Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Таһир Гыйлаҗев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Таһир Гыйлаҗев

Ә Б В <= Г =>Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова>
Әмирхан бине Габделмәннан Габделгафур бине Габделмәннан Алия Габделхакова Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА Язилә Габделхакова Габдессәлам Илдар Габдрафыйков Айгөл Габдрахманова Ландыш Габдрахманова Фәрит Габдерәхим"> Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы Бәшир бине Габдулла Гаделшаһ бине Габдулла Гиз-эл Габид Әзһәр Габиди Илшат Габидуллин Фәния Габидуллина Альберт Гадел Әхмәт Гадел Шәүкәт Гаделша Назил Газетдинов Рәис ГАЙНЕТДИНОВ Г.Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Ибраһим Гази Гафиулла Газиз Ришат Газиз Мәхмүт Газизов Рафаил Газизов Риза Газизов Лилия Газизова Римма Гайнанова Фәния Гайнанова Рөстәм Гайнетдинов Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) Дания Гайнетдинова Әхәт Гайнуллин Мөхәммәт Гайнуллин Хәлим Гайнуллин Нур Гайсин Рәхим Гайсин Сөмбел Гайфетдинова Васил Гайфуллин Миңнеруй Гайфуллина Кадыйр Гали Баһадиршаһ Гали углы Варис Гали Гомәр Гали Кол Гали Мәхмүд бине Гали Мөхәммәт Гали Муса Гали Әнәс Галиев Әсрар Галиев Габдулла Галиев Габдулла Галиев Гариф Галиев Марсель Галиев Мөшәррәф Галиев Фаварис Галиев Фәйзи Галиев Фәнәвил Галиев Фәнзил Галиев Фәнил Галиев Шәүкәт Галиев Гөлчәчәк Галиева Розалия Галиева Суфия Галиева Фирдәвес Галиева Мөхәммәт бине Галим Айнур Галимов Шамил ГАЛИМОВ Әдилә Галимова Ләйсән Галимова Хәким Галидән Руслан Галимов Фоат Галимуллин Әлфия Галимуллина Зөфәр Галиуллa Рөстәм Галиуллин Тәлгать Галиуллин Гөлшат Галиуллина Зилә Галиуллина Мәхмүт Галәү Фәридә Галиәхмәтова Камил Галиуллин Наилә Галиуллина"> Язилә Галләмова Гальгаф (Нургали Галиев) Наис Гамбәр Азат Ганиев Вил Ганиев Фуат Ганиев Рафис Гаптелганиев Нурулла Гаптуллин Гөлүзә ГАРИПОВА Илсөяр Гарипова Фирдәвес Гарипова Мирсәй Гариф Нурулла Гариф Рәшит Гариф Гарифбәк Васил Гарифуллин Гамир ГAРИФУЛЛИН Дамир Гарифуллин Изил Гарифуллин Рамил Гарифуллин Ландыш Гарифуллина Рәсимә Гарифуллина Резидә Гасыймова Имәгыйль Гаспралы Макс Гатау Галяэтдин ибне Гатаулла Гайсә Гатауллин Раил Гатауллин Рәшит Гатауллин Салават Гатауллин Гөлназ Гатауллина Рәдиф Гаташ Римма ГАТИНА Флера Гатина <Нурислам Гафиятов Нурфия Гафиятуллина Мәҗит Гафури Галиәсгар Гафуров-Чыгтай Гөлчрә Гафурова Әхәт Гаффар Рәкыйп Гаффар Ренат Гаффар Сөмбел Гаффарова Мансур Гаяз Рәшит Гаязетдин Әлфис Гаязов Динар Гаязов Ихтыяр Гаязов Илзия Гаязова Рәйхана Гаязова Әнвәр Гәрәев Данис Гәрәев Мәгъсум Гәрәев Мәхмүт Гәрәев Айзирәк ГӘРӘЕВА Гөлфия Гәрәева Лилия Гәрәева Сәлисә Гәрәева Халисә ГӘРӘЕВА Йосыф Гәрәй Рәшит Гәрәй Шамил Гәрәй Лилия Гилдиева Резеда Гобәева Гариф Гобәй Илдус ГОБӘЙ Даут Гобәйди Гөлсирин Гобәйдуллина Ләйсән Гобәйдуллина Чулпан Гобәйдулина "Абдулла Гомәр Гариф Гомәр Госман Гомәр Кадыйр Гомәров Марат Гомәров Заһирә Гомәрова Мөхәммәд Әмин Гомәр углы Фәйрүс Госман Хатип Госман Таһир Госман-Сулмаш Миркасыйм Госманов Светлана Гөлтәева ГӨЛЧӘЧӘК Рөстәм Гыйбадуллин Лилия Гыйбадуллина Бәян Гыйззәт Гали ГЫЙЗЗӘТ Таҗи Гыйззәт Казбек Гыйззәтев Илгизәр Гыйззәтуллин Нур Гыйззәтуллин Рафис Гыйззәтуллин Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Гүзәл Гыйззәтуллина Люция Гыйззәтуллина Флера Гыйззәтуллина Өлфәт ГЫЙЛАЕВ Әнисә Гыйләҗетдинова Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ Гөлфия Гыйниятуллина Галимҗан Гыйльманов Гөлүсә Гыйльметдинова Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Азат Гыйльми Ләбиб Гыйльми Фәрит Гыйльми Камил Гыйльмуллин Таһир Гыйлаҗев Аяз Гыйләҗев Илдус Гыйләҗев Искәндәр Гыйләҗев Мансур Гыйләҗев Наил Гыйләҗев Фәнил Гыйләҗев Хәким Гыйләҗев Рушания Гыйләҗева Cаимә Гыйльметдинова Сафа Гыйльфан Алмаз Гыймадиев Рәис Гыймадиев Әхмәт Гыймадов Айдар Гыймадиев Ләлә Гыймадиева Марсель Гыймазетдинов Зәбир ГЫЙМАЙ Тәбрис Гыймалетдинов Фирдүс Гыймалтдинов Лилия Гиматдинова Нәбирә Гыйматдинова Дания Гыймранова Дамир Гыйсметдин Хәнифә Гыйсмәтуллина
Таһир Гыйлаҗев
Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗев 1960 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Карт авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Татар Суксуы мәктәбендә укый. 1975-1980 елларда Минзәлә педагогия училищесын, 1980-1985 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы мәктәбендә балалар укыта. Фәнгә мәхәббәт Т. Гыйлаҗевны 1988 елда яңадан Казанга алып килә. Ул 1988-1991 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада белем ала. 1991 елның ноябреннән - шушы югары уку йортының татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, 1993 елның апреленнән татар филологиясе һәм тарихы факультетының декан урынбасары булып эшли. 1994 елда шул ук кафедрада өлкән укытучы, 1997 елда доцент гыйльми дәрәҗәсенә ия булып, шул вазифаны башкара.
Т.Гыйлаҗев фән, иҗат эше белән студент елларында кызыксына башлый. Студентларның фәнни түгәрәкләрендә, еллык конференцияләрендә докладлар ясый, төрле конкурсларда, фәнни ярышларда катнаша. 1984 елда Ташкент дәүләт университетында «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында аналитик төзелмәләр» дигән темага чыгыш ясап кайта. Аның әдәбият фәне белән ныклап шөгыльләнә башлавы аспирантурада уку елларына туры килә.
«1920-1930 еллар татар әдәби тәнкыйте үсешендә төп тенденцияләр (метод һәм герой проблемасы)» дигән кандидатлык диссертациясе темасына XX гасыр ахырындагы иҗтимагый күчеш чорында алына һәм аны 1992 елда уңышлы башкарып чыга. Т. Гыйлаҗев татар әдәбиятының «алтын чор» ы — XX гасыр башы әдәби хәрәкәте, аның үсеш закончалыклары, классик әдипләр мирасын яңача тикшерү һәм бәяләү принциплары, сәнгатьчә фикерләү төрләре, әдәби юнәлешләр һәм агымнар кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Шушы дәвернең гыйльми-нәзари, әдәби-тәнкыйди фикер яңарышын һәм аны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән вәкилләре — Җ.Вәлиди, Р. Фәхретдин, Г. Баттал, Г. Исхакый, Ф.Әмирхан һ.б.ларның — эшчәнлеген яктыртуга зур көч куя.
Яшь галим Таһир Гыйлаҗевның гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендәге икенче юнәлеш — XX гасырда Тукай фәне үткән бай, катлаулы, вакыты белән каршылыклы юлны фәнни яктыртудагы тирән эзләнүләре, дәлилле нәтиҗәләре — әдәбият белеменең җитди казанышлары булып тора.
Т. Гыйлаҗевның гыйльми-тәнкыйди, методик-педагогик эшчәнлегендә төрле жанрдагы хезмәтләре бар: фәнни, монографик, проблемалы мәкалә, рецензия, әдәби портрет, монография, фәнни-популяр басма, уку-укыту әсбапларыннан хрестоматия, методик кулланма, программалар.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

XX йөз башы татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре. — Казан: Печатный двор. — 966. —500 д.
Әдәби мирас: Тарих һәм заман.—Казан: Татар, кит.нәшр., 2005. — 206 б. — 2000 д.
Рецензияләрдән тәгъзияләргә: XX йөз башы татар әдәби тәнкыйте. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 254 б. — 2000 д.
Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов. — Казан: Мәгариф, 2004. — 247 б. — 5000 д.
Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Н.Йосы-пова. — Тулыл. 2 басма. — Казан: Мәгариф, 2006. — 3196. — 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Заһидуллина Д. Үткәннән — киләчәккә // Т.Гыйлаҗев. Әдәби мирас: Тарих һәм заман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 5-12 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013