Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Касыйм Вахит
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Касыйм Вахит

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Касыйм Вахит

(1916—1942)

Касыйм Вахит (Касыйм Мисбах улы Вахитов) 1916 елның 16 мартында хәзерге Башкортстанның Әлшәй (Раевский) районы Нигъмәтулла авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1935 елда, Дәүләкән педагогия техникумын тәмамлап, шул ук районның Искәндәр авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә (ТБУМда) физика-математика укытучысы булып эшли башлый. 1937 елда Казанга килә һәм педагогия инститүтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлануга, зле яца гына инститүтны тәмамлаган Касыйм Вахит узе теләп фронтка китә һәм сугышның беренче айларыннан ук алгы сызыкта сугыша, шәхси батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Касыйм Вахит 1942 елның 4 октябрендз Сталинград өлкәсендә баргаи каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре аны зур хөрмәт белән Шелемка дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә күмәләр.

Касыйм Вахитның беренче шигырьләре 1932—1933 елларда Уфадагы «Коммуна» исемле өлкә газетасында басыла башлый. Соңрак ул Татарстан өлкә матбугатында — «Кызыл Татарстан» газетасы, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Чаян», «Азат хатын» журналларында актив языша. Аның шигырь цикллары шулай ук «Дуслык», «Очкыннар», «Бәхетле яшьләр» исемле күмәк ќыентыкларга кертелә. Яшь шагыйрь, өйрәнү чоры кичереп, шигъри форманы төрләндерү юнәлешендә тәќрибәләр ясый, поэзиянең терле жанрларында көчен сынап карый. Аның зур булмаган әдәби мирасында «Сөйләнмәгән әкият» исемле поэма да, Көнбатыш Украинаны азат итүгә багышланган «Егет турында баллада» да, юмористик шигырьләр, сюжетлы шигырьләр һәм кечкенә лирик парчалар да бар.

Касыйм Вахит поэзиясенең аерым үрнәкләре сугыштан соңгы чорда «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемлеҗыентыкларда басылып чыкты.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Касыйм Вахитның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Аның турында

Касыйм Вахит.— Кит.: Җыр һаман яңгырый: Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган яшь татар шагыйрьләренең сайланма әсәрләре [Төз. һәм биогр. белешмәләр авт.: Ә. Кәримуллин һәм Н. Юзиев]. Казан, 1956, 122 б.

Касыйм Вахит (1916—1942). Кит.: Алар сафта /Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 215—216 б.

Синегулов Ә. Иле өчен, ирек өчен...— Кит.: Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. Казан, 1969, 55—62 б.

Шакир С. Мәңгелек дан аңа.— Татарстан яшьләре, 1960, 23 фев.


©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013