Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Хөсәен Вәлиәхмәтов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хөсәен Вәлиәхмәтов

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Хөсәен Вәлиәхмәтов Язучы һәм журналист Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1956 елда Вәлиәхмәтовлар гаиләсе Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы авылына күчеп кайта. Хөсәен шунда урта мәктәпне тәмамлый, анда укыганда беренче шигырьләрен, мәкаләләрен язып район газетасы, республика балалар матбугаты «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм «Ялкын» журналы битләрендә бастыра. 1968-1973 елларда Х.Вәлиәхмәтов Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. 1989-1991 елларда Ленинградта Политология институтын тәмамлап, икенче югары белем ала.
Журналистлык хезмәтен Х.Вәлиәхмәтов 1973 елда «Татарстан яшьләре» газетасының әдәби хезмәткәре сыйфатында башлый. Бу редакциядә ул 1985 елга кадәр эшли, аннан бер ел телевидение һәм радиопрограммалары редакторы, ә 1986 елдан 1989 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт итә.
Әдәби иҗат белән җитди шөгыльләнүе Ленинградта укыган елларда башлана. 1989 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Камышлы күл сагышы» дигән детектив язмалар җыентыгы басылып чыга.
Политология институтын кызыл диплом белән тәмамлаган Х.Вәлиәхмәтов Казанга «Ватаным Татарстан» газетасының бүлек мөдире булып кайта. 1992 елдан республикада яңа оештырылган Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгына эшкә күчерелә. Анда эшләгәндә рус һәм инглиз телләрендә чит илләрдә дә таралырлык «Бизнес в Татарстане» дигән журнал оештыра һәм аның беренче мөхәррире була. Бу хезмәтләре өчен аңа 1997 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли. Бер үк вакытта фән һәм әдәби иҗат эше белән дә актив шөгыльләнә. Авторның төрле басмаларда һәм җыентыкларда дөнья күргән шигъри цикллары, әхлак тәрбиясе проблемаларына караган монографиясе, «Юлда чыныккан уллар» дигән документаль повесте («Мәгариф», 2003), «И гомер» дигән романы («Мирас», 2000-2002 еллардагы саннар) һәм башка әдәби әсәрләре бар.
2003 елда Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклый. Шуннан бирле Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында психология фәнен татарча укыта.
Х.Вәлиәхмәтов — 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Иркен минем туган илем: балалар иҗаты тупламасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. —316. —18000 д.
Тамчылар: балалар иҗаты тупламасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 27-286. —10000 д.
Иркен минем туган илем: балалар иҗаты тупламасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 20 б. — 8000 д.
Камышлы күл сагышы: детектив очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 96 б. — 3000 д.
Сәфәр чыгучылар өчен татарча-русча-инглизчә сүзлек-сөйләмлек. — Чаллы: КамАЗ, 1992. — 65 б. — 15000 д.
Юлда чыныккан уллар: докум. повесть. — Казан: Мәгариф, 2003. — 160 б. — 1000 д.
На службу призваны судьбой. — Казань: Дело, 1997. — 60 с. — 1000 экз. (Татар һәм рус теләрендә.) Учебно-событийная деятельность в духовно-нравственном развитии личнос- ти: монография. — Казань: Татполиграф, 2003. — 120 с. — 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кто есть кто в Республике Татарстан // Казань. — 2000. — С. 326.
Казанский университет (1804-2004): библиографический словарь. — Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2004. — С. 214.
Кто есть кто в Республике Татарстан. — Казань, 2005. — С. 435.
Татарстан. Портрет современника. Фотоальбом к 1000-летию Казани. — 2005. — С. 83.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013