Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
|
|
Райондашыбыз, актив җәмәгать эшлеклесе, мәгариф ветераны Вәлиев Зәйнәгытдин Вәҗи улы 79 яшендә арабыздан китте. З.Вәлиев 1931 елда Татарстанның Мөслим районы Бәкәбез авылында туа. Күбәк урта мәктәбендә белем ала. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, үзе укыган Вәлиев Зәйнәгытдин Вәҗи улы
Күбәк мәктәбендә рус теле һәм математика фәннәрен укыта. Төрле елларда читтән торып, ике югары белем ала. З.Вәлиев 1964-1972 елларда 12 авылны берләштергән Куйбышев исемендәге колхозда партком секретаре һәм колхоз рәисе булып эшли. Аннары 7 ел Күбәк урта мәктәбендә директор Вазыйфасын башкара. 1972 елдан бирле аның хезмәт юлы мәгариф системасы белән бәйле. 1978-1983 нче елларда - район мәгариф бүлеге мөдире, 1983-1995 елларда - Күбәк урта мәктәбе директоры, 1995 елдан - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-методик үзәгендә барлык төр уку йортлары өчен программалар, дәреслекләр, укыту-методик әдәбият чыгару мөдире булып эшли. Аның күпсанлы фәнни-методик һәм публицистик мәкаләләре вакытлы матбугат битләрендә дә басылды. Рәсми документларның татарча үрнәкләрен китап итеп чыгарды.
Якташыбыз - спорт мастерлыгына кандидат, ике тапкыр Татарстан укытучылары съезды, бер мәртәбә Бөтенсоюз укытучылары съезды делегаты булды. Зәйнәгытдин Воҗиевичның күпьеллык намуслы хезмәте югары бәяләнде. Аңа "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", "Югары категорияле укытучы", "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемнәр бирелде.
З.Вәлиев үзенең гомерен иң мактаулы һәм күпкырлы тәрбия эшенә биргән үзенчәлекле, эзләнүчән һәм таләпчән педагог булды. Югары әхлак сыйфатларына ия
булган намуслы, гади һәм тыйнак райондашыбыз кайда гына эшләсә дә, үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчән җитәкче, оста оештыручы буларак танылды. Зәйнәгытдин Вәҗиевич болар өстенә кайпыртучан гаилә башлыгы да иде. Тормыш иптәше Сөгъдә ханым белән (ул да мәрхүмә) ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Гомеренең соңгы елларында Казанда яшәсә дә, Зәйнәгытдин Вәҗиевич Мөслим белән элемтәсен өзмәде..
Авыл утлары.
|
|