|
Татар әдәбиятында сугышка мөнәсәбәттә шактый каршылыклы настроениеләр, тенденцияләр чагылып калды. Бигрәк тә, беренче чорда, сугышны әнә шул официаль пропаганда рухында аклаулар да, декадентларча аны кешеләрнең рухи кыргыйлануы итеп карарга тырышу да булды:
Әй, явыз, ерткыч, бүре, кансыз, адәм атлы... елан! Кайда синдә дин, иман да, кайда вөҗдан, кайда аң?
Син залим, син бәдбәхет, инсан түгел, син... юлбарыс!
Күкрәгеңдә чын иман, шәфкать, мәхәббәт калмаган...
Күзләреннән канлы яшьләр акканын күргәндә, син
Аз гына йомшармыйсың... күңлең каты таштан яман.
(Г. Биги. «Ул ерткыч»)
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 3нче том.
|