|
Лилия Гыйматдинова
1950 елның 23 июлендә туган. Оренбург шәһәрендә яши.
Ярату теләге
Хисләргә уралып,
Килә ул язларда.
Ярату теләге
Күмелеп назларга.
Чәчәкләр атканда
Яфраклар яшәреп.
Килә ул яңадан
Моң-җырга күмелеп.
Мең нурга әйләнеп
Җиргә ул сибелә.
Яктыртып гомерне
Иң матур төсләргә.
Яши ул күңелдә
Мэнгегә яратып.
Килә ул язларда
Хисләрне яңартып.
Нур булып сибелеп,
Моң булып түгелеп
яши ул күңелдә
Мәңгелек җыр булып.
|