Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Вәгыйз Вәлиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Вәгыйз Вәлиев

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Вәгыйз Вәлиев

Кешеләргә искиткеч игътибарлы җитәкче, редакция эшен оста оештыручы редактор, авыр сугыш юлы узган фронтовик... төшенчәләре белән очрашканда, мин боларның иң якты чагылышы булган Вәгыйз Вәлиевне искә төшерәм.

Фронтовик булуын беренче итеп телгә алырга кирәк булгандыр, бәлки, чөнки холкындагы бүтән сыйфатлар аның сугыш кырында күргән-кичергәннәренә нык бәйле иде кебек. Ул үзе дә фронттан гаиләсенә җибәргән хатларының берсендә: ”Сугыш кешеләрне аңларга өйрәтә. Кан, үлем, җимереклек, мәрхәмәтсезлек күргән кешеләр акыл зирәклеге туплый. Мин дә хәзер элекке Вәгыйз түгел. 10 ай эчендә ике яралану, контузия алу, иң якын иптәшләрне югалту мине күпкә өйрәтте”,- дип яза.

Ул күпләрне гәзит эшенә өйрәтү белән генә чикләнмәде, кирәк чакта яклый да белә, моңа кыюлыгы да, дәрәҗәсе дә җитә иде.

Бервакыт шулай гәзиттә бер авыл хәбәрчесенең тәнкыйть мәкаләсе басылгач, партия райкомының “үтә тырыш” инструкторы, тәнкыйтьләнгән колхоз рәисенең өстерүе буенча, автордан аңлатма яздырып алган. Вәгыйз абый шул хәлне хәбәрчеләрнең район киңәшмәсендә, партия райкомының беренче секретаре алдында күтәреп чыкты. “Хәбәрчеләр безгә бик кадерле алар, ялгышсалар, үзебез төзәтербез, аңа сезнең катышу кирәкмәс”,- диде ул инструкторга. Бүген мондый кыюлык кемнәргә генә хас икән?

Кызганыч, Вәгыйз абыйга озакламый безнең районнан китәргә туры килде. Татар гәҗитләренең мөстәкыйльлекләрен җуеп, урыс телендә чыга торган төп гәзитнең тәрҗемәсенә әйләнгән еллар иде бу.

Көньяк-көнбатыш фронтның “Совет сугышчысы” гәзитендә берничә ел Мостай Кәрим, Мәхмүт Максудлар белән бергә хезмәт иткән, гомер азагына кадәр мәшһүр Мостай Кәрим белән якын дус булып калган Вәгыйз Вәлиевне Алабуга гәзите редакторының тәрҗемә буенча урынбасары итеп куйдылар.

“Редакциягә бик тә матур, яшь башкорт шагыйре Мостай Кәрим килде. Аның да хатыны, улы бар. Без аның белән бик тиз дуслашып киттек”,- дип язган Вәгыйз абый аның белән беренче очрашуы хакында. Сиңа (ягъни хатыны Банатка), Асиягә (кызы), әнигә, әбиләргә миннән һәм якын дустым Мостайдан күп сәлам. Минем үз тормышымда аның кебек кешене очратканым һәм шулай хөрмәт иткәнем юк иде әле” – гаиләсенә юлланган хатта әнә шулай диелә.

Мостай Кәрим дә сугышчан каләмдәшен нык хөрмәт иткән, аңа беркайчан да абруйсыз гәзит хезмәткәре итеп карамаган. Менә мәшһүр шагыйрьнең, Вәгыйз абыйның үлеменнән соң, аның гаиләсенә язган хатыннан кайбер юллар: “Хөрмәтле Банат, балалар! Авыр хәсрәтле көннәрегездә сезнең янда була алмадым... Бүген дә сезне юатырлык сүзләр табу читен. Сабырлык бирсен инде сезгә, кадерлеләрем.

Вәгыйзнең үлемен мин дә бик авыр кичердем.Үзе белән минем тормышымның бер кисәген алып китте ул. Егет кеше иде Вәгыйз. Яхшы солдат булды, яхшы дус булды. Вәгыйзне искә алганда мине дә үзегезнең янда дип хис итегез”.

Кояш ГАБИДИ



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013