Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Майя Вәлиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Майя Вәлиева

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Майя Вәлиева Майя Диас кызы Вәлиева 1962 елның 1 маенда язучы һәм сәнгатькәр гаиләсендә туа. Мәктәпкәчә бала чагы Кемерово өлкәсенең Одрабаш һәм Тимертау бистәләрендә уза. Соңрак алар гаиләләре белән Казанга кайталар. Майя Вәлиева музыка һәм сәнгать мәктәбендә укый. 1979 елда Казанда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының биология факультетына укырга керә. Җәйге ял вакытларында биологик экспедицияләрдә катнаша — Россия үзәгенә урнашкан Окск-Волжск, Латвиядәге Тейчу, Төрекмәнстандагы Хасан күле тыюлыкларында эшли. Тик аның Ерак Көнчыгышка — Сахалин, Чукотка, Приморье — мәхәббәте көчле була. Ерак Көнчыгыш тормышыннан алынган вакыйгалар аның повесть, хикәяләрендә дә чагылыш таба. 1978 елда «Смена» журналы М.Вәлиеваның «Предательство» һәм «Волк» дигән беренче хикәяләрен бастыра. 16 яшьлек кызның әсәрләре укучылар арасында зур кызыксыну тудыра. 1980 елда Татарстан китап нәшриятында үзе ясаган иллюстрацияләр белән «Повесть о черной соба-ке» дип аталган беренче китабы дөнья күрә. Соңрак М.Вәлиева китаплары Мәскәү («Детская литература», «Молодая гвардия») һәм Казан нәшриятларында басыла. Ул хикәя, повестьларын «Идель», «Казань», «День и ночь» журналларында бастыра.
1984 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Россия Федерациясе Фәннәр академиясенең Биология институтында, «Идель», «Татарстан» журналларында эшли.
1991 елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Бу елларда ул күп сәяхәт итә. Берничә ай Болгариядә яши, Чехия, Көньяк Украина, Испания һәм Абхазиягә бара. Испаниядә корридада туган сюжет «Андалузский бык» хикәясенең нигезен тәшкил итә, соңрак шушы исемдә күләмле повесте басыла. Майя Вәлиева — ун проза китабы авторы. Ул яшь язучыларның Мәскәүдә (1988) үткәрелгән VIII Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша.
М.Вәлиева— 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Повесть о черной собаке: рассказы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. — 48 с. — 15000экз.
Крик журавля: повести и рассказы. — Казаны Татар. кн. изд-во, 1987. — 96 с. — 150000 экз.
Прости меня, друг- повести и рассказы. —Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. — 95 с. —15000 экз.
На краю: повести и рассказы. - М.: Мол. Гвардия, 1991. 286 с. - 100000 экз.
У Сопки Стерегущей Рыси: рассказы. М.: Дет. лит. - 96 с. - 100000 экз.
Жизнь и смерть Черного Дика: рассказы о животных. Казань: Таң-Заря, 1993. 100 с. — 5000 экз.
Возвращение журавленка Кру: повести и рассказы. 176 с — 1000 экз. Татар. кн. изд-во, 2003.
Люди и бультерьеры: повести и рассказы. - Казань. Татар. кн. изд-во, 2003. - 360 с. — 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

АкмалН. Иреккә сусаган атлар... //Мәдәни җомга. -2001.- 28 дек.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013