|
БИБИГӨЛҖАМАЛ (19 йөз), шагыйрә. Кайбер мәгълүматларга караганда, Б. —билгесез бер шагыйрьнең тәхәллүсе. Иҗаты аз өйрәнелгән. Проза катыш шигъри формада язылып, эчтәлеге б-н «Таһир илә Зөһрә» дастаны сюжетын хәтерләткән һәм шигъри юлларында халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәхәббәт җырлары, хатлар) киң файдаланылган «Бигайәте мәгъшукнамә» («Чиксез гашыйклык китабы») исемле әсәр авторы. 1888-1915 еллар арасында әсәрнең бик күп басмалары дөнья күрә.
Әсәр.: Бигайәте мәгъшукнамә. К., 1888.
Әд.: Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. 2 т.; Яхин Ф. XIX гасыр кыйссасы «Бидгатьнамә» // Әдәби мирас. Өченче китап. К., 1996.
М.И.Әхмәтҗанов.
|