Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Римзил Вәли
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Римзил Вәли

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Римзил Вәли Римзил Вәли 1949 елның 7 мартында туган.

Үзебезнең Римзил Вәли

Кешелек дөньясы гомер-гомергә яшь булып калу серләрен уйлап баш вата. Ә мин баш ватмыйча гына, гел яшь булып калучы бер кешене беләм. Ул – дөньякүләм танылган "Азатлык" радиосының Казан бюросы җитәкчесе, студентларның яраткан остазы Римзил Вәлиев.

Берничә ел элек безгә – яңа гына беренче курска кабул ителгән "яшел" студентларга дәрес бирергә килгән иде ул. Алып гәүдәле бу әфәнде баһадирларча атлап, кояш кебек елмаеп килеп кергәч, аудитория яктырып, җанланып китте. Үз ассистенты булган, зур диктофон портфеле, фотоаппарат тоткан, чит ил профессорына охшап торучы Римзил абыйны башта авызларны ачып күзәтеп тордык. Тик аннан бөркелгән уңай энергия бик тиз арада безне аның "дулкынына" көйләп куйды. Шушы көннән башлап, ул безгә журналистика нигезләре дигән фәнне өйрәтә башлады, искиткеч кызыклы да, серле дә булган журналистика дөньясына алып керүче беренче укытучыбыз булды. Алай гына да түгел, ул студентларның якын дусты, энциклопедик белемле, тәҗрибәле, һәрвакыт төпле киңәшләрен бирүче остаз.

Римзил Вәли журналистикага очраклы гына эләкмәгән. Ул журналист булып туган, шактый тормыш мәктәбе үтеп үз өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган кеше. Хезмәт юлын туган ягы Башкортстанда гади корректордан башлап, СССРның "Комсомольская правда", "Советская культура" кебек рекордлы тираж җыючы газеталарында, аннары татарның иң абруйлы газет-журналларында редактор, баш мөхәррир вазыйфасын башкара. Үз вакытында Римзил Вәлигә атаклы урыс язучысы Борис Полевой язмаларын да редакцияләргә туры килгән. "Борис әфәнденең "ешо" дип язылган сүзләрен төзәтеп утырырга туры килде" – дип елмаеп искә ала Римзил әфәнде. Сер итеп кенә әйтәм: Римзил Вәли күп кенә җәмәгать эшлеклеләренә сәяси чыгышлар да әзерли әле. Җитәкчеләр бу эшне аңа ышанып тапшыра, чөнки ул чын дипломат, язган чыгышның уңышы гарантияләнгән.

Ләкин барыннан да бигрәк, милли җәмәгатьчелек өчен Римзил абый татар дөньясына эчкерсез хезмәт итүче, халкын ихлас яратучы милләтпәрвәр буларак якын. Аның башкарган эшләрен саный китсәң, бер газета җитмәс. Римзил Вәлиевне милли мәсьәләләрдә консультант буларак төрле конференцияләргә чакыралар, киңәш сорыйлар. Бүгенге көндә ул "Азатлык" радиосының Казан бүлеге директоры. Үз янына көчле, акыллы яшь хезмәткәрләрне туплап, милләткә хезмәт итүен дәвам итә. Кайчан гына керсәң дә, аның бүлмәсендә тормыш кайнап тора. Җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, артистлар аның белән фикер алышырга керә, практика үтәргә килгән студентлар тыз-быз йөри, эфирга хәбәр әзерләүче журналистлар киңәшләшер өчен кереп җитә...

Шәхсән мин шундый күпкырлы талант иясе булган остаздан дәресләр алуыма сөенәм һәм горурланам. Баш мие хисап машинасы кебек эшләп торучы, дөньядагы бар яңалыктан хәбәрдар Римзил Вәлинең һәр хәрәкәтен, һәр җөмләсен отып, нәрсәгәдер өйрәнеп була. Ул ирешкән үрләр нинди генә югары булмасын, Римзил абый искиткеч гади булып кала белә. Яшьләр белән ул бик теләп аралаша. Аеруча, "ВКонтакте" сәхифәсендә. Менә шундый универсаль шәхес, заманча егет инде ул!



КДУ ның журналистика факультеты студентлары исеменнән,
Гөлнар ГЫЙЛЬФАНОВА.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013