|
Риза ага Вәлиев 1915 елның 3 январенда Башкортстанның Дуван районы Өлкенде авылында туып,
бүгенге көнгә кадәр шунда яшәп картайган кеше. 42
елдан артык шушы авыл мәктәбендә татар теле һәм
әдәбиятын укыткан, завуч, директор булып эшләгән
һәм халык мәгарифе отличнигы булып ялга чыккан.
АККОШ КҮЛЕНДӘ
Аккошлар, аккошлар,
Безнең пар ак дуслар,
Килмәсеңне, ахры, белгәннәр:
Йөрәкне яндырып,
Ак эзләр калдырып,
Башка күлгә, ахры, киткәннәр.
Аккошлар, аккошлар,
Һәрчак пар ак дуслар,
Сагыналар булыр күлләрен.
Саргаямын мин дә, Сагынамын мин дә,
Тоткын итте мине күзләрең.
Аккошлар, аккошлар,
Кайтыгыз, пар дуслар,
Аккош күле сезне сагынган.
Әгәр сез кайтсагыз,
Канатлар каксагыз,
Очрашырбыз кебек тагын да.
"Аргамак" журналы, 1994, № 10.
|