|
Бәдретдинова Фирая Равил кызы—журналист.
1959 елның 18 апрелендә Балтач районы Көекбаш авылында туган. 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Бер ел Карадуган урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли.
1977-1982 елларда Казан дәүләт университетының филология факультетының журналистика бүлегендә укый. 1980 елда, әле студент чагыннан, «Яшь ленинчы» газетасы хәбәрчесе булып эшли башлый. Бу газетада ул 1990 елга кадәр эшли.
1986-1987 елларда Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбендә укый.
Ф.Бәдретдинова 1990-2000 елларда— «Салават күпере» журналының җаваплы секретаре—редактор урынбасары. Шушы чорда «Таһир-Зөһрә» журналын чыгаруны оештыручыларның берсе була.
2000 елда «Сөембикә» журналының редакторы итеп билгеләнә. Татар хатын-кызларының яраткан журналын чын мәгънәсендә заманча югарылыкка күтәрү, яңарту, баету өчен Ф.Бәдретдинова җитәкләгән редакция коллективы зур көч куя. Менә шушы югары нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.
Kitap.net.ru
|