|
Ислам Габделхак улы Беляев 1926 елның 14 мартында Татарстанның Тәтеш кантоны Уразлы авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, ул армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша.
1954 елдан «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында эшли башлый. 1958-1959 елларда Ислам Беляев газетаның баш редакторы. 1959-1964 елларда ул КПСС өлкә комитеты инструкторы, 1964-1967 елларда РСФСРның кинематография буенча Дәүләт комитеты кинохроникасы Казан студиясендә баш редактор, 1967 елда Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор, редакция мөдире вазифаларын башкара. Яшьтән үк әдәбиятка тартылып үскән Ислам Беляев журналистлык эшчәнлеге белән беррәттән әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнә: укучыларына ул «Кояшлы таулар» (1966), «Кояш законы» «1969), «Язгы яшен» (1976), «Чәчәк куям» (1978) исемле шигырь китапларын, документаль материалга нигезләнгән «Солдат төймәсе» (1974), «Степные тетради» (1982) повестьларын бастырып чыгара. Аның сцена-эиесе буенча «Габдулла Тукай» исемле документаль фильм төшерелә 1966).
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Яшьлек ядкаре: шигырьләр, поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. — 38 б. — 3000 д.
Кояшлы таулар: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 51 б. — 4000 д.
Кояш законы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 55 б. — 2500 д.
Язгы яшен: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 95 б. — 5000 д.
Чәчәк куям: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 1196. — 2000 д.
Солдат төймәсе: докум. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 141 б. — 1000д.
* * *
Степные тетради: сборник. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. —173 с. —15000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Татар энциклопедиясе. — 1 т. — Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2008. — 454 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
|