Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Наилә Вәлитова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Наилә Вәлитова

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Наилә Вәлитова Наилә Минһаҗ кызы кызы Вәлитова 1946нчы елның 15 мартында туган.
Җор, үткен телле, сүзгә кесәгә керми торган кешеләргә гомер буе кызыгып, сокланып яшәдем мин... Ә бу юлы сүзем республикабызның иң абруйлы китап нәшриятында 30 елдан артык бергә эшләгән, шушы елның 15 мартында 60 яшен тутыручы хезмәттәшем, каләмдәш дустым Наилә Минһаҗ кызы Вәлитова турында. Ишле гаиләдә үскән, тормышның әчесен-төчесен шактый татыган Наилә туры сүзле, гаять уңган, ярдәмчел, кешелекле булуы белән дә аерылып тора.
1954 елда әтиләрен, утызмеңче буларак, Кукмара районыннан Әгерҗе төбәгенә—Иж-Бубый авылына—колхоз рәисе итеп билгеләгәннән соң Наилә шунда урта мәктәп, аннары Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап Иж-Бубыйга укытырга кайта. Соңрак, язмыш җилләре Казанга илтеп ташлагач, Наилә Татарстан китап нәшриятына эшкә керә, лаеклы ялга чыкканчы шунда мөхәррир булып эшли. Биредә эшләү дәверендә Наилә төпле белеме, телне әйбәт тоемлавы, рус телен дә "су кебек эчүе", таләпчән мөхәррир булуы белән танылды. Укучыларга, китап сөючеләргә йөзләгән китап редакцияләп, төзеп, халкыбызның олы әдипләре Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Фоат Садриев һ. б. бик күпләрнең әсәрләрен дөньяга чыгарышкан кеше ул Наилә. Халкыбызга матур-матур тәрҗемә китаплары да бүләк итте ул. Күренекле рус язучы В. Распутинның "Онытма гомергә" ("Живи и помни"), Н. Думбадзеның "Мәңгелек канун" ("Закон вечности"), Э. Устинскийның "Крокодил Гена", А. Милнның атаклы "Винни Пух маҗаралары" һ. б. Наилә Вәлитова тәрҗемәсендә дөнья күрде. Аны 1989 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр.
Хәзерге көндә Наилә Татарстан Фәннәр академиясенең "Фән" нәшриятында мөхәррир булып эшли.
Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Наилә Вәлитова 1994 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Каләмдәш дустыбызны олы юбилее белән котлыйбыз!
Фирая ЗЫЯТДИНОВА
Казан утлары, 2006, №3.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013