|
Жырлы язмыш
Нурислам Гафиятов 1961 елның 10 ноябрендә Аксубай районы Шәрбән авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, СПТУда укып киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә.
Туган ягының искиткеч матур табигате: чәчәкле болыннар, салкын сулы чишмәләр, таулар, елгалар Нурисламнын иҗатына илһам биреп торалар.
Һәркемнең дә бар дөньяда
Үз юлы, моң-сагышы, —
дип яза ул бер шигырендә. Шул моң-сагыш аны җырчы шагыйрь итә дә инде. Нурислам язган сүзләргә композиторлар яратып көй иҗат итәләр. Без исә ул жырларны радиодан, концертларда ишетеп сөенәбез.
Нурислам туган авылына еш кайта, балачактан таныш сукмаклардан әйләнеп, яңадан-яңа җырлар иҗат итәргә көч, рух туплый. «Бу дөньяда яшәү — әкият», — дип әйтә икән, бу бер дә юкка гына түгел.
Шагыйрь менәсе үрләр әле байтак. Без аңа юлында унышлар телик.
Яна китабында авторның җырлары, шигырьләре урын алган. Китапта тагын бер яңалык бар — анда авторның язучы, тәржемәче Мансур Сафин русчага тәржемә иткән шигырьләре дә урнаштырылган.
Әкиятләр чынбарлыкка әверелә торган заман бу. Сине яңа үрләр, яңа серләр, яңа җырлар көтә, Нурислам дус!
Галиәхмәт Шаһи.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
шагыйрь.
|