Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Рәис Гыймадиев
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе
Вәсилә Хәйдәрова. Борак

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

5 минутта сайт ясагыз

Әдипләр чаты

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Рәис Гыймадиев
Шагыйрь һәм үзешчән композитор Рәис Мөбарәкша улы Гыймадиев 1954 елның 23 апрелендә Татарстанның Чистай районы Каргалы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында урта мәктәпне, аннары, армиядә гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, 1966 елда Волгоград физкультура институтын һәм 2002 елда Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлап ике белгечлек буенча (физкультура укытучысы-тренер һәм икътисадчы-менеджер) югары белем ала. 1976-2000 елларда Чаллы төбәгендәге төрле сәнәгать һәм хуҗалык оешмаларында шофер һәм автомобиль транспорты буенча өлкән мастер, Чаллыда «Плодовощторг» акционерлык предприятиесе директоры, Сарман районындагы «Петровская» агрофирмасының генераль директоры урынбасары, Зәй шәһәрендә кондитер фабрикасы генераль директорының беренче урынбасары булып эшли. 2000 елның июленнән ул Чаллыда шәһәрнең «Пассажир автотранспорты предприятиесе» дигән акционерлык җәмгыятен җитәкли. Хезмәтне оста оештырганы өчен «2004 ел җитәкчесе» һәм «Шәһәрнең шәрәфле гражданы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
Рәис Гыймадиев әдәбият һәм музыка белән яшьтән үк кызыксына. Шигырьләр яза һәм үз шигырьләренә көйләр чыгара. Башка үзешчән композиторлар (Фирзәр Мортазин, Зифа Нагаева һ.б.) тарафыннан да аның байтак шигырьләре көйгә салына. Ул — Казандагы хосусый нәшриятларда җырлары һәм шигырьләре тупланган «Җырларымны сезгә багышлыйм» (2001) һәм «Яратып яшәгез!» (2004) исемле ике китап авторы. 2003 елда исә «Ядкәр» студиясендә үзешчән композиторның «Җырларымны сезгә багышлыйм» дигән бер үк исем белән аудиокассетасы да дөнья күрә. Р.Гыймадиев — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырларымны сезгә багышлыйм: шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. Я.Шәфыйков. — Казан: Матбугат йорты, 2001. — 256 б. — 2000 д.
Яратып яшәгез!: шигырьләр. — Казан: Сүз, 2004. — 256 б. — 1000 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012