Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әнисә Вилданова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әнисә Вилданова

Ә Б <= В => Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Дамир Вагыйзов Алинә Васильева Габдулла Вафин Мөнир Вафин Рәүф Вафин Фәрит Вафин Флюра Вафина Вахит Касыйм Вахит Хәй Вахит Азат Вахитов Азат Вергазов М.Вәдүт Илдар ВӘҖЕТДИНОВ Баһаветдин Вәисев Лотфи Вәли Римзил Вәли Ярулла Вәли Хөсәен Вәлиәхмәтов Вәгыйз Вәлиев Галимҗан Вәлиев" Риза Вәлиев Ринат Вәлиев Фатыйх Вәлиев Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Җамал Вәлиди Хәмид Вәлиди Диас Вәлиев Зәйнәгытдин Вәлиев Мансур Вәлиев Мөдәррис Вәлиев Нияз Вәлиев Равил Вәлиев Разил Вәлиев Рәмзи Вәлиев Гөлназ Вәлиева Зөһрә ВӘЛИЕВА Лениза Вәлиева Лениза Вәлиева Резеда Вәлиева Майя Вәлиева Марсель Вәлитов Наилә Вәлитова Илшат Вәлиулла Кәрим Вәлиуллин Разим Вәлиуллин Илзирә Вәлиуллина Әнисә Вилданова Сәрия Вилданова
Әнисә Вилданова

Мин "Ватаным Татарстан" газетасының бер язмасын да калдырмый укып барам, һәр ярты ел саен өемә яздырып алам. Бик бай эчтәлекле, тормышны, халыкның көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүче иң демократик басма дип саныйм.

Газетаның 26 август (2011 ел) санында "Сез минем беренче балаларым" дигән мәкаләм чыккач, минем белән Ольгино балалар йортында тәрбияләнгән Хәния һәм Фәния Госсамовалар элемтәгә керде. Фәния Мөслимдә 2-3 тапкыр өемә килеп күрешеп сөйләште. Хәния апасы Казанда, телефоннан гел хәлемне сорашып, бәйрәмнәр белән тәбрикләп тора. Минем картлыгымны хөрмәт итеп, якын итеп яшәүләре өчен рәхмәт аларга.

23 декабрь (2011 ел) санында чыккан "Зимагурлар җыры безнеке иде" дигән мәкаләдән соң җиде курсташымның язмышын белдем. Сугыштан соңгы авыр 1946-1950 елларда без башта Минзәлә педучилищесында 1-2 курсларны укып, аннан Куйбышев (Спас) педучилищесында белем алуыбызны дәвам иттек. Безнең белән балалар йортында тәрбияләнгән егет-кызларны хөкүмәт тәрбия­сендә яшәтеп, тәрбиячеләр итеп укытып чыгардылар. Курсташларымның барысы да хезмәт юлларын детдом тәрбиячеләре булып башлады. Соңрак мәктәпләрдә төрле фәннәрдән укытып, читтән торып югары белем алып, гомерләренең ахырынача халыкка чын күңелдән хезмәт иттеләр. Үзем рус теле һәм әдәбиятыннан башта Татарстанда, ә каты авыруга дучар булгач, табиблар тәкъдиме белән Үзбәкстанга китеп, пенсиягә чыкканчы үзбәк мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Картайгач, туган туфрагым тартып, Мөслимемә кайттым (2005 елда). Кайткач, курсташларым кайда, ничек яши икән дип кызыксындым. Бакыев Салих Мөслимдә яши, фидакарь хезмәте өчен хөкүмәтебез югары бәяләгән: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, "Мәгариф отличнигы" күкрәк билгесе, "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Шәрипов Хәмит туган авылында (Мөслим районы Түбән Табын) мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер бакыйлыкка күчкән. Вагыйзов Яхъя бөтен гомерен Актаныш районында балалар тәрбияләүгә багышлаган. Телефон аша элемтәдә тора идек, кызганыч, 2011 елның 1 декабрендә фаҗигале төстә һәлак булды...

Мин үзем Татарстанда азрак, Үзбәкстанда күбрәк (27 ел) эшләдем. Ике тапкыр "Социалистик ярыш алдынгысы" билгесе, "Үзбәкстан халык мәгарифе отличнигы", "Хез­мәт ветераны" медале, Бөек Ватан сугышы ветераны медальләре белән бүләкләндем.

Сездә, бәлки, Әнисә апа боларны нигә язды икән, дигән кызыксыну яки гаҗәпсенү хисләре туар. Ә минем өчен шул иң авыр заманда ач-ялангач килеш татар авылларыннан, белем эстәп, укырга, кеше булырга кирәк, дигән өмет белән Минзәләгә чыгып киткән, ятим, ярдәмчесез калган, ипи-тозлык та русча белмәгән балалардан нинди яхшы, хезмәт сөючән, хөрмәт казанган КЕШЕләр чыкканын белү бик кирәк иде, чөнки мин укып бетергәнче шушы төркемнең старостасы булдым. Бөтен кайгы-хәсрәтне бергә кичердек, бөтен шатлык-сөенечләрне бергә уртаклаштык, бертуганнар кебек яшәдек. Мин сабакташларымның шундый хөрмәтле кешеләр булганын белеп, чын күңелдән сөенәм, горурланам. Безне шулай тәрбияләгән өчен педучилище директоры Гата абый Насыйровка, аның хәләл җефете Хәсәнә апа Мифтаховага гомерем буе рәхмәт укыйм. Урыннары җәннәтнең түрендә булсын!

Мине бик күп якыннарым белән очраштырган-кавыштырган өчен "Ватаным Татарстан" хезмәткәре Рәсимә ханым Муллаяновага да зур рәхмәтләремне җиткерәм. Ярдәм иткәне өчен Аллаһы Тәгалә үзен зурласын, үз игелеге үзенә йөзе белән кайтсын, үзенә тугрылыклы, игелекле, сәламәт балалар үстерергә язсын!

 

Сәлам белән Әнисә әбиегез Вилданова.

"Ватаным Татарстан"
06.04.2012 №61-62 (26780-26781)

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013