|
Туган ягым
Яңа чапкан печән өсләрендә
Чалкан ятып җәйге кичләрдә,
Күк йөзеннән йолдыз күзли-күзли,
Яшь чакларым керә төшләргә.
Туган якка аяк бассам әгәр,
Искә төшә яшьлек елларым;
Малай чакларыма кайткан кебек
Урап киләм инеш буйларын.
Матур елга буйлы "Иске йорт"ның
Болыннары әле дә чәчәкле.
Дустым Фәрит белән сыер көтеп,
Какы ашап йөрдек нихәтле.
...Таң әтәче белән бергә торып,
Чыбыркыны алып кулыма,
Сыерларны һәр көн куа идек
Болыннарга, басу юлына.
Туган ягым үз иткәндәй мине
Каршы ала, җәеп колачын,
Күптән көтеп алган ана кебек
Ерактагы газиз баласын.
Нинди бәхет икән, әгәр кайтып
Уза алсаң яшьлек эзеннән,
Матур язларыңда йөргән сыман
Атлаганда гомер көзеннән.
www.Vatantat.ru
|