|
Гармун уйныйсы килә!
(Парча)
Их! Җылы авыл мунчасына кереп бер туйганчы гармун уйнасаң икән ул! Үземне-үзем белә башлаганнан бирле шушы хыял тынгы бирмәде миңа.
Безнең авылда ике гармун бар иде: берсе - "бишпланка" - күрше Вәгыйз абыйныкы, икенчесе авыл клубыныкы. Вәгыйз абыйныкы дигәне аның бабасыннан калган. Кичләрен ул "бишпланка"ны сузып уйнап җибәрсә, бөтен авыл тын кала; яшь җилбәзәкләр тиз-тиз генә кием алмаштырып, клубка җыена башлыйлар, олырак яшьтәгеләр капка төбенә чыгалар.
Клубтагысы - зур тальян гармун. Аның телләре зурлар, "бака"лары төймәле. Ул гармунда Вәгыйз абый уйнамый, дөресрәге, аны санга сукмый иде. Анда уйнаучы кеше бер генә - ул да булса, безнең мәктәптә география һәм физкультура укытучысы Данил абый иде. Юкса, аның килүенең безгә кирәге дә шуның кадәр генә. Әгәр ул клубка кереп гармун уйный башлый икән, без - укучы балаларга, клуб ишеген ачып керү бетте диген. Ул вакытта, ялгыш кына берәр укучы баланы клубта күрсәләр, икенче көнне мәктәпкә әниләрне чакырып, шелтә бирәләр иде. Ә аннан соң сиңа клуб тәрәзәсеннән генә карап торырга да рөхсәт булмаячагын бел дә тор!
Гармунчылар шулай бик кадерле булгангамы, әллә үземнең туа-тумыштан бер дәртем булгандырмы - бик тә гармунчы буласым кvилә иде минем!
Гармунчы булу өчен бит әле аның гармуны да, ә аны алырга искечә исәптән 500 сум акча да кирәк. Безнең хуҗалыкта исә 500 сум булса дисезме - әни барыбызга да берәр пар күлмәк-ыштан алып киертер, кышка телогрейка яки бүрекләр яңартыр иде...
Ә гармун уйныйсы килә!
Без бу турыда бер класста укып йөргән якын сердәшем Малик белән көн саен диярлек хыялланабыз. Малик үзе гармун уйнау турында хыялланмый, миңа гына хыялланыша.
Авылда, бездән өч йорт аша гына, сугышта бер кулын калдырып кайткан, күпне күргән, бик матур сөйли белә торган мич чыгару остасы Мостафа абый яши иде. Ул, җәйләрен, көн саен диярлек, аркасына "бригадир сумка"сын асып, күрше-тирә авылларга барып, мич чыгарып йөри иде. Аның бер генә көн дә исермичә кайтканын күрмәгәнбездер, мөгаен. Исерек дигәч тә, егылып ятарлык түгел, кызмача дип әйтсәң дөресрәк булыр. Шул кызыбрак кайтса, тирә-ягына безне утыртып, үзенең күргәннәрен дә, кызык итеп сөйли торган иде.
Шулай, беркөнне, ул сөйләгән сүзләр арасына без үзебезнең: "Ничек итеп 500 сум акча табып, бер гармун алырга була?" - дигән соравыбызны кыстырдык. Ул бер дә аптырап калмады, шундук безне өйрәтергә кереште:
- Әй, егетләр, нигә аңа баш ватып торасыз - бүре тотыгыз! Хөкүмәт бер бүре башына какрас 500 сум түли бит! - ди бу.
- Ә ул бүре безгә ничек тоттыра соң?
- Мостафа абыебыз безгә, исән калган кулына бер пыяла кисәге алып,
җиргә сыза-сыза, үзенең планын аңлата башлады: беренче эш итеп, беләк юанлыгы чамасы 2 шәр метр озынлыкта 200 казык әзерләргә. Аннан соң, авылдан читтәрәк, Сталин полосасы янына барып, шул казыкларны бер метрлы түгәрәк әйләнәсендә берәр метрын җиргә кагып кертәсең. Инде шул түгәрәк тирәли шундый ук казыклардан ике метрлы икенче түгәрәк кагып чыгасың. Тик тышкы зур түгәрәкнең эчке якка ачыла торган ишеге булырга тиеш. Ике түгәрәкнең казык өсләренә такта тезеп, такта өстенә зур-зур ташлар бастырып чыгасың. Капкан әзер!
Әлмәт
"Аргамак" журналы, 1995, № 3.
|