|
1069—1070 елларда язылган «Котадгу белег» («Бәхет белеге») дидактик поэмасының авторы Йосыф Баласагуни Караханилар сараенда хезмәт итүче кеше булган. Әдәби мирасына карап
фикер йөрткәндә, ул үз чоры өчен зур белем алган, гарәп һәм фарсы-дари телләрен бик шәп белгән. Шул чорның укымышлы кешеләренә хас булганча, ул заманына билгеле барлык фәннәрдән хәбәрдар булган. М. Кашгари кебек үк Баласагуни да төрки диалектларны яхшы өйрәнгән. Ул төрки әдәби телгә нигез салучылардан хисаплана. Үзенең «Котадгу белег» поэмасы турында ул: «Гарәп һәм таҗик телләрендә күп китаплар язылган. Әмма безнең телебездә бу — беренче әсәр»,— ди.
Урта Азиядәге Саманилар династиясе (875—999) заманында ук шигъри әсәрне хөкемдарга, эре феодалга яки нинди дә булса башка кодрәтле затка багышлау гадәткә кергән булган. Баласагуни «Котадгу белег» поэмасын Караханилар дәүләте башлыкларының берсе булган Бограханга бүләк иткән.
Поэма зур дан казанган, аны «Идарә әдәбе», «Кодрәтле дәүләт кануннары», «Асыл затлар күрке», «Патшаларга киңәшләр», дип, ә фарсылар «Төрки Шаһнамә» дип атаганнар. Соңгы чагыштыру, әлбәттә, формаль характерда. «Шаһнамә» — ул иран халыкларының эпик кыйссалар җыйнамасы, Баласагуни поэмасы исә — акыллы киңәшләр һәм үгет-нәсихәт җыентыгы. Шулай булса да, Баласагуни үз хезмәтен язар өчен күп кенә материалны Фирдәүсинең атаклы эпопеясеннән алган. Аерым ал« ганда, ул Фирдәүсидәң шигырь формасын үзләштергән. «Котадгу белег» тә «Шаһнамә» үлчәмендә, ягъни мөтәкариб белән язылган.
Поэма алдында прозаик кереш бар. Анда Баласагуни, шул чорда яшәп килгән йола буенча, илаһиятне, мөселманнарның пәйгамбәрен һәм пәйгамбәрдән соң идарәдә калган дүрт хәлифәне мактый. Шуннан соң язга мәдех җырлауга күчә. Бу бүлекләр Бограханга мәдхия уку белән тәмамлана. Керештә әдәбият һәм фәннең файдасы турында да сүз алып барыла. Шунда ук двтор үз поэмасының төп эчтәлеген дә искәртеп уза. Китапта дүрт төп проблема куелган: гаделлек, идарә, акыл һәм саклык. Аларның һәрберсенә төркичә исемнәр бирелгән: гаделлек — Көнтугды (Кояш чыкды). Бу исемне, автор фикеренчә, падишаһ йөртергә тиеш; үзидарә — Айтулды (Тулган ай) вәзиргә туры килә; акыллылык — Угдулмыш (Акыллы, Белгеч) вәзир улының сыйфатларын чагылдыра; саклык сыйфаты, ягъни Удгурмыш (Зирәк) исеме якын туганнарга бирелә.
Поэма шушы сыйфат ияләренең үзара сөйләшүе, әңгәмәсе рәвешендә төзелгән.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том
|