|
Илшат Вәлиулла (Илшат Әхәт улы Вәлиуллин) 1967 елның 19 мартында Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туа. 1984 елны Олы Ачасыр урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
1985-1988 елларда Тын океан Хәрби диңгез флотында хезмәт итә.
Армиядән кайткач, университетта укуын читтән торып тәмамлый. 11 яшеннән шигырьләр яза башлый. 1984-1985 елларда, Казан дәүләт университетында укыганда, шигырьләре белән сәхнәләрдә, әдәби радиотапшыруда чыгыш ясый. Студентларның «Әллүки» әдәби түгәрәгендә актив катнаша.
«Татар декадансы» дигән беренче әдәби мәкаләсе «Татар иле» газетасында (1994) һәм «Идел» яшьләр журналында (1995) басыла.
Аның мәкаләләре «Яшел Үзән», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» газеталарында һәм «Казан утлары», «Идел» журналларында басыла.
2004 елны И.Вәлиулланың эсселар, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен туплаган «Мәңгелек Бәхет эзләреннән...» дигән тәүге китабы дөнья күрә. 2006 елда исә аның «һәр шагыйрь — бер дәрья» дигән икенче китабы басылып чыга.
И.Вәлиулла — 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Мәңгелек Бәхет эзләреннән...: эсселар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре / кереш сүз авт. Р.Ганиева. — Казан: РИЦ Школа, 2004. — 128 б. — 500 д.
һәр шагыйрь — бер дәрья...: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 208 б. — 1000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Закирҗанов Ә. Яңа җилләр исәме? // Казан утлары. — 2001. — № 6. — 101 б.
Әхмәдуллин А. Боз кузгалырга әйтә... // Казан утлары. — 2007. — № 6. — 121-1276.
Низами Р. Тәнкыйть тә — тирән дәрьядыр // Казан утлары. — 2007. — № 6. — 169-172 б.
Зайнуллина Г. В путь, в путь, в путь... //ЗвездаПоволжья. — 2004. — № 50.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
|