Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Габдулла Вафин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдулла Вафин

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Габдулла Вафин Габдулла Мәхмүт улы Вафин 1967 елның 10 ноябрендә Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. 1985 елда Мәтәүбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегенә укырга керә. Икенче курсны бетергәч, 1987-1989 елларда Ерак Көнчыгышта элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. 1992 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм татар яшьләренең «Өмет» газетасында хәбәрче булып эшли башлый. 1996 елда Башкортстанда татар телендә беренче журнал оешкач, ул анда социаль проблемалар һәм яшьләр бүлеген җитәкли. 1999 елдан туган авылына кайта һәм эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый.
Габдулла Вафин проза жанрында иҗат итә. Беренче хикәяләрен ул әле студент елларында ук яза. Алар Башкортстанда нәшер ителүче «Кызыл таң» газетасында һәм башка басмаларда чыга. Г.Вафин, нигездә, сатирик һәм юмористик хикәяләр яза. Аларда автор тормышта булган һәм булуы ихтимал вакыйгаларны шактый бүрттереп, мыек астыннан көлеп сурәтли. Соңгы елларда ул мистик һәм сәяси хикәяләр дә иҗат итә башлады. Повестьлары да бар.
2007 елда «Алдау көне галәмәте» исемле китабы басылып чыга. Ул республикада узган хикәя бәйгеләрендә күп тапкыр җиңү яулый. Г.Вафин бер үк вакытта актив публицист та. Аның милли, дини, социаль һәм башка проблемалар күтәргән язмалары Башкортстан матбугатында даими басылып килә. Автор күп тапкырлар «Өмет» газетасы һәм «Тулпар» журналларының лауреаты була.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Алдау көне галәмәте: сатирик һәм юмористик хикәяләр. — Уфа: Китап, 2007. — 1526. — 1000 д,

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хафизов С. Шагыйрьлеккә дәгъва итүләре Ходай белән тиңләү үзеңне: яшьләр прозасында ниләр бар? // Кызыл таң. — 2007. — 15 нояб.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013