Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мәхмүт Бөдәйли
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мәхмүт Бөдәйли

A Ә <= Б => В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Шәехзадә Бабич Идрис Багданов Локман Бадыйкшан Азалия Бадюгина
Гыйлемдар БАЕМБӘТОВ Маргарита Баимова Рамазан Байтимеров Үзбәк Байчура
Заһирә Байчурина Госман Бакиров
Марсель Бакиров Сөләйман Бакыргани Баласугани Гөлнар Балтанова Р.Барҗанов Риза БАРИЕВ Флүсә Бариева Галимҗан Баруди Кәшфи Басыйров Абдулла Баттал Габделбари Баттал
Ринат Баттал Салих Баттал Фәнзаман Баттал Рабит Батулла Хамис Батыров Ибраһим БАШМАКОВ Наташа Башурина Гатаулла Баязитов Нур Баян Әхсән Баян Рәүф Баһаветдинов Баһави
Илүзә Баһавиева Флүр Баһаутдинов Флер Баһманов Хәнәфи Бәдигый Хафизетдин Бәззази Марат Бәдретдинов Хәмзә Бәдретдинов Әлфия Бәдретдинова Гөлназ Бәдретдинова Фирая Бәдертдинова Гөлзадә Бәйрәмова Луиза Бәйрәмова Фәүзия Бәйрәмова Кәбир Бәкер Рәүф БӘХТИЯР Зариф Бәшири Гомәр Бәширов Фәрит Бәширов Альбина Бәширова Зәйнәп Бәширова Сафия Бәширова Рәшит Бәшәр Ренат Беккин
Аллаяр Беләшев
Ислам Беляев Бибигөлҗамал Г. Биги Заһир Бигиев Муса Бигиев Рәшит Биглов Ибраһим Биектаулы Айрат Бик-Булатов Сөнгатулла Бикбулатов Инга Бикбулатовa Шәриф БИККОЛ Хөрмәт Бикколов Бикмөхәммәд Исмәгыйль ибне Бикмөхәммәд Роберт БИКМӨХӘММӘТЕВ Римма Бикмөхәммәтова Әхмәтҗан БИКТИМЕРОВ Тәэминә Биктимирова Галимәтелбәнат Биктимерова Ирҗан Бикчәнтәев Әминә Бикчәнтәева
Шамил Бикчурин Рамил Билал Ринат Билалов Фәридә Билецкия Әхтәм Билялов Әбел-Галя ибне әл-Болгари Ибраһим Болгарии Мәхмүд Болгари Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари Хәсән ибне Юныс әл-Болгари Мансур Борындыкый Әгъдәс Борһанов <Мәүлет Борһанов Равил Бохараев Мәхмүт Бөдәйли Бөтермиш Әлфия Булат Нургали Булатов Габдулла Бубый Дилбәр Булатова Клара Булатова Дилә Булгакова Фәтхи Бурнаш Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ) Флорид Бүләков

Кем соң ул Мәхмүт Бөдәйли?

Ул 1895 елның 3 нче апрелендә элекке Казан губернасының Мамадыш өязендәге Иске Мәксим (хәзерге Ямаш) авылында туган. Әтисе - Кәшфелһади абзый хәзерге Сарман районындагы Карамалы авылында Бөдәил карт гаиләсендә туып-үскән кеше була. Кәшфелһади Биклән һәм Троицк мәдрәсәләрендә белем алганнан соң. Иске Мәксим мәхәлләсенә килеп урнаша. Ул Янбулат авылының Фәридә исемле кызы белән никахлаша. Мәхмүт менә шушы гаиләдә дөньяга килә.

1908 елда Мәхмүтнең әнисе Фәридә Сираҗетдин кызы кинәт кенә вафат була. Тагын бер ел чамасы узуга, Кәшфелһади абзый да дөнья куя. Яшь үги әни өстендә калган алты-җиде бала арасында иң өлкәне Мәхмүт була. Ятим балаларны Карамалы авылыннан Һади бабайның туганы Кыям Имамов авылга алып кайтырга килә. Энеләрен, сеңелләрен авылга озатып, 13 яшьлек Мәхмүт Троицк якларына үз тамагын үзе туйдыру нияте белән китә. Ул җәй көннәрендә казакъ байларында куйлар көтә, кышын Троицк мәдрәсәсендә укый. Ә инде 1912 елда ул Троицкидагы «Энергия» типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә керә. Шушында басыла торган юмористик «Акмулла» журналына үзе дә языша башлый. Сәләтле егетне 1914 елда Урта Азиягә - Төркестанга, әлеге журналның хәбәрчесе итеп җибәрәләр. Биредә ул үзбәк телендә беренче мәртәбә Ташкентта чыга башлаган «Садаи Төркестан» газетасында мәкаләләр бастыра. Әмма берничә айдан соң аны, «Мөселманнар тормышыннан бер ләүхә» исемле мәкаләсе өчен, патша властьлары кулга алалар. Газетаны нәшер итүчеләрнең актив яклавы аркасында гына ул иректә кала. Шулай да Ташкенттан Төркестанга китәргә мәҗбүр була һәм ул анда «Кәшфи-задә» фамилиясе белән яши һәм эшли башлый.

1915 ел башында Мәхмүт Карамалы авылына энеләре һәм сеңелләре янына кайта. Монда ул өяз үзәге Минзәләгә барып, авылда ясле ачарга акча алуга ирешә. Ул ачкан яслегә балалар бик теләп йөриләр. Шушы ук елны ул патша армиясе сафларына алына.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Мәхмүт Бөдәйли XI армия составында көньяк-көнбатыш фронтта була. Сугышта каты яралана, янында гына шартлаган бомба куптарган көчле дулкын аны бәреп ега һәм ул туфрак астында күмелеп кала. Авыр контузия ала, аңа озак кына лазаретта ятарга туры килә. Шул чакта ул яңадан Карамалы авылына ялга кайта. Февраль революциясе кызган көннәрне ул үзенең хезмәт иткән частенә әйләнеп кайта. Сугышчылар аны 105 нче дивизиянең солдат комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Дин тотучы мөселманнар аны полк мулласы итеп тә тәкъдим итәләр. Шушы XI армиядә, аның башлап йөрүе нәтиҗәсендә, татар телендә «Иптәш» дигән исемле газета чыга башлый. Бу газетада мәкаләләре һәм шигырьләре әледән-әле басылып килә. Шушы елларда ул Казанда «Окоплар авазы» дигән махсус брошюра да бастырып чыгара. Бөтенроссия мөселман хәрби советы тарафыннан чыгарылган бу брошюрага бик күп солдат җырлары да кергән.

1917 елның җәендә аны мөселман сугышчыларының армия комитеты рәисе итеп сайлыйлар. XI армиянең командиры Крыленко ярдәме белән Мәхмүт Бөдәйли әлеге армия составында аерым мөселман батальоны оештыра. Бу батальон сугышта күп батырлыклар күрсәтә, туганлашу идеясен күтәреп чыга. 1918 елның март аенда партия сафларына керә. Тормыш чыныгуы алган егетне партиянең Мамадыш өяз комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Бер үк вакытта өязнең хәрби комиссары да була. Шушы вакытта ул Мамадышта беренче татар типографиясен оештыра һәм «Мамадыш тавышы» исемендәге газетаның мөхәррире буларак актив эшли. Язмыш аны дүрт мәртәбә В. И. Ленин белән очраштыра. Беренче тапкыр ул аны, Казан губернасы делегаты буларак, Советларның VII Бөтенроссия съездында күрә һәм аның ялкынлы сүзләрен тыңлый. В. И. Ленин делегатлар белән сүз алышкан арада М. Бөдәйлинең казакъ, кыргыз, үзбәк, гарәп телләрендә яхшы сөйләшүен белә һәм якташыбызны Мәскәүдә калдыра, аңа ВЦИКның «Кызыл Шәрык» агитполит поездын төзүдә һәм оештыруда катнашырга тәкъдим итә. Мәхмүт Бөдәйли әлеге поездның комиссары урынбасары һәм казакъ, үзбәк, татар телләрендә чыгачак «Кызыл Шәрык» газетасының мөхәррире итеп билгеләнә. Владимир Ильич «Кызыл Шәрык» поезды белән китәчәк иптәшләргә милли мәсьәләләрне урында ничек хәл итү, Урта Азиядә Совет властен урнаштыру һәм ныгыту буенча үз фикерләре белән уртаклаша. В. И. Ленин белән икенче тапкыр менә шунда очраша ул. Аннан соң ул аны Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының икенче съездында очрата.

Татарстан республикасын оештыру мәсьәләсе буенча җыелган киңәшмәдә Мәхмүт Бөдәйли Ленин белән дүртенче мәртәбә очраша.

Урта Азия якларында Мәхмүт Һади улына берничә ел эшләргә туры килә. 1920 елның октябрь аенда аны Валериан Куйбышев белән бергә Бохара Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына ярдәм итү өчен Бохара Халык Республикасына җибәрәләр. Биредә ул партия Үзәк комитеты инструкторы һәм матбугат халык комиссары була.

1921 елда ул Харәзем республикасында РСФСР илчесенең урынбасары, 1922 елда Төркестан республикасында милләтләр эше буенча халык комиссары урынбасары була. Бохарада эшләгән чакта ул үзбәк телендә «Бохара әхбары» газетасын чыгару эшен җитәкли.

1922 елда РКП(б) Үзәк Комитеты Мәхмүт Бөдәйлине Татарстанга эшкә кайтара. Аның 7 елга сузылган Казан тормышы вакыйгаларга бик тә бай. Татарстанда ул рәсми рәвештә Сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары, Юстиция халык комиссары урынбасары, «Резинотрест» идарәсе җитәкчесе булып эшли. Ул КПСС өлкә комитеты конференцияләрендә, Татарстан Үзәк Башкарма комитеты съездларында делегат булып катнаша.

Табигате белән аралашуга маһир буларак, Татарстанда һәм илдә милли мәсьәләне хәл итү буенча дискуссияләрдә ул актив катнаша. Бу мәсьәләдә Мирсәет Солтангалиев карашларын яклый. Бу өлкәдә үзләренең карашларын яктыртып партия Үзәк комитетына язылган махсус гаризага кул куйган 39 коммунист арасында Мәхмүт Бөдәйли дә була. Алга китеп шунысын да әйтик, халык дошманы дип хөкем иткәндә һәм 1929 елда партиядән чыгарганда аңа «солтангалиевче» дигән исем һәм 39 коммунист гаризасына кул кую төп гаепләр булып танылалар.

Казанда чагында Мәхмүт Бөдәйли газета-журнал редакцияләре белән элемтәне өзми. Ул «Чаян» журналы редакторларыннан берсе була. «Кызыл Шәрык яшьләре» журналы, «Кызыл Татарстан» газетасы редколлегияләрендә эшли. Актив рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 1950 еллар ахырында язылган автобиографиясендә ул Казанда басылып чыккан хезмәтләренең русча исемнәрен китерә. Менә алар:

1) К. Марксның «Коммунистик манифесты. Сорау һәм җавап формасында татарчага тәрҗемә;

2) Коммунистның беренче әлифбасы;

3) Иптәш, үзеңне тикшер!;

4) Социаль авырулар һәм аларның зарары;

5) Бизгәк;

6) Миллионнарны саклау хакына;

7) Замана шаяртулары;

8) Тормыш төпчекләре;

9) Солдат җырлары;

10) Көлүнең физиологиясе һәм психологиясе.

Иҗатының ныгып һәм тамыр җәеп килгән бер чорында Мәхмүт Бөдәйли шәхес культы корбаны була. Ул судсыз хөкем ителә. Билгеләнгән срокны тутырып, иреккә чыккач бер ел-ел ярым узуга аны тагын кулга алалар һәм тагын судсыз-тикшерүсез хөкемгә тарталар. Шулай итеп аның ГУЛАГ архипелагында чирек гасырга якын гомере уза. Беломорканал, Коми АССР, Себер... төрмә, сөрген.

Минем Мәхмүт ага Бөдәйли белән 1970 нче еллар башында күп тапкырлар сөйләшеп утырганым булды. Ул Яңа Әхмәт авылында яшәүче бертуган сеңлесе Мостафизә әби янына кайта торган иде. «Юмор һәм сатира антологиясе» өчен материаллар җыюын дәвам итте. Тормышны сөюче бу кешенең яшәү дәртен бернинди лагерьлар да сүндерә алмаган иде. Ул язмышыннан бер дә зарланмады. Ленинны күрүе белән горурлануын сиздереп торды. Фатих Әмирхан белән шифаханәдә бик озак бергә ятуын, әдипнең «эчке серләрен» белүен сөйләде. Мирсәет Солтангалиев турында, гомумән, ул сөйләмичә түзә алмый иде бугай.

— Кайчакта аптырыйм, энекәш, әллә, мин әйтәм, бу Мирсәет чыннан да контрреволюционер, дошман кеше булды микән, дим.

Шулай дип уйга чума иде Мәхмүт ага. Бармакларын сындырырдай итеп кулларын уа-уа утырыр иде дә, йодрыгы белән тезенә сугып болай дияр иде:

— Юк, энекәш, Мирсәет кебекләр халык дошманы була алмый. Ленинчы иде ул, ленинчы... Мулланур Вахитовлар эшен дәвам итүче асыл зат иде ул.

Тагын тынлык урнаша. Мәхмүт ага сирәгәйгән аксыл чәчләрен сыпырып куя, карашын бер ноктага юнәлтеп, әкрен генә дәвам итә:

— Ә мине, энекәш, Берияне атканнан соң бер ел үткәч, 1955 елда ук акладылар, ә менә партия сафларына һаман да торгызмыйлар. Съездларга да, Хрущевка да, Табеевка да, Пельшега да язып карадым - юк, безнең уңайга җил юк...

Мондый сөйләшүләрне бүген инде сагынып кына искә алырга калды.

КПССның Өлкә комитетында курсларда укыган чагымда Өлкә комитетының партия архивында булырга туры килде. Мәхмүт Бөдәйли белән кызыксынуымны белгәч, архив директоры Д. Р. Шәрәфетдинов миңа аның турында җыелган байтак документларны күрсәткән иде. Шунда мин аның Н. С. Хрущевка, А. Я. Пельшега язган хатлары белән дә таныштым. Минем белән икәүдән-икәү генә сөйләшкән сүзләрне ул аларга да турыдан-туры язган икән.

1957 елның июлендә М. Бөдәйлигә карата булган хөкем карары юкка чыгарыла һәм эш җинаять составы булмаганга күрә туктатыла.

Бүген Мәхмүт Кәшфелһади улы Бөдәйлинең тугры исеме халыкка пакьләнеп, акланып кире кайтты, халык дусты булып кайтты...

Дамир Гарифуллин,
туган як тарихын өйрәнүче.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013