|
Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында туып үскән Азат Вахитов гомерен төзелеш эшләренә багышлаган кеше. Үз якларында гына түгел, республиканың төрле авылларында аның катнашында салынган йорт-биналарның чуты-саны да юктыр. Һәркайсына тырыш хезмәте генә түгел, күңел җылысы сеңгән. Шулай булмаганда, төзелештән туктап торган араларда куен дәфтәренә:
Һәр иртәдә киләм эш урыныма,
Көтә мине анда төзелеш.
Диварлары үсә өскә таба,
Гади, ләкин гаҗәп күренеш! –
дип язып куя алыр идемени?
Чүпрәле районы төзелеш оешмасында мастер, прораб, аннары оешма җитәкчесе булып эшли ул. Намуслы хезмәте өчен югары дәрәҗәле дәүләт бүләкләренә, шул исәптән “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Шигырьләре гади, шул ук вакытта Чүпрәле якларының бөтен матурлыгын кыска гына итеп тасвирлый белүе сокландыра. Аларны укыгач, мәшһүр Тукайның “халык – шагыйрь ул” дигәне искә төшә.
Төп эшеннән аерылмыйча, гомере буе матур шигырьләр иҗат иткән кешеләргә хас булганча, ул үзенең шигырьләрен кайда да булса бастыруны сорап йөрми. Кем әйтмешли, изге күңелле кешеләр аны үзләре эзләп таба. Шундыйларның берсе – Татарстан Республикасының Төзүчеләр берлеге президенты, Россия һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Рим Халитов. Үзе дә шигырьләр иҗат итүче буларак, республиканың баш төзүчесе хезмәттәшенә шигырьләрен туплап, китап итеп чыгарырга булышкан.
Иршат Закиров,
Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитетының
Чүпрәле җирле оешмасы җитәкчесе
|