Баимова Маргарита Илгиз кызы булам. Башкортстандагы Кырмыскалы районының Константиновка авылында тудым. Миңа ике яшь булганда, гаиләбез Илеш районының Югары Яркәй авылына күченгән. 2012 елда Югары Яркәйнең 1нче гимназиясен тәмамладым. Минем әтием Уфа шәһәрендә электрик булып эшли. Әнием Эльвира өйнең ямен саклый. Мин кечкенәдән биергә, китаплар укырга яратам. Татар шагыйрьләреннән иң яратканым – Габдулла Тукай. Ә рус язучыларыннан Лев Толстой әсәрләренә мөкиббән китәм. Мин татарча язарга һәм, туган телемне яратканга, татар журналисты булырга ниятләдем. Хыялым тормышка ашты
Күп кенә югары уку йортлары арасыннан мин Казан (Идел буе) федераль университетын сайладым. Чөнки анда уку минем бик зур хыялым иде. Укырга кергәнне белгәч, шатлыгым эчемә сыймады. Ур-ра, хыялым чынга ашты! Үзебездән ерак тугел Уфада да яхшы вузлар бар иде. Ләкин КФУ дәрәҗәлерәк, бөтен илебезгә танылган вузларның берсе. Анда яхшы белем бирелә, дигән сүзләр белән килешәм. Аны тәмамлаучылар дөньяның төрле җирендә эшли ала. КФУда бик күп түгәрәкләр, секцияләр эшли. Димәк, иҗади яктан да үсәргә мөмкин.
Моннан тыш, минем Казанда яшисем килгән иде. Истәлекле, тарихи урыннары белән җәлеп итә ул үзенә. Билгеле, беренче вакытларда бик кыен иде. Бигрәк тә иҗади имтиханны бирүем истә калды. Аны тапшыра алмасам, нишләрмен, дип борчылдым. Имтихан өч бүлектән тора иде: язу, сөйләү һәм газеталарда басылган язмаларны тапшыру. Имтиханны биргәч, Башкортстанга кайтып киттем. Юлда уку турында гына уйладым, чөнки Казаннан аерыласым килми иде инде. Юкка борчылганмын, бүген мин – журналистика һәм социология факультеты студенты. Менә шулай итеп, олы тормыш юлына аяк бастым.
Әти-әниемә, миңа төпле белем биргән укытучыларыма бик рәхмәтлемен. КФуда укуым белән мин горурланам.
www.Vatantat.ru