Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Хәмид Вәлиди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәмид Вәлиди

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Хәмид Вәлиди Хәмид Вәлиди (Вәлиев Хәмид Фәттах улы) – шагыйрь. 1938 елда Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Кармалы авылында туган.

Шагыйрь авазы

Шагыйрьҗан кыла күп изгелек;
Шагыйрьләр сугышка өндәми.
Туктату турында сугышны,
Ялварам Ходайга көн дә мин.
Барса да кайҗирдә гарасат,
Йөрәгем кысыла аяусыз.
— Туктагыз, мәлгуньнәр, нишлисез?
Сабыйлар кала ич анасы…
Кирәкми бүлергә Җир шарын,
— Карбыз, дип, уйлыйсыз әллә, сез,
Күпме эш болай да бу җирдә,
Гөлбакча ясыйбыз, әйдәгез!
Тыймагыз, йөрсеннәр балалар,
Җир буйлап, җыр җырлап йөрсеннәр
Без күрдек сугышны, шул җиткән,
Ә алар … кинодан күрсеннәр.
Өндәми сугышкан шагыйрьләр,
Ул җаннар тынлыкны телиләр.
Сугышны булдырмас өченгә,
Үзләрен шагыйрьләр түлиләр
Булсын ил исән-сау, сәламәт,
Гөрләсен шат хезмәт авазы.
Күмелсен гөл-чәчкә исенә,
Җир шары, туган җир һавасы.

ДАЛА БӨРКЕТЕ
 
(Әхмәт-Зәки ага Зәйнуллинга)
Күңел кушып, каләм алдым кулга.
Тасвирларга Әхмәт-Зәкине
Килеп басты алып күз алдыма,
Җырлый-җырлый «Карурман көе»н.
 
Тың да алмый Идел тугайлары
Тыңладылар Урал таулары
Кисте бу җыр коллык зынҗырларын
Атты өзеп аркан-бауларны.
 
Сыгып ташны алып су чыгарса,
Ут чыгарды Зәки ташлардан.
Хөрлек даулап мәйдан тоткан халык
Үз итте дә аны шуңарга!
 
Диварларны ватып, сазлык аша
Хөрлеккә без юллар салганда,
Азатлыкка өндәү ораннарын
Ишеткәндер Зөһрә дә Ай да.
 
Утырганда «Ачлык мәйданы»нда
Җыйды Зәки ярты Казанны.
— Ни дип, иярә Казан Мәскәүләргә
Татарның соң азмы үз аңы?!
 
Тасвирларга Әхмәт-Зәкине, дип,
Алган идем каләм бер көнне
Ясады да куйды тугры каләм,
Даладагы гаярь бөркетне!
 
Котлап аңа бүләк итәсе иде,
Үзе туган Урал тауларын.
Булыр иде Зәкиҗаннар — маршал
Үз дәүләте булса татарның…
 
Килешәдер маршал татарга да
Һәм кирәк ул булса да берәү
…Азатлыкка юлның башы гына,
Яшен яшьнәп кирәк күкрәү!

КИРӘК БИТ ЧЫДАРГА…
 
(Таһир Якупов истәлегенә)
Күп җырчылар булган сиңа кадәр,
Син киткәч тә шактый җырчы бар.
Ишетмичә Синең җырны, Таһир,
Күңел түзәр ничек, җан чыдар?!
 
«Олы юлның тузаннарын» бүген,
Туздыралар бүтән җырчылар.
Сине көтә концерт саен күңел;
— Чыкмый калмас бүген, ул чыгар!
 
Тәмамланыр концерт, төшәр пәрдә,
Җырчыларга явар гөл-чәчкә.
…«Ак парахуд» сүз куйганмы әллә,
Безнең ярга килеп җитмәскә…
 
Яңгырый җыр, синең «Наласа»ң бу,
Күңелләрне урап моң ага.
Дулкын-дулкын тоташ җыр агыла,
«Күн авылы» ягына таба.
 
Кылганнарга сарылып җыр агыла,
Көзге яфракларны кочаклый.
Белсәң, Таһир, безнең сагынуларны,
Син көттермәс идең бу чаклы.
 
«Әдрән диңгез» буйларыннан кайтып,
Сәхнәләргә менәр идең дә,
Ялындырмый-нитми утызлап җыр,
Җырлап бирер идең бүген дә.
 
Офыкларга китеп күмелдең син,
Җырлый-җырлый томаннар аша.
Кайтаваз күк безнең күңелләрдә,
Бертуктаусыз чыңлый «Наласа».
www.tayanallaga.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013