|
Риф Габасов Татарстанның Мөслим районы Елгабаш авылында туган, гомере буе диярлек зоотехник булып эшләгән, авыл тормышын бөтен нечкәлекләре белән белгән бик көчле журналист иде. Аның язган һәр мәкаләсе әдәби әсәргә торырлдык саллы булыр, ихлас булыр иде. Хикәя-повестьлары да булган. Ләкин берсе дә сакланмаган. Ничәдер яшьлек юбилеена мин очерк та язган идем. Мин дә сакламаганмын. "Авыл утлары" архивыннан бөтенесен дә табарга була, вакыт кына юк әлегә.
Әхмәт Дусайлы.
|