Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Гөлназ Вәлиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлназ Вәлиева

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Гөлназ Вәлиева
Гөлназ Мөдәррис кызы Вәлиева 1983 елның 25 августында Казанда язучы Мөдәррис Вәлиев гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагыннан ук гаиләдә милли тәрбия алып, туган телнең тәмен тоеп, әдәби иҗат эшенә һәвәс булып үсә. Шулай да, рус мәктәбендә укыганлыктан, тәүге әдәби тәҗрибәләрен ул рус телендә яза, мәктәп балалары өчен уздырылган иҗат конкурсларында беренче урыннарны яулый, иҗади язмалары күмәк җыентыкларга урнаштырыла.
1998 елдан Гөлназ татар яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый оешмасы эшләренә якыннан катнаша. «Сәләт» мохите, иҗатка сәләтле татар яшьләре белән аралашу аның иҗат омтылышларына уңай йогынты ясый. Ул татарча язылган шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре белән «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт», «Сабантуй», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Казан утлары», «Ялкын», «Идел» журналлары битләрендә күренә башлый.
Гөлназ 2000 елда Казандагы 70 нче урта мәктәпне тәмамлап, берьюлы ике югары уку йортына — Казан дәүләт университетының журналистика һәм Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетына укырга керә. Шул ук елда аның «Милли китап» нәшриятында Равил Фәйзуллин кереш сүзе-фатихасы белән шигырьләре һәм хикәяләре тупланган «Тылсым» исемле китабы дөнья күрә. «Тылсым» республика күләмендә үткәрелә торган «Ел китабы» бәйгесендә кызыксындыру дипломына лаек була. Яшь каләм тибрәтүченең әдәби язмалары 2001 елда «Мәгариф» нәшрияты бастырып чыгарган «Җәйнең җиде төсе» дигән җыентыгына кертелә. Бу ике китаптагы әсәрләре уңаеннан республика газеталарына язган рецензияләрендә Ф.Яруллин, Р.Әхмәтҗанов, Р.Гаташ-лар каләм тибрәтүченең беренче иҗат нәтиҗәләренә уңай бәя бирәләр. Аның 2005 елда Татарстан китап нәшриятында «Күңел күзе» дип аталган икенче китабы басылып чыга. Шул ук елны Гөлназ Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлый. Яшь шагыйрә Казан дәүләт университетының француз теле кафедрасы аспиранты буларак, фәнни иҗат белән дә шөгыльләнә.
Г.Вәлиева — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тылсым: этюдлар / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. — Казан: Милли китап, 2000. — 63 б. — 500 д.
Күңел күзе: шигырьләр, проза. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 96 б. — 2000 д.
Урман әкиятләре: рус халык әкиятләре / соавт. Ә.Еники. - Казан: Мәгариф, 2008. — 96 б. — 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннапов Ш. Серләрең ач шигъри дөнья...//Сабантуй. - 2000. - 9 февр.
Л а т ы й ф и Ф. Яна исемнәр // Казан утлары - 2001. - № 1 — 139 б.
Я р у л л и н Ф. Шагыйрь кайчан өлгерә // Мәгърифәт. — 2002. — 8 март.
Гаташ Р. Яна гасырга - яңа яшь шагыйрьләр сүзе // Р.Гаташ. Шигърият, 1. Каләм җиле. — Казан: Мәгариф, 2006. — 99-100 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013