Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәүф Вафин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәүф Вафин

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Рәүф Вафин

Рәүф Вафин эзеннән

Сугыш вакытында әсирлек - табигый хәл. Әсирләр гасыр башындагы Рус-япон сугышында да, Беренче бөтендөнья сугышы елларында да булганнар.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында әсирлектәге татарлар тормышы турында без венгр галиме И.Кунош язмаларыннан беләбез1. Лагерьларда татарлар үзләренең әдәби һәм мәдәни тормышларын югары дәрәҗәдә оештырганнар. Алар "Кечерәк юаткыч" дигән кулъязма әдәби газета чыгарганнар. Буш вакытларын әсирләр төрле кул эшләре эшләп, балалар уенчыклары ясап үткәргәннәр. Остаханәләр ачылган, күргәзмәләр оештырылган. Эшләнгән әйберләр магазиннарда сатылган. Илдән посылкалар алу мөмкинлеге булган. Җомга, бәйрәм көннәрендә аш мәҗлесләре үткәрелгән. Намазлар калдырылмаган, театр уйнаганнар. Болар Беренче бөтендөнья сугышы елларында әсирлеккә эләккән татарлар тарафыннан эшләнгән.

Шуны онытмаска кирәк: Рус-япон һәм Беренче бөтендөнья сугышыннан соң илгә кайткан әсирләрне хөрмәтләп каршылаганнар.

Билгеле инде, дүрт гасыр коллыкта яшәп, барлык авырлыкларны да җиңәргә күнеккән татар халкы Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккәч тә кул кушырып утырмаган. Һәркем үзенең һөнәрен, белдеклеген күрсәтергә тырышкан. Тәмәке мөштекләре, балдаклар, курчаклар ясау, аларны ашамлыкка алмаштыру киң җәелгән булган. Мөселман халыкларына ислам дине кануннары мәҗбүри итеп куелган. Ә легионнар оештырылгач, иҗат мөмкинлекләре киңәя. "Идел-Урал" газетасы чыга башлый. Музыкаль капелла эшли. Радиодан әңгәмәләр, концертлар тапшырыла. Немец теле укытыла. Легиондагы тормыш шартлары немецларның тылдагы частьларыныкыннан әллә ни аермалы булмый. Экскурсияләр оештырылган. Шәһәрләргә чыгып йөрү мөмкинлеге булган. Хәтта легионерлар ял йортларына да җибәрелгәннәр. Мәчет өчен махсус бина билгеләнгән булган, җомга көннәрендә гыйбадәт кылу оештырылган. Идел-Урал төбәге халыклары телләрендә "Идел-Урал" газетасы кушымталары чыгарылган. Әзербәйҗан телендә дә газета чыгарылган.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлектә булып илгә кайтканнарның тормыш-көнкүреше безнең күз алдыбызда инде. "Бухенвальдларың бер кырыйда торсын. Алкин лагерендагы (Советлар илендә) изүгә, мәхшәргә түзә алмыйча акылдан язучылар булды, кемнәрдер асылындылар, кан тамырларын кистеләр, вышкадагы пулеметка каршы барып күкрәгенә пуля алдылар2.

Бүгенге көнгә кадәр бик күп әсирлектә булганнар, бигрәк тә легионда булганнар, үлеләре дә, тереләре дә реабилитацияләнмәгән. Аларга карата кузгатылган "җинаять эшләре" белән танышу мөмкинлеге юк. Әлегә кадәр әсирлектә булганнарның төгәл саны, аларның күпмесе илгә кайтканлыгы, күпмесе туган илне сагынып чит җирләрдә яшәгәнлеге дә билгеле түгел.

Хәзер минем сүзем әсирлектә легионда булган бер шәхес турында.


Рәүф Вафин 1922 елда Әтнә районы Симетбаш авылында ишле балалы гаиләдә туа. Яшьли ятим кала. Хәтерлим, "Сталин конституциясе" кабул ителгәч, республикаларның герблары дөнья күрде. Менә шул гербларны бик оста күчереп ясый иде Рәүф абый. 1938 елның но­ябреннән Рәүф Вафин Әтнәдә мәгариф бүлегендә статист булып, ә 1939 елның 1 декабреннән "Социализм юлы" газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. "Кызыл Татарстанда" стажировка үтә. Ял көннәрендә авылга кайтканда рульгә тотынмыйча велосипедта йөрүләре шаккатыра иде халыкны. Ә берничә генә кыска җөмләдән торган мәкаләләре газетада басылу авыл халкы өчен бәйрәм була иде: безнең Рәүф язган!

1941 елның декабрендә Р.Вафин армиягә алына, 147 нче укчылар дивизиясендә хезмәт итә. 1942 елның 7 августында Миллерово шәһәре янында дивизия камалышта кала. Камалыштан чыкканда Р.Вафин 3 батальон составында әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Ростов өлкәсендәге һәм Белая Церковь шәһәре тирәсендәге лагерьларда була. 1942 елның ноябрендә Седльцегә, ә декабрьдә Едлинога күчерелә, татар легионының өченче батальоны өченче ротасында солдат итеп теркәлә. 1943 елның февралендә Берлиндагы татар милли комитетына чакырыла. Берлинда "Идел-Урал" газетасы редакторы Равил Кыям (икенче урында Вафин аны Гыйлаҗиев Кыям дип атый), Ратын Әкрам, Хәсәнов Әхмәтханнар белән бер фатирда яшиләр. Алар янына Рәхим Саттаров, Абдулла Алиш, Кәви Ишмуров өстәләләр.

Рәхим Саттаров һәм Абдулла Алиш тәкъдиме буенча Рәүф Вафин "Идел-Урал" газетасына сәркәтип-корректор итеп билгеләнә. Фәрит Солтанбеков: "Берлинда "Идел-Урал" дигән газета татар телендә латин хәрефләре белән басылды. Анда бик саклык белән генә фашистларга каршы мәкаләләр һәм шигырьләр дә басыла иде. Мин үзем дә мондый мәкаләләрне, шигырьләрне укыганым булды"3.

Газетада Гаяз Исхакыйның "Өйгә таба" повестыннан аерым бүлекләр, Шиһабетдин Мәрҗани, Габделҗәббар Кандалый, Каюм Насыйри һ.б. әсәрләре һәм алар турында матери­аллар урын таба. Муса Җәлилнең "Татар музыкасының рухи үсеше" мәкаләсе газетада басыла.

Р.Вафин үзе дә "Әтнәле" псевдонимында газетада материалаллар урнаштыра.

1945 елда Рәүф Вафин редакция әгъзалары составында Америка гаскәрләренә әсирлеккә эләгә. Репатриация буенча Союзга кайтарыла. Прилуки шәһәре янында фильтрация үтә.

1948 елның 12 мартында Кыям Гыйләҗев, Раян Зәбиров һәм Җәүдәт Шамбазов күрсәтмәләренә таянып, Рәүф Вафин кулга алына. 2 июньдә ул Эчке эшләр министрлыгы шифаханәсенә күчерелә. Докуменлар буенча ул 1948 елның 15 июнендә икеяклы ачык формадагы күпсанлы каверналы үпкә туберкулезыннан үлә һәм Архангель зиратында билгесез кабердә күмелә. Tan-таза егетне өч ай эчендә юкка чыгару өчен күпме көч куелгандыр!

1948 елда, ишетеп белүемчә, Рәүф Вафинны сорау алу вакытларында башына капчык киертеп кыйный торган булганнар.

Рәүф Вафинны реабилитацияләү мәсьәләсен мин 1989 елда күтәреп чыктым. Ул 1990 елның мартында реабилитацияләнде, һәм 7002 нче санлы өч томлы өч кешегә карата кузгатылган "җинаять эше"нең Рәүф Вафинга кагышлы өлеше белән танышу мөмкинлеге туды. Бу "Эш" буенча үткән Фатыйхов Гали (1905-?) Мөхәммәтҗанов Гыймран (Х.Туфан белән бергә "утырган") (1919-1984) 25 әр елга Сталин "курортына" җибәрелеп, 1954 елда амнистия буенча азат ителсәләр дә, бүгенге көнгә кадәр реабилитацияләнмәгәннәр. Ә Рәүф Вафин хөкем чыгарылганчы үтерелгән. Нинди күрсәтмәләр алганнар соң аннан?

Р.Вафин үзенең җитәкчеләр санына кермәгәнлеген әйтә. Әмма "Идел-Урал" газетасындагы эшен Советларга каршы эш дип танырга мәҗбүр була. Тик ул башка берәүне дә Советка каршы эшләде дип күрсәтми. Әсирлеккә эләккәндә мылтыгы кулында булганлыгын, тик патроннары беткәнлеген, комсомол билетын олтан астына яшергәнлеген әйтә. Аңа башка легионерларның да карточкаларын күрсәтеп, танырга мәҗбүр итәләр.

Абдулла Алиш һәм Рәхим Саттаров шигырьләрен саклаганлыгын, аларны Германиягә куылган Анна Макаренкода, соңырак Равилә Агеевада тотканлыгын күрсәтә. Р.Вафин дүрт дистәгә якын легионер белән таныш була.

Тоткынлыкта Р.Вафинның хәлен күз алдына китерү өчен сорау алу вакытларына күз салыйк: 17 март 12.40-17.00; 18 март 0.15-3.00; 13 апрель 10.00-17.00; 18 май 10.30-16.10.

Шулай итеп, март аенда 8 мәртәбә, апрель аенда 10 мәртәбә, май аенда 3 мәртәбә тинтерәтәләр.

Әйе, бөтен галәм каргышы төшкән Рәсәй коллар дәүләте өчен бик куркыныч булганнар бу азатлык бәхетен татып караган легионерлар. Алар азатлык, коллыкка буйсынмау "инфекциясен" илгә алып кайтканнар ич. Аларның коллар илендә яшәргә хаклары булмаган. Күпме каберсез шәһитләр бер Архангель зиратында гына! Военкомат та, КГБ да, Мемориал да 1938 елдан соң үтерелгән, Архангель зиратында саналган корбаннарны мемориал тактасында теркәргә җыенмыйлар. Аларны теркәү өчен такталар җитми. Җинаятчел дәүләтнең җинаять органнары үз гражданнарын юкка чыгаруда шундый "уңышлар"га ирешкәннәр ки, бу корбаннарны теркәү өчен җинаятчел дөүлет мәрмәр такталар да җиткерә алмый.

Рәүф Вафин белән бергә әсирлектә булган иптәшенең сөйләвенә караганда, исән калган булса, Вафин легионның тарихын язар иде. Монда Рәүф Вафинның легион тарихы белән төгәл таныш булуы гына түгел, бу эшне башкарырга сәләтле булуы да күздә тотыла. Нигә генә кайттың син, Рәүф абый, бу каһәр суккан илгә? Әгәр чит илдә калган булсаң, татар халкына күбрәк файда китергән булыр идең! Легион тарихын бары тик Муса Җәлил исеме белән генә бәйләү белән килешә алмыйм.

Искәрмәләр

1. Җамалетдинов Л. Венгр галиме татарлар арасында // Казан утлары.- 1990.-№2.-Б. 156-160.
2. Кайда минем илем?: Повестьлар / Кереш сүз Р.Мостафин. Төз. һәм соңгы сүз М.Галиев.-Казан: Татар. кит. нәшр.,1996.-Б.254.
3. Солтанбеков Ф. Үлем сәгатен көткәндә. (М.Җәлил һәм жәлилчеләр турында истәлекләр) // Шәһри Казан.-1991.-18 май.
Рашат Сәлахов
Гасырлар авазы

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013