|
Фаварис Галиев 1960 елның 3 февралендә туган. Әлмәт шәһәрендә яши.
(Одноклассники.ру)
Ташламадым
Мин туганмын илем янган чакта
Ут-чолганыш, хәсрәт эчендә.
Әниләрнең канлы яшен сыккан
Сугыш елны – урак өстендә.
Әллә кая әнкәй йөрмәгән дә,
Мин елакны эзләп артымнан.
Табып алган, үзе урып өйгән
Көлтә кибәненең астыннан.
Мәм-мәм булган арыш имезлеге,
Рәшәле күк – арбам өстендә.
Туфрак белән катнаш тир тамчысы
Булган әниемнең сөтендә.
Шуңадырмы туфрак, камыл исе
Гомер буе якын күңелгә.
Моны кемдер чытлыклану дияр,
Алай түгел, алай түгел лә!
Шулар аша, ахры, канга сеңгән
Җиргә хөрмәт хисе күптәннән.
Басу, туфрак, анда үскән икмәк
Безне кеше итеп күтәргән.
Шуңа, ахры, һич ят түгел миңа
Җирнең исе, җилнең ачысы.
Бик кадерле миңа туган кырда
Эшләп тапкан тирнең тамчысы.
Башка далаларга, калаларга –
Шуңа күрә күңелем тартмады.
Нигез-тамыр белән җирдә калдым,
Туган кырым ятим ятмады.
Ялгыз миләш янында
Юл буенда үсә ялгыз миләш,
Ә читтәрәк – шомырт, чияләр...
Шыбырдашып талгын җилдә, гүя:
"Ятим калдык мәңге", – дияләр.
Ә кайчандыр монда, сүнмәс кебек,
Дөрләп янган тормыш учагы.
Миләшкә дә яшәү көче иде
Гашыйкларның кайнар кочагы!
Уза иде сыйпап тәлгәшләрен
Чая кызлар, шаян малайлар.
Күләгәсен шифа итә иде
Эштән арып кайткан агайлар.
Яшь аналар, очрашып монда,
Сөйләштеләр уртак серләрен.
Ул серләрнең барсын миләш белә,
Тик ул гына саклый күпләрен...
Кайнап торган тормыш нигә сүнгән?
Нигә моңсу миләш, тал, тупыл?
Сүнгән учак күңелләргә шомлы:
Әйтерсең лә төпсез бер чоңгыл!
Әй, кешеләр, кайда ялгыштыгыз,
Кемнәр сезне читкә өндәде?
Соңгы йортны сүтеп төягәндә,
Миләшкәйнең үксеп елаганын,
Нигә берегез дә күрмәде?!
Ул әле дә елый – канлы яшьтәй
Җиргә коела кызыл бөртекләр...
Миләшкәйне инде кем юатыр,
Күз яшьләрен сөртеп кем үтәр?..
...Җирдә тормыш һәр төбәктә матур,
Туган җирдә иң-иң матуры,
Туган җирдә – сүнмәс тормыш җыры,
Һәр төбәктә аның үз моңы!
Җырлансын җыр, өзелмәсен кинәт,
Җырда моңнар калтыранмасын.
Төбәкләрдә ятимлеккә гыйбрәт,
Хыянәткә җанлы шаһит булып,
Ялгыз миләш торып калмасын!
"Ватаным Татарстан"
13.04.2012 №66-67 (26785-26786
|