|
Әлфия Бәдретдинова “Ел журналисты”нда лауреат булды
“Пирамида” залында “Ел студенты-2011” конкурсына йомгак ясалды. КФУ студенты Марсель Нигъмәтҗанов “Ел студенты”, бәйгедә катнашкан бердәнбер татар журналисты Әлфия Бәдретдинова “Ел журналисты” номинациясендә лауреат булды.
Йомгаклау тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. “Ел студенты” Марсель Нигъмәтҗанов теләсә кайсы чит ил уку йортында стажировка үтә алачак. Төп җиңүче буларак ахырда Марсельгә сүз бирелде. Ул чыгышын бары татар телендә генә ясады.
“Азатлык” радиосы хезмәткәре Әлфия Бәдретдинова конкурста катнашкан бердәнбер татар журналисты. “Ел журналисты” номинациясендә җиңү яулаган Әлфия бәйгедән соң “Татар заманы” белән фикерләрен әйтте:
- Конкурсларда катнашу – ул үзенчәлекле һәм бик тә кызыклы, әлбәттә! Төрле конкурслар белән кызыксынып, аларда катнашып барырга кирәк, дип саныйм. Чөнки, һәр конкурста син кабатланмас тәҗрибә туплыйсың! Төрле сынаулар үтәсең, төрле кешеләр белән танышасың!
“Ел студенты”на килгәндә, монда студентларны иң-иңнәре: ел дәвамында фәнни, мәдәни, волонтерлык һ.б. яклардан актив тормыш алып барган студентлар катнаша. Мин бу конкурста һич уйламаганда гына катнашырга булдым. Журналистика факультетындагы җитәкчегә беренче соравым: “Минем материалларым барысы да диярлек татар телендә генә. Мин катнашсам буламы?” иде. Җитәкче бу сорауга төгәл җавап бирмәде. Ел эчендә җыелган күләмле портфолионы күргәч кенә, “Әлбәттә, катнашып кара”, диде. Шулай итеп, материалларны университет күләмендә бу конкурска җаваплы булган кешегә илттем. Берничә җитешсезлекләрне төзәтеп, өстәмәләр кертеп, портфолио конкурска җибәрелде.
Монда барлык портфолиолар арасында иң яхшыларын, “очный” турга чакыралар. Очный турга нинди критерийлар буенча сайлаганнарын төгәл берсе дә белмидер, мөгаен! Мәсәлән, безнең параллель төркемнән бер кызның портфолиосы яхшы иде, ләкин ул үтмәгән булды.
“Ел журналисты” номинациясендә республиканың төрле шәһәрләреннән 8 кеше сайланып алынды. Очный турда жюри белән ачыктан-ачык сөйләшү булды. Монда нинди генә сораулар бирмәделәр! Сорау артыннан сорау… Синең эрудицияңә, фикерләвеңә карыйлар… Жюрида утыручыларның беренче сүзләре: “Син бу турда бердән-бер татар журналисты” дию иде…
Һәм финалга 4 кеше сайланды. Дүртебез турында видео-ролик төшерделәр. Һәм алар “Ел журналисты” номинациясен игълан ителгән вакытта “Пирамида”да күрсәтелде. “Ел студенты” конкурсында беренче тапкыр катнашуым. Һәм бу бик престижлы конкурс, дип саныйм. Президент һәм башка республика түрәләре номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләү тапшыруы гына ни тора! Бу конкурста алдагы елларда катнашмаганга гына үкенәм! – , диде “Татар заманы”на Әлфия Бәдретдинова.
www.Tatartime.com
|