(1932-2012)
Азат Фатих улы Вергазов 1932 елның 8 мартында хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Карновар авылында укытучы гаиләсендә туган. 1937 елда аның әтисе бөтен гаиләсе белән Татарстанга књчеп килә һәм хәзерге Зеленодольск районының Зур Карауќа авылында төпләнә. Азат шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1949 елда Казан дәњләт педагогия инститњтының тарих факультетына укырга керә. 1951—1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Зур Карауќа урта мәктәбендә тарих һәм география укытучысы (1954— 1957), Ключи совхозының комсомол оешмасы секретаре (1957—1958), Зур Җәке сигезьеллык мәктәбе директоры (1958—1964) һәм, яңадан Зур Карауќага кайтып, 1970 елга кадәр урта мәктәптә укыту бњлеге мөдире һәм укытучы булып эшли.
1970 елда А. Вергазов Зеленодольск шәһәренә књчә һәм 1972—1974 елларда Казандагы 36 номерлы профессиональ-техник училищеда укыта. 1974 елның көзеннән А. Вергазов — Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән редактор хезмәтендә. Ул 1958 елдан КПСС члены.
А. Вергазов проза жанрында иҗат итә. Беренче хикәяләре көндәлек матбугатта алтмышынчы еллар ахырында књренә башлый. Укучыларга үзенең өч повесте — профессиональ-техник училище тормышыннан алып язылган «Дулкыннар ни сөйли?», коллективлаштыру чорының драматик вакыйгаларын тасвирлаган «Ташу» («Нәзер») һәм «Уяну» исемле књләмле әсәрләре. белән билгеле.
А. Вергазов— 1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Дулкыннар ни сөйли? Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—127 б., ил. 9000
Ташу: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—148 б. 14000. Рец.: Сверигин Р.— Соц. Татарстан, 1981, 8 февр.; Маннапов С. Дулкыннар ни сөйли.—Казан утлары, 1981, № 9, 181—183 б.
Уяну: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1984—136 б., 15000.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)