|
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Мөслим районы Яңа Сәет авылында туып үскән.
ТУГАН ЯК
Ераклардан инде, бик ерактан
Хатлар язам туган ягыма.
Минем сагынычлы сәламнәр
Очсын инде авылым ягына.
Аерылдым инде күптән сездән,
Онытылмый бергә көннәрем.
Искә алам якын дусларымны,
Онытылмас инде үткәнем.
Чит җирләрдә кыен икән,
Барысы да миңа монда ят.
Күпме гүзәллекләр күрдем җирдә,
Әмма миңа якын туган як.
ГАРМУН МОҢЫ
Балачактан гашыйк идем моңга,
Бик яраттым гармун тавышын.
Мәрхүм абыем гармун уйнаганда,
Аңлый идем аның сагышын.
Өзгәләнде газиз йөрәгем.
Миндә дә бер хыял туды -
Гармунчы булу иде теләгем.
Теләгемне юкка чыгармадым,
Өйрәндем мин бию көен дә.
Арысам да эштә, ә кичләрен
Гармун булды һәрчак кулымда.
Гармун белән дуслар таптым,
Аның белән үтте яшьлегем.
Моңаерга ьич тә ирек бирми,
Шуңа күңелем һәрчак яшь минем.
САГЫНУ
Сагынам туган авылымны
Таңнар атса, кичләр җитсә дә.
Айлар, еллар белән бергә
Шаулап яшь гомер үтсә дә.
Сагынам мин болындагы
Хуш исле чәчәкләрне.
Очкан күбәләкләрне.
Сагынам басуларда
Шаулаган игеннәрне,
Кырларымны җырга күмеп,
Сайраган тургайларны.
Сагынам мин дусларымны,
Бергә булган чакларны.
Яланаяк йөгереп үскән
Балачак сукмакларын.
Сагынам мин әниемне,
Аның йомшак кулларын.
Назлы сүзе белән бергә
Аның тәмле ашларын.
Менә шулай сагынабыз,
Аерылгач туган яктан.
Кичерегез безне, ләкин
Узып булмый икән язмыштан.
"Авыл утлары"
|