих кемнеңдер җавапка тартылуын хәтерләми әле.
Җимерү – ансат, төзәтү авыр
Аннан соң, халыкта “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс” дигән сүз бар. Бу әйтемне тел өлкәсенә күчереп карасак, туган тел “ана сөте” белән кермәгән яшь буын барлыкка килде. Килмәс иде, инде кайбер ата- аналар да туган телләрен кирәк санамыйлар. Димәк, балалар бакчаларында, мәгариф учреждениеләрендә, югары уку йортларында “тана сөте” кулланырга, ягъни милли тәрбия бирергә кирәк. Ә бу бик җиңел эш түгел, шуңа күрә соңгы вакытларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүне гаиләдән башлау турында еш сүз куертабыз. Әмма, тегеләй борсаң да, болай борсаң да ана теле язмышы җәмгыять тормышында үзенә ихтыяҗ тудыруга кайтып кала. Ә бу четерекле эштә без даими эшләмибез. Башта җимерү, аннан соң геройларча җимерекне торгызу принцибыннан аерыла алган юк. “Оптимизация” сылтавы белән тел саклаучы авыл мәктәпләрен бетердек. Ярый әле, соң булса, да уң булсын дигәндәй, Президентыбыз Р.Миңнеханов хәер-фатыйхасын биреп, мәктәпләр төзекләндерелә, уку өчен заманча шартлар тудырыла башлады. Тагын бер гыйбрәт: заманында милли университет ачу хакында сүзләр куерган иде. Әмма, татар бер сүзгә килгәнче, субъектларның югары уку йорты ачарга хокукын бетерүче федераль закон барлыкка килде. Вузларда милли төсмерләр кими барды. Утырышта чыгыш ясаган язучы Вахит Имамов әйтмешли, данлыклы Казан университетында татар теле кафедрасына хәтле юкка чыкты. Инде менә, ниһаять, мәгариф турындагы федераль законга кергән яңа үзгәрешләр субъектларга югары уку йортлары ачарга янә рөхсәт бирде. Әмма, кем әйтмешли, “поезд китте” кебек инде. Бу мәсьәләдә Разил Вәлиевнең фикерен сораган идем, аның күңелендә дә борчулы уйлар барлыгы сизелде. Шулай да ул олы эш башлар өчен артык зур булмаган милли югары уку йорты ачарга кирәк дип саный. Моны кем башлар, кем тотыныр, эш ничек барыр? Яңадан бер фикергә килә алмый үзара талаша башламабызмы? “Татар теле белән кая барасың?” – дип шаулаучылар күбәйсә нишләрсең? Шулай да яхшыга өмет итәбез әле. Министр Энгель Фәттахов чыгышыннан аңлашылганча, Татарстан җитәкчелеге телләр сәясәтенә зур игътибар бирә. Әлегә кайбер югары уку йортларында да төрле фәннәр буенча татар телендә белем бирү сакланып килә.
Утырышта тагын бер кызыклы гына мәсьәлә күтәрелде: ул да булса әдәбият дәреслекләрен яңадан карап чыгу. Вахит Имамов әйтмешли, “Татар хатыны ниләр күрми?”не укытыр заманнар узды. Татар горурлыгы булган бүгенге классикларыбыз иҗаты кайда? Язучы Айдар Хәлим исә, мәктәпләрдә башка чит телләр белән беррәттән динебез теле булган гарәп телен дә өйрәтергә кирәк дигән фикердә.
Әйе, бүген әле татар мәктәпләре яшәп килә, башкаларында да фән буларак икенче дәүләт теле – татар теле укытыла. Әмма утырышта катнашучы кайберәүләр фикеренчә, саф татар мәктәпләре саны кәгазьдә бер төрле, асылда – икенчерәк. Ә инде татар теле укытуның сыйфатына килгәндә, Разил Вәлиев китергән кайбер гыйбрәтләрдән йә еларга, йә көләргә кала. “Балалары мәктәптә укыган танышларымнан сорашкалаганым бар. Баксаң, кайбер мәктәпләрдә татар теле дәресләрен башка дәресләр, башка чаралар белән алыштыру очраклары бар икән. Кайчак укучыларны өйләренә дә кайтарып җибәрәләр. Кайбер балалар әти-әниләренә: “Безгә татар теле дәресләрен ничек укысак та, барыбер “5”ле куялар”, – дип мактана ди. Татар теле дәресләренең ничек укытылуын контрольгә аласы иде”, – диде ул министр Э.Фәттаховка мөрәҗәгать итеп. Энгель әфәнде укыту һәм милли кадрлар мәсьәләсе турында борчылуын яшермәде. Шул ук вакытта бер куанычлы хәбәр дә җиткерде. Арча һәм Минзәлә педагогика көллиятләре базасында балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен милли кадрлар әзерләү Үзәге төзеләчәк икән. Бу хакта Президент Р.Миңнехановның карары бар, хәзер укыту-тәрбия программасын тикшерәләр ди.
Бер акыл иясе: “Картаям дип уйлама, бу – картайта”, – дигән. Ә без: “Бетәбез дип уйламыйк, бу – бетерәчәк”, – диик тә өмет белән җиң сызганып эшлик һәм эшне үзебездән башлыйк.
Ватаным Татарстан
№ 48 | 23.03.2013