Гомере вакытсыз өзелгән сүнмәс йолдыз – Вафирә Гыйззәтуллинаның исеме Казанда мәңгеләштерелгәнме? Кызганыч, бу сорауга уңай җавап биреп булмый. Әйтерсең лә, ул Казанның Татарстан урамындагы йортта яшәмәгән – чөнки бу йортта аның турында бернинди дә элмә такта юк. Җырчы музыка училищесында да укымаган – чөнки училище сайтында аның турында бер мәгълүмат та табып булмады. Юкса бу уку йортында шундый мәшһүр җырчының белем алуы аңа, һичшиксез, популярлык кына китерер иде. Соңгы өмет – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сайтын ачам. Анда да бәлки фотосы бардыр дигән өмет чәлпәрәмә килә.
Ләкин Вафирә Гыйззәтуллина яшәмәгән, эшләмәгән, җырламаган дип әйтергә кем генә җөрьәт итәр икән? Аның репертуарындагы җырлар әле дә яңгырый, батырлыгы, горурлыгы хакындагы сүзләр телдән-телгә күчә.
Ялгышам икән, Казанда Вафирә Гыйззәтуллина рухы яшәгән бер бәләкәй генә утрау бар. Бу – Казан шәһәренең 5нче лицее каршындагы 26нчы музыка мәктәбе. Монда җырчының кызы Камилә Гыйззәтуллина балаларга әнисенең репертуарын өйрәтә, аннан калган ядкәрләр белән бүлешә.
Камиләнең әнисе исемен кире кайтару юлында ничек бәргәләнгәнен күргән музыка мәктәбе директоры Галина Голубева аңа ярдәм кулы суза. Республика күләмендә эш башкарып булмый икән, әйдә балалар күңеленә юл ачыйк, ди ул. Шулай итеп, бу мәктәптә ел саен сентябрь аенда Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе үткәрелә башлый. Мәктәп шәһәр мәгариф бүлегендә теләктәшлек табып, узган ел Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге “Күңелдә мәңге яз” дигән балалар, яшүсмерләр, өлкән яшьтәгеләр өчен ачык төбәкара фестиваль-конкурс оештырып җибәрә. Быел да мәктәп мәгариф бүлегенең ярдәменә өмет итә. Чөнки җырчы исемен мәңгеләштерүгә ярдәм итүче бердәнбер оешма шушы икән.
“Менә шулай, безнең коллектив Вафирә Гыйззәтуллинаның онытылган исемен кире халыкка кайтара. Аның җырлары балаларның йөрәкләрендә саклана”, – ди Галина Голубева.
Музыка мәктәбе Вафирә Гыйззәтуллина җырларында Регина Вәлиеваны тәрбияләп үстерде. Халыкара конкурсларда лауреат исемен яулаган бу яшь җырчы шушы мәктәп укытучысы, филармониянең алыштыргысыз солисткасы да. 26нчы музыка мәктәбе “Гөлләрем” ансамбле белән дә горурлана. Кызлар мәктәп данын халыкара конкурсларда яклады. Узган елны шундый конкурсларның берсеннән алтын медаль белән кайтты. “Россия” каналыннан бара торган “Битва хоров” тапшыруында да шушы мәктәпне тәмамлаучылар ярыша икән. Менә нинди мәктәп коллективы икән бу! Аларга үткәннәрне кадерләп саклаулар, татар сандугачының исемен онытырга ирек бирмәүләр ярдәм итә торгандыр да әле.
Бу атнада 26нчы мәктәп тагын бер күркәм гамәле белән сокландырды. Ул үзенең бер бүлмәсендә Вафирә Гыйззәтуллина музеен оештырып җибәрде. 5нче лицей директоры Гүзәл Рәхмәтуллина: “Бу эшебез беренче адым итеп кабул ителсен иде. Алга таба Вафирә Гыйззәтуллина исемен мәңгеләштерүдә республикадан да зур адымнар көтеп калабыз”, – диде.
Музей экспонатларыннан күренгәнчә, Вафирә кая гына чыгыш ясаса да, халык мәхәббәтен яулап кайткан. Каракалпакстанда бүләк ителгән җилән, түбәтәй (монда 1978 елда аңа хәтта мәдәният министры булып калырга да тәкъдим итәләр), Менделеев районы халкыннан бизәкләп эшләнгән самовар, Башкортстан балчыларыннан мичкә... Барысы да имзалы, язулы. Вафирә Гыйззәтуллинаның дипломнары, аның китабы... Баксаң, җырчы үз куллары белән “Тормыш китабы”н яза башлаган икән. Көндәлек рәвешендәге кулъязма-китап җырчының дөньяга, сәяси “уеннар”га мөнәсәбәте хакында сөйли... Шушы кулъязманы күрергә килгән җырчының дусты, Татарстанның теннис буенча федерация советы директоры Рәмзия Нуриева белән аның ничек итеп депутат булырга йөргән көннәрен искә алабыз. Билгеле, анда җырчы түгел, Сергей Шашурин җиңә... Рәмзия ханым Вафирәне бары тик ягымлы, көләч, олысына-кечесенә ярдәм итәргә ашкынган кеше итеп хәтерли.
Музейда тагын бер кызыклы ядкәр бар. Бу – билгесез рәссам ясаган портрет. Камилә: “Көннәрдән бер көнне телефон шалтырады. Без Болак буендагы чүплектә Вафирә Гыйззәтуллинаның портретын таптык. Кирәк булса, килеп алыгыз, дип шалтыраттылар”, – дип искә ала. Менә шундый серле табылдыклар, кызык та, кызганыч та хәлләргә дучар булган җырчы ул Вафирә...
Камиләдән, һич югы элмә такта ясату турында вәгъд әләр ишетелмиме, дип сорамыйча булдыра алмадым. Ул исә: “Мине мәдәният министрына кертмиләр. Ничә бардым, ул буш түгел, диләр. Безгә иң яхшысы – хат языгыз, дип кире бордылар. Минем исә министр белән күзгә-күз карап сөйләшәсем килә. Такта дип авыз ачсам, смета сорыйлар. Мин ничек төзим аны, хисапчы түгелмен бит”, – дип иңнәрен җыера. Вафирә Гыйззәтуллина тирәсендәге менә шундый аңлашылмаучылыклар килгән һәр кешене борчуга салды. Кайда инде дискын чыгарыйк, урамга исемен кушыйк дип авыз ачу?
Җырчының үз куллары белән язган “Тормыш китабы”нда киләчәк буынга да теләкләр бар
28-09-2012 №190-191 (
ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА ("Ватаным Татарстан", 26910-26911)
НӘГЪЛӘТ
Туганнар кырылыша бүген -
Якын дуслар алдаша.
Милләтләр бер-берсе белән
Кан телендә аңлаша.
Я, Ходаем, бир сабырлык
Җиремә, милләтемә.
Көймәбез килеп терәлде
Алланың нәгъләтенә.
Шартнамә дип алдыйталдый
Шартлыйлар инде бүген.
Кайгы-сөрем биләп алды
Татарстанның күген.
Кемгә ышанырга белми
Мескен кол булган халык.
Тыпырчына тегендә-монда -
Нәкъ кармактагы балык.
Селәү сибеп каптыралар
Кармакларга үзеңне.
Әй, татарым, акылыңа кил
Зуррак ач күзеңне.
Телсез-денсез калдырдылар,
Инде илсез калабыз.
Шартнамәгә кул куеп без
Башны утка салабыз.
Үзе теләп кол була бит
Горур, мәгърур милләтем.
Милләтен сатучыларга
Шигырем булсын нәгъләтем
нәгъләтем
нәгъләтем...
САГЫНЫРСЫЗ ӘЛЕ
Муеныма асыл ташлар тагалмадым -
Байлык җитмәде.
Татар түрәләре мине күралмады,
Рәнҗетте вә үз итмәде.
Ләкин аңа карап мин һич сыгылмадым.
Абынмадым аяк чалганда.
Азатлык дип янар тәнем-каным
Хәтта газраил җанымны алганда.
Сагынырсыз әле кызыгызны,
Сандугачка мине тиңләрсез.
Вафирәдәй безнең гөлләр диеп
Елый-елый сулар сибәрсез.
"Аргамак" журналы № 9, 1994.