(1867-1946)
Язучы Галиәсгар Гафуров-Чыгтай 1867 елның 16 сентябрендә туган.
Галиәсгар Мөгыйн улы Чыгътай - үз чоры өчен шактый билгеле булып та, безнең көннәрдә бөтенләй онытылган шәхес.
Ул ТРның хәзерге Аксубай районы Иске Ибрай (Чәтрән) авылында туган. 1883-1891 елларда Чистай мәдрәсәсендә белем ала, аннары 8 ел мөгаллимлек итә. 1891 елдан булачак язучы һәм журналист Бузулык мәчете имамы булып хезмәт итә. Чыгътай - "Тутам" повесте авторы, аның беренче бүлеге Риза Фәхретдинов акчасына 1902 елда Оренбургта басылып чыга. Соңрак ул миссионерлар тарафыннан уңай бәя ала.
Повесть төп героиня булган Галимәнең ире белән әңгәмәсе рәвешендә корылган. Аларда гаилә мөнәсәбәтләрендә патриархаль нигезләр кискен тәнкыйтькә тотыла, хатын-кызларның иҗтимагый эшчәнлеккә хокуклары яклап чыгыла.
Коръәннең күп кенә тәгълиматларына шик белдерүгә корылган "Исабәт" китабы басылып чыгу белән (1909), Гафуров-Чыгтай рухи дәрәҗәсеннән азат ителә. Мулла
улы һәм үзе дә баштарак мулла булган кеше, татар дин әһелләре арасыннан беренчеләрдән булып татар җәмгыятендә тамыр җәйгән дини догмачылык, шәхеснең ирекле үсешенә комачау итүче төп сәбәп дип сөйләргә
җөрьәт итә. Соңрак ул тәүбәгә килә, әмма барыбер дә үзенең кабиләдәшләре өчен "ак карга" булып кала.
1915 елда язучы Казанда "Кояш" газетасында, 1916 елдан башлап Уфада "Тормыш" газетасында эшли. 1924 елның сентябреннән Гафуров-Чыгтай Мәскәүдә СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли. Шунда ук сигез ел буе "Фән һәм дин" атеистик журналының мөхәррире була. Басма татар телендә нәшер ителә. 1941 елның язында у). Иске Ибрай авылына кайта һәм 1942 елның 20 августында бакый дөньяга күчә.
"Татарстан" журналы.
Каберенә эзләр суынмас
Бөек Тукайның замандашы, татар мәгърифәтчелек әдәбиятында Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиевлар башлап җибәргән реалистик юнәлешне лаеклы дәвам иткән күренекле язучы, публицист Галиәсгар Мөгыйн улы Гафуров-Чыгътайның тууына шушы көннәрдә 144 ел тулды. Шөкер, катлаулы тормыш һәм иҗат юлы үткән бу шәхеснең исеменә гасырлар тузаны утырмаган, ул әле дә кешеләр күңелендә. Хәтерләү, яд итү дигәннән, Аксубай төбәгенең бәрәкәтле туфрагында җиһанга килгән әлеге әдип, журналист һәм дин белгечен берьюлы ике зур сала халкының ихластан фәкать “үзләренеке”, үз авылдашлары итеп санавы эчкерсез хөрмәт-ихтирам билгесе түгелмени? Һәрхәлдә, бүгенге япь-яшь буын вәкилләренең шулайрак бәхәсләшүләренә үзем шаһит. Ут күрше авыл малайларының һәм кызларының дәгъвасында үзенә күрә хикмәт тә бар. Мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертеп, Галиәсгар Гафуров-Чыгътайның Яңа Ибрай дигән ифрат зур авылда (борынгы исеме – Чәтрән) туып үсүен искәртү урынлы. Уртак мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда аның турында бай тарихи материал тупланган. Ә инде тугыз-ун чакрым арырак урнашкан берничә мәчетле авыл – Иске Ибрайда исә язучының җәсәде күмелгән.
...Ислам дөньясында шау-шу тудырган мәшһүр “Исабәт” китабын язып, берничә повесть чыгарып, шактый “җимешле”, мәгънәле иҗат юлы кичкән персональ пенсионер Галиәсгар ага Гафуров немец илбасарлары сугыш башлар алдыннан Яңа Ибрайга кунакка кайта һәм, коточкыч гарасат башлангач, 75 яшен тутырып килгән картка Мәскәү тарафына юл киселә. Туган авылында туган-тумачалары үлеп беткәнгә, күбрәк Иске Ибрайдагы Миңнеруй атлы кыз туганы йортында яши ул. 1942 елда вафат була һәм гәүдәсен шул авыл зиратына иңдерәләр. Рәхмәт авыл җәмәгатенә, иң авыр, болгавыр елларда да каберен кадерләп саклыйлар. Һәм менә узган атнада аның каберенә әйбәт истәлек ташы кую тантанасына да яше-карты җыелды. Әлбәттә инде, иң элек туган авылыннан килеп җиткәннәр. Шулай булмыйни, чөнки бөтен оештыру мәшәкатьләрен шундагы музей директоры, тарихчы-педагог Шәүкәт Кәбиров үз өстенә алган, асыл ташны эшләп кайтару чарасын Чаллыда яшәүче эшмәкәр Сәгыйт Вәлиуллин кайгырткан.
Мәрхүмнең якты гүре янында хатирәләргә чумдылар, сагыну, сагыш аралаш юксыну сүзләре дә еш яңгырады, билгеле. Казан кунаклары – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары язучы Мөдәррис Вәлиев, өлкән галимнәр – академик Мирфатыйх ага Зәкиев, филология фәннәре докторы Зөфәр ага Рәмиев, аның әдәбиятта биләп торган урыны иң түрдә, дип билгеләп үттеләр, язучының әсәрләрен кабат нәшир итү фарыз, диделәр. Ошбу мөхтәрәм зат исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән район башлыгы Камил Гыйльманов керткән тәкъдим дә матур әдәбият сөючеләрнең күңеленә сарымай булып яткандыр, мөгаен. “Иске Ибрайдагы урамнарның берсенә Гафуров-Чыгътай исемен бирергә кирәк”, – диде ул.
...Мәрхүмнең рухына күмәкләшеп изге догалар ирештергәннән соң, мәктәп балалары, яшүсмерләр каберен чәчәкләргә күмде. Искә алу вакыйгасында аларның да катнашуы күңелле, яхшы фал. Әдәбият сәхифәләре барыннан да битәр шуларны күздә тотып языла ич. Һәм ике авылда да (хәер, бер аларда гынамыни) язучының иҗатына кайта-кайта мөрәҗәгать итүчеләр һич бетәсе түгел. Сүз уңаеннан, Яңа Ибрай урта мәктәбендә быел 171 бала укый, Иске Ибрайда исә аннан йөз укучыга артыграк. Бүгенге вәзгыять шартларында да монда беренче сыйныфка 17 сабыйның йөрүе дә күпчелек мәктәпләрне көнләштерерлек ләбаса! Димәк, әдәбиятыбыз белән кызыксынучылар саны ишәер, Гафуров-Чыгътай кебек атаклы шәхесләр һич онытылмас.
ИЛДУС ДИНДАРОВ
www.Vatantat.ru