|
(1929-1995)
БИКМӨХӘММӘТЕВ Роберт Гата улы (11.1.1929, Баш. АССР. Илеш р-ны Илеш а. —28.8.1995, Мәскәү). әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче, филол. фән. д-ры (1983), проф. (1987). Рус, татар, башкорт телләрендә яза. Казан ун-тын тәмамлый (1952). Беренче хезмәтләре 1948 да басыла. 1956 елдан Мәскәүдә яши. 1956-59 да СССР ФАнең М.Горький исем. Бөтендөнья әдәбияты ин-тында эшли. 1960-61 дә «Дружба народов» ж-лында баш мөхәррир урынбасары. 1962 дән Мәскәү ун-тының әдәбият тарихы кафедрасында укытучы, милли әдәбият секторы мөдире. Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Г.Тукай, Ш.Бабич, Ә.Фәйзи, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ә.Ерикәй, С.Хәким, М.Әмир иҗатларын өйрәнә.
Хезмәтләренең төп темасы —бөтендөнья мәдәнияте яссылыгында СССР халыкларының милли әдәбиятлары, әдәбиятларны өйрәнүдә тарихи-чагыштыру методологиясе, әдәбиятларның бер-берсенә йогынтысы закончалыклары. «Поэзиябезнең үлмәс чәчәкләре» (1960) китабы татар поэзиясең күпгасырлы үсеш тарихына багышлана. Кайбер хезмәтләре инглиз, немец, поляк телләрендә басылган.
Хезм.: Дорога остаётся. М., 1969; Орбиты взаимодействия. М., 1983; Муса Джалиль. Личность, творчество, судьба. М., 1989.
Әд.: Шариф А. Не в том ключе // Пути развития советской многонациональной литературы. М., 1967; Ломидзе Г. На уровень новых задач // Вопросы литературы. 1977. N10.
В.Х.Ганиев.
Татар эниклопедиясе
|