|
Беренче мәхәббәт
(Хикәя)
Көндез тамчылый, кичкә табан камчылый торган март ае. Кечкенә бүлмәдә, өстәл лампасы яктылыгында унҗиде яшьлек Зөлфия дәрес әзерли. Әтисе инде йоклый, ике энесе, сөзешергә әзерләнгән бәрәннәр кебек, маңгайларын бер-берсенә терәп диярлек, кечкенә шахмат тактасы өстенә иелгәннәр. Әниләре, артык шалтыратмаска тырышып, савыт-саба юа.
Зөлфия, дәреслегеннән аерылып, тәрәзәгә карап ала. Көн саен кичке алтыларда кереп чыга торган Илгизе, нишләптер, кермәде бүген. Тыкрык башындагы багана уты яктылыгында таныш буй-сын күренмәсме, дип көтә Зөлфия. Яхшырак күрер өчен, өстәл лампасын сүндереп карый. Исәбе — Илгиз күренү белән, аның капка дөбердәткәнен көтмичә, каршы чыгу. Ник дисәң, вакыт соң, әтисе уянып, ачулануы бар.
...Китап битләре — кыштыр, кыштыр...
...Лампаның кнопкасы — шарт та шорт...
Менә козыреклы мех башлык күренә! Илгизе тыкрыкка кереп бара! Зөлфия, ашыгып, шулай да, кабалануын әнисеннән яшерергә тырышып, элгечтәге курткасын иңенә сала да ишеккә омтыла. Арттан әнисенең: «Капкаларны бикләп кер!» — дигән сүзе ишетелеп кала. Капканың келәсен әкрен генә күтәреп, кыз егет каршына чыга. Шунда аны көчле куллар тартып алып, кочагына сеңдерә. Күктә салкын ай йөзә, аяк астында боз. «Нигә шулай соңга калдың?» — ди Зөлфия, дулкынланудан еш сулап.
«Җитәкчене йөртәм бит мин, — ди Илгиз, — әллә канларга алып барырга туры килде».
Кайнар үбешү, тагын, тагын, тагын... Илгиз кыска тунын чишеп җибәрә, кызны тагын да ныграк күкрәгенә кыса... Кочаклар җылы да бит, ә Зөлфиянең яланаякка эләктереп чыккан галошы аркылы салкын үтә, балтырларын чеметә. Оек, итек киеп торган булса, әнисе: «Кая барасың?» — дип төпченеп сораячак иде. «Озаккарак китте», — дип, әнә, кызын югалтып, үзе дә чыгып килә, ахрысы. Койманың теге ягында галош чыштырдый, юынтык су түккән тавыш ишетелә. Шуннан: «Кызым, син мондамы?» — дигән сорау яңгырый. Белә инде ул әни кеше эшнең нидә икәнен! Зөлфия дә, ашыгып: «Хәзер керәм, әни!» — дип тавыш бирә. Егетенә, пышылдап кына: «Сау бул, иртәгәгә кадәр», — ди дә әнисе артыннан йөгерә.
Зөлфия, җылы урынына чумып, бу кыска гына күрешүнең һәрбер мизгелен тагын бер кат күңеленнән кичерә. Туңган аяклар инде җылынса да, аның бөтен гәүдәсе калтырана, йөрәге сикереп чыгардай булып тибә. Күзләренә, нишләптер, кайнар яшь тыгыла. Ул яшьләр шатлыклы — Илгизе исән-сау, ул килде, ул аны ярата! Ул яшьләр тозлы — очрашу бигрәк кыска булды шул! Берни сөйләшә дә алмадылар. Ул яшьләр татлы да — беренче мәхәббәт яшьләре! Зөлфия өчен кадерле дә алар. Чөнки ул яшьләрдә балачак белән саубуллашу да, киләчәккә өметләр дә бар.
"Мәйдан" журналы № 2, 2007.
|