|
Тәэминә Биктимирова һәм аның китаплары
Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Кем тарихны белми –шуның киләчәге юк. Тәэминә апа безгә, балаларга тарих өйрәтүче, Аллаһы рәхмәте булсын”.
Рәшидә абыстай Исхакый: “Безгә дин күтәрелгән вакытлар күрергә насыйп булды. Алга таба да тарихны белеп, иманга өндәп яшик”.
“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Һәдия: “Тәэминә ханым өйрәнгән татар мөгаллимәләренең һәркайсы аерым бер кино төшерерлек”.
Шагыйрә Сәлисә Гәрәева: “Тәэминә - үзе сөйләгән мөгаллимәләрнең күркәм эшен дәвам итүче”.
Т.Биктимирова: “Язгы аҗагандай ялтырап алган меңләгән билгесез зыялы хатын-кызларыбыз язмышын өйрәнәсе дә өйрәнәсе...”
Октябрьгә кадәр рус гимназияләрен тәмамлап Казан университетына укырга кергән 117 татар кызының 55 енә генә диплом алу бәхете эләгә. Кызларны белемсез булганга түгел, сыйнфый чыгышы туры килми дип куалар... 5 татар кызы Парижда белем алган.
Т. Биктимирова: “1929 елны 609 муллабыз атыла, аларның хатыннары, кызлары ниләр генә күрми... Ә безнең берәр абыстай турында язылган роман бармы?!”
Тәэминә ханым сөйләгәндә апаларның, әбиләрнең күзләренә яшьләр тулды.
Соңыннан галимә ханымга китаплары һәм фәнни эшчәнлеге өчен рәхмәтләрен шәхсән җиткерергә теләүчеләр күп булды.
“Мәрҗәни” мәчетенең конференцияләр залында “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында”, “Сорбоннага кадәр илткән белем юллары” “Ил язмышын салып иңнәренә”, “Минем шәҗәрәм” исемле китаплар авторы, галимә Т. Биктимеровa белән очрашу булды.
“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы әлеге очрашуны Казан мөхтәсибәте белән берлектә галимәгә 70 яшь тулу уңаеннан уздырды. Татар хатын-кызлары язмышын өйрәнүче буларак яхшы билгеле галимә ханымны тыңларга ак яулыклы апаларыбыз шактый җыелган иде.
Azatliq.org
|